16+

Капиталь ремонт буенча ниләр эшләнгән?

2013 елның 25 декабренә кадәр Татарстанның барлык районнары да мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы буенча башкарылган эшләр турындагы документларын тапшырып бетерергә тиеш.

Капиталь ремонт буенча ниләр эшләнгән?

2013 елның 25 декабренә кадәр Татарстанның барлык районнары да мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы буенча башкарылган эшләр турындагы документларын тапшырып бетерергә тиеш.

Бу турыда ТР Хөкүмәт йортында видеоконференция реҗимында узган киңәшмәдә Президент Рөстәм Миңнеханов белдерде. Киңәшмәдә документларны вакытында тапшырмый торган муниципалитет җитәкчеләре белән тоташтырдылар. Аерым алганда, алар - Әлмәт, Тәтеш, Сарман, Бөгелмә һәм Чистай районнары, Казан шәһәре. Кайбер районнарда экономияләнгән акча исәбенә өстәмә эшләр башкарылу сәбәпле, документлар тапшыру эше кичектерелгән. Аннары Рөстәм Миңнехановка гражданнарга дәүләт хезмәте күрсәтә торган күпфункцияле үзәкләр өчен билгеләнгән биналарны ремонтлау вазгыяте турында белдерделәр. Шулай итеп, 25 күпфункцияле үзәкнең өч объектында эш төгәлләнгән, калганнарында исә эш график буенча бара. Президент сүзләренә караганда, күпфункцияле үзәкләрнең эшчәнлеге буенча мониторинг алып бару зарур. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading