16+

Казанда мәктәп ашханәләрендә эшләү өчен өстәмә 578 штат булдырылган

Кадрлар мәсьәләсен хәл итү өчен Казан мәктәпләрендә азык-төлек блогы хезмәткәрләре саны 600 кешегә артачак, дип хәбәр итә Казан мәгариф һәм фән министрлыгы сайты.

Казанда мәктәп ашханәләрендә эшләү өчен өстәмә 578 штат булдырылган

Кадрлар мәсьәләсен хәл итү өчен Казан мәктәпләрендә азык-төлек блогы хезмәткәрләре саны 600 кешегә артачак, дип хәбәр итә Казан мәгариф һәм фән министрлыгы сайты.

Элеккеге 1107 эш урынына өстәмә рәвештә 578 штат артты, хәзер мәктәп ашханәләрендә 1685 кеше эшләячәк. Шуның аркасында пешекчеләргә йөкләнеш тә кимиячәк, дип сөйләде Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе вакытында «Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рима Мөхәммәдшина.

— Азык-төлек блокларына йөкләнеш артты. Бу уку елында гына да без 11 мең укучыга арттык, ә дүрт елдан соң парта артына 200 мең бала утырачак. Бу яңа мәктәпләр төзү, капиталь ремонт ясау гына түгел, азык-төлек блокларында һәм Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты базасында ризык әзерләү мөмкинлеге дә күрсәтә. Республика җитәкчелеге ярдәме белән ставкаларны арттыруга ирешелде, - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин.

Исегезгә төшерәбез, Быел Казанда мәктәп ашханәләрен модернизацияләү программасын дәвам итү планлаштырыла. Капиталь ремонт барышында тагын 31 мәгариф учреждениесендә ашханә урынына мәктәп рестораннары барлыкка киләчәк. Рима Мөхәммәдшина хәбәр иткәнчә, азык-төлек блогы хезмәткәрләре даими укулар үтә. Узган ел 225 белгеч Казан сәүдә-икътисад техникумы белгечләре белән берлектә туклану департаменты тарафыннан эшләнгән авторлык программасы буенча квалификация күтәргән.

Программа Worldskills стандартлары буенча сертификацияләнгән. Шулай ук 76 хезмәткәр иң еш очрый торган проблемаларны чишү, бурычларны хәл итү форматында укулар узган.

Фото: "ШК" архивыннан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading