16+

Имтиханга бәяне кем бирә?

Мәктәпме тәмамлаучылар өчен имтиханнар вакыты җитә. Соңгы 20 ел эчендә традицион имтиханнарга алмашка БДИ килде.

Имтиханга бәяне кем бирә?

Мәктәпме тәмамлаучылар өчен имтиханнар вакыты җитә. Соңгы 20 ел эчендә традицион имтиханнарга алмашка БДИ килде.

Мәктәптәге элеккечә үткәрелгән имтиханнарның гаделлегенә дә шик туарга тиеш түгел кебек иде. Хәтердә, рус теленнән имтиханга килгән инша текстын безгә бары тик районнан җибәрелгән вәкил алдында гына ачып укыдылар, ул биремнәр конвертта була иде. Шуңа да мәктәптә чыгарылыш имтиханнарын тапшыру бер дә хәзерге БДИдан ким булмады. Ничек кенә булса да тырышырга, яхшы билге алыр өчен бөтенесен кабат өйрәнергә туры килде.

БДИ дигән заманча имтиханны үз башыбыздан кичермәсәк тә, андагы хәлләрне һәрдаим ишетеп тордык. Белгечләр, БДИны гадел билге кую, уку йортларындагы, мәктәпләрдәге коррупция, ягъни ришвәт ише гамәлләргә нокта куелыр өчен эшләнгәнен әйтәләр. Мәсәлән, вузлардагы бюджет урыннарына түләүле курслар аша керүләрне туктату өчен дә кирәк иде ул.

Тәҗрибә, сынау шарты буларак БДИ 2001 елда гамәлгә кертелә башлый. Беренчеләрендә Чувашия, Мари Эль, Самара, Якутия, Ростов өлкәләреннән 30 меңләп мәктәп укучысы катнаша. Ә менә имтиханнар 2008 елдан башлап зур күләмдә оештырыла. 2009 елдан БДИ бирү мәҗбүри рәвештә кертелә. Имтихан башланган ел дип бу вакытны атаучылар күбрәк тә булыр.

Аттестат алу өчен рус һәм математика фәннәреннән БДИ тапшырырга кирәк. Ә менә мәҗбүри куелган фәннәрдән БДИ бирә башлау белән нинди генә хәлләр булмый. Күпмедер процент балалар аттестатсыз 11 сыйныфны тәмамлый. Ике ел белем алулары аларның берничек тә бәяләнми. Журналист буларак кайберләренең язмышлары белән кызыксынып торам. Һөнәри уку йортларын тәмамлап, эшкә урнашып, гаилә корып яши алар бүген. Ә менә үзләренең БДИны тапшыра алмаганнарын һич кенә дә кабул итмиләр.

Дөрестән дә, бар да шома гына түгел шул. Имтихан тапшырганда укытучыларның биремнәрне чишеп бирүләре, телефоннан җаваплар юллаулар да була (кайбер укытучылар БДИга бәйле мәктәптән китте). 2013 елда интернетта алдан тапшырган укучыларның җаваплары, биремнәре пәйда була башлады. Соңыннан илнең төрле почмагында имтихан тапшыручыларга аерым биремнәр әзерләнә. БДИның хаталары өстендә ныклап эш алып барыла. Шул ук вакытта видеокамералар, тикшерүләр көчәя.

Ел саен була торган үзгәрешләр моның белән генә чикләнми әле. 2015 елда чит телләр буенча телдән җавап бирү, сочинение язганнан соң гына БДИга кертелү башлана. Сайлап ала торган җаваплар азайтыла, математика үзе база һәм профиль төренә аерыла.
Уку елы азагында була торган стрессның исеме БДИ белән бәйле булса да, имтиханнарга соңгы вакытта мәктәп укучылары ияләшә төште. Әзерлек тә чыгарылыш чорында гына түгел, еллар дәвамында алып барыла башлады, хәтта ки БДИга гына әзерли торган укытучы-репетиторлар да барлыкка килде. Соңгы вакыттагы имтихан биремнәре дә укучыны анализларга, уйларга этәрә торган әйләнгән иде.

Пандемия галәмәтләренә бәйле, моңарчы берни какшата алмас кебек тоелган БДИ да үзгәрде: БДИны югары уку йортларына керергә теләүчеләр генә тапшырды. Шулай итеп ковидка бәйле хәлләр мәктәп аттестатын имтихан бирмичә генә укучыларга таратырга мәҗбүр итте. Теләгәне имтихан бирде, теләмәгәне юк.
БДИның яхшымы-начармы үз тарихы бар. Аны укучының белемен объектив бәяләүче сынау да әйтә алабызмы-юкмы? Һәркемнең үз фикере. Ничек кенә булмасын, ул уку йортларына бернинди мәшәкатьсез (килеп тә тормыйча) укырга керергә юллама бирә алды. Бу – зур мөмкинлек.


Киртләп куй
БДИны тапшыру вакыты 31 майдан 2 июльгә кадәр кала. Төп вакыт 25 июньгә кадәр, резерв көннәр 28 июньнән 2 июльгә кадәр. Имтиханнарның өстәмә көне 12-17 июльдә узачак. Аңарчы 11 сыйныфлар март аенда Бөтенроссия тикшерү эшләрен тапшырачак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X