16+

Кайда укырга керергә: Казанның иң яхшы урта һөнәри белем бирә торган уку йортларын барладык (ИСЕМЛЕК)

Кайда укырга керергә: Казанның иң яхшы урта һөнәри белем бирә торган уку йортларын барладык (ИСЕМЛЕК)

Казанның иң яхшы урта һөнәри белем бирә торган уку йортлары


Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлады. Хәзер инде укучыларга имтиханнарын яхшы билгеләргә тапшырасы һәм булачак һөнәрләрен сайлыйсы гына кала. Ә ул арада инде ничәнче ел ил һәм республика җитәкчелеге эшче һөнәрләргә ихтыяҗ булу, аларның дәрәҗәсен күтәрү турында сөйли. Безнең укучыларыбыз арасында да юллар чатында торучы кешеләр барлыгын һәм «Мин дә мулла, син дә мулла, атка печән кем сала?» дигән гыйбарәне дә истә тотып, без Казанның иң яхшы урта һөнәри белем бирә торган уку йортларын барладык.



Кирәк булачак документлар исемлеге

көллияткә/техникумга кабул итүләрен сорап, директор исеменә гариза;
белем алу турында документ (оригинал һәм расланган копия);
3х4 зурлыктагы 4-6 фоторәсем;
паспорт (оригинал һәм расланган копия);
сәламәтлек турында белешмә (086-у формасында медицина белешмәсе, прививкалар буенча сертификат);
СНИЛС күчермәсе;
ИНН күчермәсе;
мәктәптән характеристика;
18 яше тулмаган абитуриентларга әтисенең яки әнисенең паспортының 2, 3нче битләре күчермәсе кирәк.


Киләчәк һөнәрләре

Укырга кергәндә, «Диплом» дигән катыргы алырга гына кызыкмагыз. Белемегез киләчәктә эшегездә дә кулланырлык булсын. 10-20 елдан соң нинди һөнәрләр аеруча популяр булачак? Бу сорауга җавапны «Сколково» бизнес-мәктәбе да эзләгән. Алар 2016 елда «Яңа һөнәрләр атласы» дигән китап та чыгарган.

Инженер-композитчы. Җитештерү өчен 3Д-басма, робот техникасын кулланып композит материаллар әзерли.
IT-генетик. Нәселдән килүче авыруларны генны программалаштырып дәвалый.
IT-табиб. Дәвалаучы һәм диагноз куючы җиһазлар өчен программалар төзи.
Эколог-урбанист. Яңа экологик чиста шәһәрләр проектлаштыра, төзи.
«Акыллы юллар» салучы. Андый юллар юлның халәтен күзәтеп торучы датчиклар белән салына. Үзенең юл кагыйдәләре билгеләре, видеокамералары булачак.
«Акыллы йорт» төзүче. Компьютер программасына көйләнгән йортлар сала.
Интеллектуаль белемне санаучы. Материаль булмаган активларны (идея, яңа ачышлар, бизнес-модельләре) бәяләүче.
Краудфандинг (берничә кеше финанслау) һәм краудинвестинг (берничә инвестор финанслау) платформалар менеджеры. Краудфандинг платформалар эшен көйли, проектларны бәяли, проект авторы белән акча кертүче инвесторлар арасында булган конфликтларны киметә.
Космик туризм менеджеры. Космос киңлекләренә, айга туристлар җибәрү белән шөгыльләнүче.
Молекуляр диетолог. Кешенең ген анализы һәм ризыкның молекуляр составына карап шәхси диета төзүче.
Генетик-консультант. Генетик анализ буенча белгеч. Ген дәрәҗәсендә кешенең сәламәтлеген тикшерә.
Сити-фермер. Күпкатлы йортлар түбәсендә, диварларында яшелчә, җиләк-җимеш үстерүче.
Визуаль дөнья дизайнеры. Үз табигате, архитектурасы булган визуаль дөньялар төзүче, алар буйлап сәяхәтләр үткәрүче.
Сәламәт картлык белгече. Олы яшьтәгеләрнең туклануын, физик күнегүләрен системага салучы. Көн тәртибе төзүче.
Прораб-вотчер. Бина төзүне цифрлы проектлар ярдәмендә көйли, хисаплап чыгара.
Экопроповедник (экологияне саклауга өндәүче). Балаларга һәм олыларга экологик дәресләр бирә. Экологик яшәү рәвешен пропагандалый.
Экологик катастрофаларны булдырмаучы, аларны бетерүче белгеч.
Космобиолог һәм космогеолог. Космобиолог космос киңлекләрендә тере организмнарның үз-үзен тотышын тикшерә, үзгәрүләрен өйрәнә. Орбитадагы станцияләрдә, айдагы базаларда экологик система булдыра. Ә космогеолог айдагы һәм астероидлардагы файдалы казылмаларны эзли.
Интернет челтәре юристы. Интернет кулланучылар өчен законнар булдыра, виртуаль миллекне саклый.
Саннар лингвисты. Компьютер телен тәрҗемә итүче. Кеше белән компьютер аралашуын җайга салучы.

Югалучы һөнәрләр

Бүген күп кенә һөнәрләргә юкка чыгу куркынычы да яный. Берничә дистә елдан почта хезмәте, кондуктор, журналист, хисапчы, икътисадчы, архитектор, тегүче, китапханәче, кассир, официант кебек һөнәр ияләрен күрмәячәкбез, ди белгечләр. Аларны замана технологияләре алыштырачак.


Россия буенча уртача хезмәт хакы (сумнарда)
ЧПУ станокларында фрезер эшләре - 43 000
ЧПУ станокларында токарь эшләре - 44 000
Эретеп ябыштыручы - 51 000

Авиацион техникага хезмәт күрсәтү - 38 000
механик - 40 000
пешекче - 34 000
шәфкать туташы - 19000-23000

Илдар Мөхәммәтов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары:
- Соңгы елларда бездә техник белемнәргә зур игътибар бирелә. Өстәмә белем системасында 13 проценттан артык бала техник юнәлештә шөгыльләнә. Россия буенча республика -алдынгы урында. Һөнәрләр гел алышынып тора. Әйтик, социаль челтәрләрдә эшләүче кешеләр барлыкка килде. Минемчә, якын киләчәктә интернет челтәре, социаль-медиа юнәлеше алдынгы рәттә булыр. Эшче һөнәрләр дә популяр булыр дип өметләнәбез. 2019 елда да Казанда тикмәгә генә «Worldskills» буенча дөнья чемпионаты оештырмыйбыз. Аның максаты - эшче һөнәрләрен үстерү. «Juniorskills» хәрәкәте дә бар бит әле. Ул балаларны мәктәптән үк эшче һөнәрләренә өйрәтә. Бу бик дөрес хәрәкәт.

Иван Филатов, Татарстан Республикасының ел укытучысы (2016 ел):
- «Нинди һөнәрләр кирәк булыр икән?» дигән сорауны Россия Президенты Владимир Путинга да бирдем. Ул озак җавап бирми торды, уйлады. Аннан ун елдан космос, медицина, нанотехнологияләр, техник юнәлештә булган һөнәрләр популяр булачак диде. Кызганыч, ул исемлеккә гуманитар юнәлештә белем алучылар кермәде. Ләкин мин укытучылар, табиблар да һәрвакыт сорала торган һөнәр булыр дип уйлыйм. IT заманында программистлык та абитуриентлар өчен бик перспективалы юнәлеш.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading