16+

Фәрит Мөхәммәтшин: “Татар теленнән “укытучым” өйдәге көзге булды”

Гаиләне саклау мөһим, гаилә таркалу балалар психикасына да авыр йогынты ясый, дип җавап бирде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең республика бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар соравына.

— Тәрбия эшен мәктәпкә генә аудару дөрес түгел. Бала беренче тәрбияне гаиләдә алырга тиеш. Ата-ананың үз баласына карата җаваплылыгы зарур. Дөньяда олы яки кече халыклар юк. Һәр халык үзенең ана телен сакларга тели. Татарстанда яшәүче халыкларга үзләренең ана телләрен өйрәнү өчен “Якшәмбе мәктәпләре” булдырылган. Мин рус мәктәбен тәмамлаганлыктан, 45 яшемә кадәр татарча юньләп белми идем. Гәрчә, иптәшләрем арасында кушаматым “Татарин” иде. Дәүләт Советында эшли башлагач, туган телемне кабаттан өйрәнергә керештем. Өйдә көзге алдына килеп басам да, татар язучылары әсәрләрен кычкырып укыйм. Хатын:”Ни эшләвең бу?”-ди. “Татарча өйрәнәм”,-дим. Саф татар районнарына махсус бара идем татарча сөйләшер өчен. Татар телен белү кирәк, рус телен дә һәм тагын берәр чит телне дә белү кирәк,- ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading