16+

Көтелмәгән хәлләр булмасын дисәгез, имтиханнардан 100 балл алыгыз

Югары уку йортларында урак өсте тәмамланып килә. Укырга керүчеләрнең исемлекләре булдырыла, килешүләр төзелә. Һәр юнәлештә конкурс зур, күбесендә бер урынга 5-6 кеше дәгъва кыла.

Көтелмәгән хәлләр булмасын дисәгез, имтиханнардан 100 балл алыгыз

Югары уку йортларында урак өсте тәмамланып килә. Укырга керүчеләрнең исемлекләре булдырыла, килешүләр төзелә. Һәр юнәлештә конкурс зур, күбесендә бер урынга 5-6 кеше дәгъва кыла.

Югары балл җыючылар өстенлекле булып калачак. Документ тапшыручылар арасында 32дән башлап, 100 баллылар да бар. Кабул итү комиссиясе иң-иңнәрне генә кабул итәчәк. Кемнәргәдер шул юнәлеш буенча читтән укып уку бүлегенә керү мөмкинлеге булыр.

БДИны 100 баллга тапшыручылар арасында лидерлар – Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Әлмәт мәктәпләре.

– Ике фәннән ике йөз балл туплаучылар Чаллыда да, Кукмара районының Ядегәр авылында да бар. Көчле педагоглар булганда, аларның кайда яшәве мөһим түгел. Программа бөтен кешегә дә бер. Олимпиада да җиңүчеләр өч йөз баллы санала. Россия олимпиадаларында җиңүчеләр автомат рәвештә йөз балл ала, – диде министр Рафис Борһанов 100 балл җыючылар хакында

Быелгы мәктәп укучылары БДИдан югары балларны рус теле, тарих, география, химия, француз теле, җәмгыять белеменнән туплаган. Татарстан буенча имтиханнарны 16 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган. Быел 100 баллчылар саны кискен арткан.

– Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, иң югары балларны укучылар рус теле, әдәбият һәм информатикадан алган, 2020 елда аларның саны 40ка арткан. БДИ нәтиҗәләренә караганда, 205 кеше 100 балл алган, – дип хәбәр итте Татарстан мәгариф министры.

“Йке йөз баллга ышанмадым”

Югары нәтиҗәләргә ирешкән укучыларның берсе – Инсаф Фәйзрахманов Кукмараның Ядегәр авылындагы Г.Гарифуллин исемендәге урта мәктәптә татар телендә белем алган. Ул информатикадан имтиханны – 100 баллга, физикадан – 99, рус теленнән – 100, ә профильле математикадан 94 баллга тапшырган.

– БДИны рус телендә тапшыру кыен булмады. Мәктәптә татарча белем алып та, имтиханнарны уңышлы тапшырып, иң әйбәт университетларга укырга керү мөмкин дип саныйм. Безнең районда мондый мисаллар аз түгел. Мәскәү югары уку йортларында белем алучы татар мәктәпләрен тәмамлаучылар бар, – диде Инсаф Фәйзрахманов. Егет алган бәя район буенча рекордлы күрсәткеч булып санала. Беренче класстан ук Инсаф бары тик яхшы билгеләргә гына укый, мәктәпне алтын медаль белән тәмамлый. Бала чактан ук тырыш, актив булган, оештыру сәләтенә ия, фән олимпиадаларыннан, конкурслардан, чаралардан читтә калмаган, сыйныфташлары арасында хөрмәт һәм абруй казанган. Инсаф берничә ел рәттән «Эрудит Татарстана» республика конкурсы лауреаты булган.

Узган елда экстремаль программалаштыру буенча үз белемнәрен ул “Цифрлы алга китеш” хакатонында күрсәткән. Математика, республика фәнни-тикшеренү укулары буенча район интеллектуаль чемпионатында Инсаф күп тапкырлар җиңүгә ирешкән, актив яшәү рәвеше алып бара – баскетбол, чаңгы спорты, шахмат белән мавыга, “Хезмәткә һәм оборонага әзер” дигән алтын билге иясе. Әлбәттә, аның барлык уңышлары һәм казанышлары – үҗәтлек һәм тырышлык нәтиҗәсе. “Беренче эш итеп үз вакытыңны дөрес һәм рациональ билгеләргә, максатлар куярга һәм аларга ирешергә кирәк. Дәресләрдә укытучыны игътибар белән тыңласаң, аңлаешсыз булган материалны яңадан сорасаң, барысы да башында кала. Моның өчен мин укытучыларыма рәхмәтлемен. Мин беркайчан да репетиторлар ярдәменә мохтаҗ булмадым. Укытучыларым һәрчак булышты”, – ди Инсаф. Ул олимпиадаларга, БДИга төнлә әзерләнергә яраткан.

“Тыныч бит, сиңа беркем дә комачауламый, рәхәтләнеп укырга була. Дөресен генә әйткәндә, ике фән буенча да йөз балл җыям дип күз алдына да китерә алмадым. Әмма үз-үзеңә ышаныч бар иде, яхшыга өметләндем”, – дип сөйли чыгарылыш сыйныф укучысы. Буш вакытта Инсаф программалаштыру белән шөгыльләнә. КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар югары мәктәбе студенты булырга хыяллана. “Минем берничә уку йортына укырга керү мөмкинлеге булса да, мин КФУны сайладым. Укырга кергәннәр исемлеге август ахырында билгеле булачак, анда минем фамилиям дә булыр дип ышанам”, – диде ул безгә.

100 балл Президент белән очраштыра

КФУның IT-лицеен тәмамлаган Булат Хәмидуллин математика һәм информатикадан 100әр балл җыйган. Имтиханнарны уңышлы тапшырасына шиге булмагандыр да аның. Ни өчен дигәндә, Булат математика буенча бик күп олимпиадаларда катнашып, җиңү яулаган. Математика белән дуслыгы да кечкенәдән. Иң яраткан предметы да шул. Математикадан имтиханны 100 баллга тапшыргач, үзенә ышаныч тагын да арткан. Аныңча, имтиханнарны уңышлы бирү өчен тырышып укырга кирәк. Укысаң, курыкмыйсың да, борчылмыйсың да, ди ул. Сүз уңаеннан укытучыларына да рәхмәт әйтте.

Күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 100 балл җыючылар белән очрашты. Алар арасында Булат та булган. – Президент безгә, әти-әниләребезгә, укытучыларыбызга рәхмәт әйтте, уңышлар теләде, бүләкләр бирде. Аның белән очрашу тәэсирләре бик озак сакланачак әле, – ди ул. Булат Мәскәүдәге Югары икътисад мәктәбенә укырга керергә җыена. Әлегә нәтиҗәләрне көтәбез, ди.

Ләйлә Надыйрова исә имтиханнан 100 балл икәнлеген белгәч, сөенечтән елаган. Биология белән дуслыгы соңгы бер елда гына башланган дияргә була. Бу предметны ныклап өйрәнү өчен, репетитор белән шөгыльләнгән. Рус телен баштан ук ныклап өйрәнгәч, авыр булыр дигән шик булмаган аңарда. – Бердәм дәүләт имтиханнары алдыннан борчылу, курку булды, әмма имтихан алдыннан тынычландым. Ике предметтан 100 балл җыюымны белгәч, башта ышана алмый тордым, аннары сөенечтән елап алдым. Имтиханнарны уңышлы тапшыру өчен предметны яратырга, мөмкин кадәр артык борчылмаска һәм бик игътибарлы булырга кирәк. Бөтен сере шунда, – ди Ләйлә.

Казан шәһәренең 131 нче мәктәбен тәмамлаган Ләйлә Надыйрова рус теле белән биологиядән 100 балл җыйган. Бүген ул Санкт-Петербург дәүләт университетының биология факультетына укырга керергә җыена.

Укырга кердем микән?

Укырга БДИдан югары балл җыеп та керә алмый калучылар була. Мәктәп укучылары имтихан нәтиҗәләре буенча биш уку йортына, һәрберсендә өчәр белгечлеккә документларын тапшыра ала. Әлбәттә, шуның берсе генә төп нөсхә була.

Ә баллары буенча ул башка белгечлеккә дә үтә ди. Шуңа да кабул итү нәтиҗәләрен гел карап торып, баллны чагыштырып торырга кирәк. Һичьюгы шул кафедра белән элемтәгә чыгып ачыкларга була. Теге яки бу бүлеккә узган булуыгыз бар, документның төп нөсхәсен күчереп өлгермәсәгез, сездән дә түбән баллы икенче бер абитуриентның анда кереп куюы ихтимал. Узган ел чыгарылыш сыйныфын тәмамлаган бер туганыбыз шалтыратты. Мәктәп имтиханнарын яхшы тапшырып та укырга керми калды ул. Документларын күчермәгән, ачыкламаган. БДИ нәтиҗәләре буенча укырга керү шахмат уены кебек тоела кайчак. Өлгерсәң, өлгереп каласың. Көтелмәгән хәлләр булмасын дисәгез, имтиханнардан 100 балл алыгыз.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading