16+

«Эвакуация вакытында иптәшләре аны иң беренче урамга алып чыкканнарын белгәч, күземә яшь тыгылды»

Бала тәрбияләү шикелле мөһим эштә әти-әниләр һәм мәктәп бердәм булып, кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә зур уңышларга ирешеп була. Соңгы вакытта бу бәйләнеш ничектер йомшабрак китте шикелле. Әти-әниләр балаларын тәрбияләүне мәктәп өстенә аударырга, ә мәктәп «безнең максат - белем бирү генә» дияргә ярата башлады.

«Эвакуация вакытында иптәшләре аны иң беренче урамга алып чыкканнарын белгәч, күземә яшь тыгылды»

Бала тәрбияләү шикелле мөһим эштә әти-әниләр һәм мәктәп бердәм булып, кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә зур уңышларга ирешеп була. Соңгы вакытта бу бәйләнеш ничектер йомшабрак китте шикелле. Әти-әниләр балаларын тәрбияләүне мәктәп өстенә аударырга, ә мәктәп «безнең максат - белем бирү генә» дияргә ярата башлады.

Шушы гаилә һәм мәктәп арасындагы бәйләнешне ныгыту өчен, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы «Тату сыйныф серләре» дигән бәйге башлап җибәргән иде. Мәктәп-гимназия сыйныфларындагы әти-әниләр комитеты өчен махсус оештырылган ул. Республика буенча бу ярышта 1380 сыйныф катнашкан, аларның 460ы - район күләменә, ә 50 команда республиканың финал ярышларына чыккан. Әлеге ярышта Казан шәһәренең татар телендә белем бирүче 155нче гимназиясенең 5Б сыйныфының әти-әниләр комитеты да бар. Алар «хезмәт тәрбиясе» дигән номинациядә мактаулы 2нче урынга лаек булганнар. Әлеге гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әлфирә Борһанова, 5Бның сыйныф җитәкчесе Фәнүзә Усманова, сыйныфның әти-әниләр комитеты рәисе Алсу Адагамова һәм иң актив әниләрнең берсе Розалия Бариева белән очрашып, әлеге җиңүнең нигезен тәшкил иткән алшартлар хакында сораштык.

- Сыйныфыбызда малайлар күбрәк, аларның саны - 17, кызларыбыз 11 генә. Гадәттә, мондый сыйныф белән эшләве бик ансат булмый. Ә бездә киресенчә. Чөнки балалар, бәхеткә, барысы да тулы, тату гаиләләрдә үсәләр. «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», диләр бит. Ә безнекеләрнең оялары нык, таза. Әти-әниләре балаларын тәрбияләү һәм белемле итү өчен бөтен тырышлыкларын куялар. Балалар бик җаваплы, бер-берсенә ярдәмчел. Сыйныфыбызда мөмкинлекләре чикләнгән бер малай бар. Мәктәптә эвакуация өйрәнүләре вакытында иптәшләре аны иң беренче булып урамга җитәкләп чыгарганнарын белгәч, күзләремә яшь тыгылды, - ди сыйныф җитәкчесе.

- Бәйге турында күрсәтмә килгәч, гимназиянең шактый сыйныфлары катнашып карарга булды. Ләкин 5Бларга җиткәне булмады. Яшерен-батырын түгел, хәзер кайбер мәктәпләрдә балаларга хезмәт тәрбиясе бөтенләй бирелми диярлек. Бездә алай түгел. Киресенчә, кечкенәдән үк бала үз хезмәтенең җимешен татысын, шуңа сөенергә өйрәнсен дип тырышабыз. Гимназиябездә елына дүрт-биш тапкыр хәйрия ярминкәләре уздырыла. Ә аңарчы балалар төрле түгәрәкләрдә үз куллары белән матурлык булдыра: чәчәкләр ясый, картиналар яза. Аларны сатудан кергән акчаны ярдәмгә мохтаҗ яшьтәшләренә илтеп бирәләр. Бер атуда ике куянны тотабыз. Эшкә дә, игелекле булырга да өйрәтәбез,- ди директор урынбасары. - Конкурска шушы эшләребез хакында яздык.

Ә бит әти-әниләргә мәртәбәле жюри каршында чыгыш ясарга да туры килгән. Ярый әле Алсу Әбелханова, Губскийлар гаиләсе шикелле артистлары да бар. Бөтенесе бер булып тырышканнар. Иң мөһиме, бу эш болай да дус-тату булулары белән гимназиядә аерылып торган сыйныф укучыларын һәм аларның әти-әниләрен тагын да дуслаштырган.

Фото: yalkyn.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading