16+

Яшьләрне туган телләр язмышы уйландыра

Һәр ел саен, Халыкара туган тел көне кысаларында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укучыларның, студентларның һәм аспирантларның фәнни-гамәли конференциясен үткәрү күркәм традициягә әйләнде.

Яшьләрне туган телләр язмышы уйландыра

Һәр ел саен, Халыкара туган тел көне кысаларында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укучыларның, студентларның һәм аспирантларның фәнни-гамәли конференциясен үткәрү күркәм традициягә әйләнде.

Быел ул унбишенче такыр үткәрелеп, «Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» дигән исем астында гамәлгә ашырылды. Конференция үзенә республиканың төрле почмакларыннан бик күп яшь катнашучыларны җыйды һәм эшлекле шартларда үтте. 

Конференцияне ачу тантанасында  КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул конференциядә катнашучыларны Халыкара туган тел көне белән котлады һәм милли телләрне саклауның мөһимлеген ассызыклады.
Конференция эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закированың катнашуы да аның шактый абруйлы һәм дәрәҗәле чара булуы турында сөйли.

Министр урынбасары конференцияне  оештыруның югары дәрәҗәсен билгеләп үтте һәм аның эшендә уңышлар теләде.
Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов югары мәктәптә әзерлек юнәлешләре белән таныштырды, ике телле һәм күп телле белем бирү программалары турында сөйләде.
Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы профессоры Әлфия Юсупова үзенең чыгышында югары уку йортында татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачылуга 80 ел тулуын билгеләп үтте, аның шушы чорлардагы эшчәнлегенә тукталды. 

Конференциядә катнашучыларга шулай ук озак еллар татар филологиясе факультетында эшләгән танылган галимнәрнең чыгышлары  да тәкъдим ителде.
Пленар утырыштан соң татар әдәбияты кафедрасы доценты Миләүшә Хәбетдинова тарафыннан «Дөнья цивилизациясе контекстында милли мәдәният» методик семинары оештырылды, дәресләр конспектлары конкурсында һәм сыйныфтан тыш чараларда җиңүчеләр бүләкләнде.

Конференциянең секция утырышларында заманча лингвокультурологиянең актуаль юнәлешләренә багышланган докладларда шактый кызыклы һәм тирән эчтәлекле чыгышлар бар иде. Мәсәлән,  укучыларның һәм студентларның халыкның рухи һәм матди мәдәниятен телдә чагылдыру, телнең җәмгыять һәм мәдәният белән үзара бәйләнеше, мәдәниятара коммуникация һәм тәрҗемә проблемалары, сәнгать әсәрләрендә дөньяның тел картинасын чагылдыру һәм башка темаларны яктырткан чыгышлары  катнашучыларда зур кызыксыну уятты, иң яхшы докладларның авторлары дипломнар белән бүләкләнде, ә аларның җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Секция утырышларыннан соң конференциядә катнашучыларга  Габдулла Тукай әдәби музеена экскурсия оештырылды.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading