16+

Җитәкчеләр чыгарылыш кичәләрен «Лимузин»сыз уздыру яклы

Бердәм дәүләт имтиханнары тәмамланып килә, алда күңелле мизгелләр - чыгарылыш кичәләре. Быел бу бәйрәм 23 июньнән 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Җитәкчеләр чыгарылыш кичәләрен «Лимузин»сыз уздыру яклы

Бердәм дәүләт имтиханнары тәмамланып килә, алда күңелле мизгелләр - чыгарылыш кичәләре. Быел бу бәйрәм 23 июньнән 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Һ әр укучының мәктәп белән хушлашу кичәсен истә калырлык итеп уздырасы килә. Казан яшьләре ниләр белән генә шаккатырмый. «Шәһри Казан» газетасы уздырган сораштырулар күрсәткәнчә, күбесе ресторан, кафеларда бәйрәм итәчәк. Яшьләр арасында чыгарылыш кичәләрен коттеджларда уздыру да популярлаша бара. XI сыйныф укучылары инде кыш айларында ук андый урыннарга заказ биреп куйган. Мәктәбенә карап, чыгарылыш кичәсенә 5-25 мең сум җыешалар. Кредитка акча алып булса да, кайбер ата-аналар башкалардан калышмаска тырыша.

«Лимузин» машинасын арендалаучы сыйныфлар да бар. Кыскасы, шәһәр җирендә баланы чыгарылыш кичәсенә әзерләү туй ясаудан ким түгел: кием, прическа, бизәнү, чәчәк бәйләме, фотога, видеога төшерүче оператор яллау, укытучыларга бүләкләргә акча җыю... Ә менә авыл җирендәгеләр бу яктан шактый тыйнак.

- Иң мөһиме купшы кием алу, кәттә бәйрәм оештыру түгел. Чыгарылыш кичәсе беренче чиратта 11 ел укыткан укытучыларыбызга рәхмәт әйтү, сыйныфташлар белән рәхәтләнеп сөйләшеп, истә калырлык хатирәләр туплау, - ди Кама Тамагы районы Кариле урта мәктәбен тәмамлаучы Ләйсәнә Дәүләтшина.

Авылда чыгарылыш кичәсе өчен бары 700 сум җыешканнар, күлмәкнең дә 1500-2000 сумлыгын сайлаганнар.

- Авыл җирендә матурлык салоннары юк, үзебез тыйнак кына бизәнәбез, чәч ясыйбыз, фото-видеога да үзебез төшерәбез. Кама Тамагы районында матур традиция яши. Ел саен район башлыгы чыгарылыш сыйныф укучыларын бергә җыеп, мәктәпне тәмамлау турындагы аттестатларны үзе тапшыра. Башта әти-әниләр, укытучылар белән мәктәптә чәй эчәбез, район үзәгендәге тантаналы чарадан соң бәйрәмне табигать кочагында дәвам итәргә уйлыйбыз, - ди Ләйсәнә.

Былтыр Дәүләт Думасы депутатлары да чыгарылыш кичәләрен артык купшы итмичә, мәктәпләрдә уздыру фикерен күтәреп чыккан иде. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та бу мәсьәләдә тыйнаграк булырга куша. Тик балаларга юрганга карап аяк сузарга кирәклеген аңлатып кара син! Бәйрәм уза да китә, иң мөһиме - чыгарылыш кичәсендәге истәлекле мизгелләр, кыңгыраулы мәктәп еллары укучыларның күңелендә якты хатирәләр булып мәңгегә уелып калсын иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading