16+

Имтихан көннәре билгеле булды

2014 елда имтихан тапшыру көннәре билгеле булды. Чыгарылыш сыйныф укучылары 29 майда - рус теленнән, 5 июньдә математикадан сынау тотачак. Мәҗбүри булмаган фәннәрдән география һәм әдәбият - 26 майга, чит телләр һәм физика - 2 июньгә, информатика, биология, тарих, җәмгыять белеме һәм химия 9-11 июньгә билгеләнгән.

Теге яки бу сәбәп белән имтиханны вакытында тапшыра алмаучылар өчен 16 июньнән 20сенә кадәр резерв көннәр куелган. Мәҗбүри фәннәрнең берсен «икеле»гә биргән укучылар 7-16 июльдә имтиханны кабат тапшыру мөмкинлегенә ия булачак.
Җитди сәбәпләр аркасында БДИны алдан тапшыручылар өчен «урак өсте» апрельдә үк башлана. 21 апрельдә - рус теле, 24е - чит телләр, география, химия һәм тарих, 28е - математика, 5 май информатика, биология, җәмгыять белеме, әдәбият һәм физикадан имтихан узачак.
Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов сүзләренә караганда, БДИ биремнәренә һәм имтиханны үткәрү тәртибенә бернинди үзгәреш тә кертелми. «Укучыларны күзәтү һәм контроль үлчәм материалларын әзерләү механизмында гына берникадәр яңалык көтелә», - дип хәбәр ителә Рособрнадзор сайтында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading