Белем бәйрәме беренче сыйныф укучылары өчен генә түгел, ә кулларына әле быел гына диплом алган яшь мөгаллимнәргә дә дулкынландыргыч мизгел.
Алар да укучылары кебек яңа уку елына әзерләнә, китап-дәфтәрләрен барлый. 1 сентябрь алдыннан яшь мөгаллимнәрне Иннополис шәһәрендә Укытучыларның традицион август киңәшмәсе кысаларында Һөнәри үсеше һәм укытучылык карьерасы» дип исемләнгән форумга җыйдылар. Бу форум яшь мөгаллимнәргә тагын да тырышыбрак эшләргә көч, дәрт бирде.
Киләчәк - укытучы кулында
Киләчәк шәһәрендә мөгаллимнәр инде осталык дәресләре үтеп, төрле лекцияләр тыңлады. «Электрон белем бирү - 2016» күргәзмәсен тамаша кылды. Соңгысы укытучыларда аеруча кызыксыну уятты: биредә өр-яңа интерактив такталар, электрон уку әсбаплары, уен формасында төрле фәнни экспериментлар ясау мөмкинлеге, лего-роботлар да бар иде.
Көннең икенче яртысында Иннополис университеты каршындагы мәйданда яшь укытучыларны һөнәргә багышлау тантанасы булды. 200гә якын мөгаллим Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов каршында укытучы һөнәренә тугры булырга, үз вазифаларын намус белән башкарырга ант итте.
- Мин - яшь, актив, инициативалы, кыю, хезмәт сөючән мөгаллим, дөньядагы иң мөһим, иң кирәкле укытучы һөнәре ияләре рәтенә яшь буын татарстанлыларны укыту һәм тәрбияләү җаваплылыгын тулысынча аңлап басам. Актив гражданлык бурычын күрсәтеп, Ватанны яратучы, иң югары һөнәри һәм шәхси казанышларга зур җаваплылык белән омтылучы, әлеге кыйммәтләрне укучыларда да булдырырга сәләтле үрнәк кеше булырга ант итәм. Һәр дәресне үз мөмкинлекләремне тулысынча кулланып, һәрдаим һөнәри үсешкә омтылырга, үз эшемнең остасы булырга ант итәм. Сайлап алынган мөгаллимлек хезмәтемдә, дәрестә һәм тормышта һәрвакыт иң югары нәтиҗәләргә омтылырга ант итәм, - дигән сүзләр яңгырады ул антта.
Рөстәм Миңнеханов укытучыларны бу тантаналы вакыйга белән тәбрикләде.
- Без белем бирүне сыйфатлы итү өчен финанс һәм административ көчебезне кызганмыйбыз. Белем бирүдә өр-яңа технологияләр кулланабыз. Ләкин укытучы булмаса, без эшләгән әйберләрнең берсе дә булмас иде. Укытучы һөнәренең абруен булдыру республика һәм ил сәясәтенең мөһим бер өлеше. Укытучылык институты һәм белем бирү системасына ярдәм итү Россия Президенты Владимир Путинның май указларында аерым өлеш алып тора. Татарстанда да бу эш җиренә җиткереп башкарыла. 2030 елгы стратегия дә кеше капиталына, аның сәләтен, мөмкинлекләрен үстерүгә юнәлтелгән, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Тарих укытучысы, «Яшь мөгаллимнәр ассоциациясе» җитәкчесе Рөстәм Кәримов та хезмәттәшләрен шушы лаеклы һөнәргә керешүләре белән котлады.
- Укытучы эше җиңелләрдән түгел. Безгә беркайчан да бер урында торырга ярамый, гел алга барырга кирәк. Укытучы белем бирүче генә түгел, ул остаз да әле. Алар укучыларын катлаулы тормыш юлына озата баручылар. Безнең берләшмәнең эше Татарстанда яшь укытучыларга һөнәри һәм иҗади яктан үсү өчен югары шартлар тудыруга юнәлтелгән, - диде Рөстәм Кәримов.
Соңыннан сәхнәдә беренче тапкыр яшь укытучылар гимны яңгырады.
«Кайда эш тәкъдим итәләр, шунда чыгып китәргә әзер»
Бирегә килгән яшьләр төрле. Ләкин янып торган күзләре, җиң сызганып эшкә керешергә әзер булуы, кызыксынучан булуы, шул ук вакытта үз фикерен туры әйтә алулары сокландырды мине. «Электрон белем бирү - 2016» күргәзмәсендә алар хәтта кайбер уйлап табучы оешмалар белән бәхәскә кереп, «бу алым педагогикага каршы килә», «моны болайрак төзәтегез», дип, үз фикерләрен дә җиткерделәр.
Кызганыч, уку йортларында педагогик белем алганнарның күбесе үз һөнәре буенча эшләмәскә тырыша, биредә иң чыдамнары гына. 24 яшьлек Чаллы егете Дмитрий Кочагин да шундыйлардан. Чаллы педагогия университетында бер төркемдә 13 кеше укысалар да, төркемдәшләренең дүртесе генә белем бирү системасында эшли икән. Дмитрий үзе Тукай районы Биклән авылында география һәм биология фәнен укыта. Кабат мәктәп бусагасын атлап кергәнче армия сафында хезмәт итеп кайтырга да өлгергән ул.
- Директор мине кочак җәеп каршы алды, чөнки үз укытучылары уку елы уртасыннан ук эштән киткән булган. Шәһәрне авылга алыштыру авыр булмады, чит җир түгел бит, туган ягым. Әлегә торак мәсьәләсе хәл ителеп бетмәгән, ләкин миңа анда эшләү ошый. Хезмәт хакы да авыл җире өчен яхшы. 18 сәгать укыткан өчен 15 мең сум акча алам, - диде егет.
Мәктәпләре дә кечкенә түгел, сыйныфта 11-12 укучы белем ала. Хәзер башлангыч сыйныфта укучы балалар арткан. Авылда яшьләр кала, ди Дмитрий.
Яшь укытучыларны әлеге дә баягы кәгазь эше борчый. Бу турыда алар Энгель Фәттахов белән очрашуда да җиткерделәр. Министр бу мәсьәләне якын киләчәктә ничек тә чишәргә вәгъдә итте.
19 яшьлек Гөлзиләр Зәкүрова белән 20 яшьлек Аида Гарипова да авылны шәһәргә алыштырмаган. Кызлар икесе дә Арча педагогия көллиятен тәмамлаган. Аларга мәктәптә иң җаваплы эш - башлангыч сыйныфларны тапшырганнар.
Аида туган ягы Әтнә районы, Комыргуҗа авылы мәктәбенә кайткан.
- Безнең мәктәптә 71 бала укый, минекеләр беренче сыйныф укучылары. Казанга беркайчан да кызыкмадым. Әти-әниемнең өен дә бикләп китәсем килмәде. Үз мәктәбем, үз өем кебек. Хезмәттәшләрем дә кайчандыр миңа белем биргән укытучыларым, - диде Аида.
Гөлзиләр исә үзе Балтач районыннан булуга карамастан, Теләченең Шәтке авылына эшкә урнашкан.
- Укытучыларга бүгенге көндә эш юк, кызганычка, мәктәпләр ябыла. Шуңа да кайда эш тәкъдим итәләр, шунда чыгып китәргә әзер идем. Мәктәптә 80нән артык бала укый, - диде Гөлзиләр.
Балалар белән эшләгән бар, ә менә әти-әниләр белән эшләгән юк. Иң курыкканы алар. Балалар белән уртак тел табып була ул, - дип оялчан гына елмаешты кызлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар