16+

Казанда 140 балага исәпләнгән балалар бакчасы ачылды

Бүген «Кояшлы шәһәр» микрорайонында күпләр өчен көтелгән вакыйга булды - «Кояш нуры» дип исемләнгән яңа 73 нче балалар бакчасы ачылды.

Казанда 140 балага исәпләнгән балалар бакчасы ачылды

Бүген «Кояшлы шәһәр» микрорайонында күпләр өчен көтелгән вакыйга булды - «Кояш нуры» дип исемләнгән яңа 73 нче балалар бакчасы ачылды.

Әлеге тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Татарстанда балаларны тәрбияләү буенча уңайлы шартлар тудырылган система оешкан. Яшь буынга инвестицияләр кертүне дәүләт сәясәте беренче урынга куя. Чөнки бу республика үсешен, киләчәген тәэмин итә торган нигез. Халык саны арту буенча Татарстан - Идел буе федераль округында лидерлар рәтендә, Россиядә исә беренче егерме төбәк арасына кергән. Соңгы елларда республикада балалы гаиләләрнең проблемаларын хәл итү өлкәсендә күп мәсьәләләр чишелде. Балалар бакчаларына чират мәсьәләсе хәл ителеп килә. Соңгы 3 елда 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балалар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урыннар белән тәэмин ителгәннәр. Мәктәпкәчә белем бирү республика системасы камиләшү чорында, биш ел эчендә 156 яңа балалар бакчасы төзелгән, 55 енә капиталь төзекләндерү ясалган.

Балалар бакчаларында 80нән артык өстәмә төркемнәр ачылган. Барлыгы 30 мең балага урын булдырылган. Бу күрсәткечләр буенча Татарстан Россиядә лидерлар бишлегендә. Бүген ачылган 73нче балалар бакчасына 140 сабый йөри алачак. Яңа бинада балалар спорт белән шөгыльләнә алачак, татар телен өйрәнү кабинеты да бар. Биредә татар халкының мәдәнияте аша сәнгатьне өйрәнәчәкләр.

- Бүген без федераль программа буенча төзелгән яңа, матур балалар бакчасы ачабыз. Төзүчеләр тырышкан - балалар биредә бар яктан да камилләшә, сәләтен үстерә ала, әти-әниләр балаларын биредә тыныч күңел белән калдыра ала, - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading