Татар киносы вак, ләкин ышанычлы адымнар белән алга бара. Аңардан балаларыбызны кечкенәдән тәрбияли торган татар мультфильмнары да калышмый. Бай мәгълүматлы, нәниләр күңелеленә хуш килгән «Фиксиләр»нең татарча сөйләшә башлаулары турында хәбәр иткән идек инде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ул мульфильмны татарча сөйләшергә өйрәтүчеләр катнашында маубугат конференциясе узды. Журналистлар белән очрашуга «Фиксиләр» татарчалаштырылган...
Татар киносы вак, ләкин ышанычлы адымнар белән алга бара. Аңардан балаларыбызны кечкенәдән тәрбияли торган татар мультфильмнары да калышмый. Бай мәгълүматлы, нәниләр күңелеленә хуш килгән «Фиксиләр»нең татарча сөйләшә башлаулары турында хәбәр иткән идек инде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ул мульфильмны татарча сөйләшергә өйрәтүчеләр катнашында маубугат конференциясе узды. Журналистлар белән очрашуга «Фиксиләр» татарчалаштырылган «Аксу» продюсерлык үзәге җитәкчесе Рөстәм Сәрваров, Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләл, Норине татарча сөйләштергән Казан шәһәренең 111нче мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Энҗе Әхмәтҗанова килгән иде.
«Аксу» студиясенең мондый тәрҗемәләргә беренче тапкыр гына тотынуы түгел икән инде. «Моңарчы үзебез яратып карап үскән совет мультфильмнарын тәрҗемә иттек. 2010 елдан башлап шундый 40лап мультикны татарча сөйләшергә өйрәттек. Карлсон, Крокодил Гена .Вини Пух... Нигә бу юлы нәкъ менә Фиксиләргә тукталдык диярсез. Бу мультфильм балаларны техниканы, хезмәтне яратырга, тырыш, эзләнүчән булырга өйрәтә, күп мәгълүмат бирә, бик игелекле, күңелле дә», - диде Рөстәм Сәрваров, сайлауларының сәбәбен шәрехләп.
Эш шактый күп, авыр һәм катлаулы булган. Бер геройны татарча «тавышландырыр» өчен генә дә 3-4 кандидатны сөйләтеп караганнар. Тембрлар туры килми аптыраткан. Көнне төнгә ялгап, 24әр сәгать ел буе эшләгәннәр. Бүген бу мультфильмны теләгән кеше ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтына кереп карый ала. Киләчәктә дисклары да чыгачак. Танылган әдипләр: Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев, Рабит Батуллалар һәм тел белгечләреннән киңәш-табыш, фатиха алып иҗат иткәннәр. Һәм бу зур эш Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы кушуы буенча, Татарстан телләрен саклау буенча дәүләт программасы кысаларында башкарылган.
Тамашачы күңеленә шаянлыгы-шуклыгы, утлыгы-мутлыгы белән кереп калган артист Хәлим Җәләл өчен дә мультфильмнар георойларын татарча сөйләштерү яңалык булмый. «Безгә күп кенә мульфильмнарны турыдын-туры эфирда татарча сөйләштерергә туры килде. Ләкин, кызганыч, аларның сыйфаты бик түбән иде», - дип искә алды ул үзенең чыгышында, киләчәккә хезмәт итә алганы өчен сөенечен дә яшермәде. «Балалар өчен эшләү - иң изге гамәл. Моның өчен акчаны санап кызганып торырга кирәкми», - диде сәхнә ветераны.
Фиксиләрдә Норины татарча сөйләштергән Энҗе Әхмәтҗанова да үзләренең бик кирәкле һәм файдалы эш башкаруларын аңлап эшләгән. Аның алты яшьлек энекәше гаилә кануннарын бозып, күбрәк рус телендә сөйләшә икән. «Моның сәбәбе энемнең мультфильмнар яратуында. Бакчадан кайтуга телевизорны кабыза. Ләкин «Карусель»дә дә, «Дисней»да да бары тик рус телле мульфильмнар гына. Минем тавышым белән сөйләшкән бу татарча мультфильм энемә бик ошады, кат-кат карады, берничә сүз булса да татарча да өйрәнде. Башка балаларны да безнең «Фиксиләр» туган телгә өйрәтсәләр, әйбәт булыр иде, - диде Энҗе Әхмәтҗнова. Милли сәнгатебез өчен туган бу кыз өчен дә сәхнә ят әйбер түгел. Ул инде күп кенә телевизион спектакльләрдә уйнап, тамашачы күңелен яулады. «Мин Норины бик яраттым, ул миңа охшаган - үзе кечкенә, үзе тиктормас», - дип журналистларны елмайтты Энҗе.
Тәрҗемә итү шактый чыгымнар сораса да, яңа мультфильм тудыру тагын да кыйммәткәрәк төшә. «Бүген тотынып татарча мультфильм эшли алмыйбыз әле. Кызыклы текстлар да, сценаристлар да юк. Ләкин киләчәктә бу эшләп булмаслык түгел, - диде Рөстәм Сәрваров, - дөнья балалары яратып карый торган «Смешарики» мультфильмының авторы Түбән Камадан татар егете. Менә шундый талантларны кызыксындырып үзебездә эшләтә алсак, татарча мультфильмнарыбыз да булыр», - дип күңелләрдә өмет уятты «Аксу» директоры. Көтеп кайрыйк, бәлки, безнең оныкларга мультфильмнарны тәрҗемәдә генә түгел, туган телләрендә иҗат иҗтелгәннәрен карау бәхете дә тияр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар