16+

Кыйналган, кыерсытылган балага ничек ярдәм итеп була? Психолог сүзе

Балалар бакчасында сабыйларның кыйналуы, кыерсытылуы хакында хәбәрләр еш яңгырый. Ишеткәннәр җанны тетрәтсә дә, күп очракта җинаятьчеләр җазасыз кала. Кемдер бала сүзенә ышанмый, тиешле дәлилләр җиткерә алмый, ә кемдер, гомумән, суд юлын таптап вакыт әрәм итәсе килмичә баланы башка бакчага күчерү ягын карый.

Кыйналган, кыерсытылган балага ничек ярдәм итеп була? Психолог сүзе

Балалар бакчасында сабыйларның кыйналуы, кыерсытылуы хакында хәбәрләр еш яңгырый. Ишеткәннәр җанны тетрәтсә дә, күп очракта җинаятьчеләр җазасыз кала. Кемдер бала сүзенә ышанмый, тиешле дәлилләр җиткерә алмый, ә кемдер, гомумән, суд юлын таптап вакыт әрәм итәсе килмичә баланы башка бакчага күчерү ягын карый.

“Бала агрессия белән җавап бирәчәк!”
Психолог Динар Галләмов сүзләренчә, балалар бакчасындагы агрессия нарасыйга гомерлек төзәлмәс яра салырга мөмкин. Олылар, аеруча да ата-ана, бу ситуацияләрне ничек тә булдырмый калырга тиеш. 
– Динар, балага бакча кирәкме ул? 
– Кирәк, ләкин ул аңа әзер булырга тиеш. Әзерлек 3,5-4 яшьләр тирәсендә була. Нәкъ менә шушы яшьтә баланың башка кешеләр белән аралашасы, яшьтәшләре белән уйныйсы килә башлый, ягъни социумга тартыла. Шул ук вакытта һәр бала үзгә, ул үз ритмнары буенча үсә. Бала бакчага билгеле бер яшьтә барырга тиеш дисәк тә, барысы да аңа әзер булмаска мөмкин. Мәсәлән, кызым бакчага 5 яшьтән генә китте. Ләкин гаиләдә төрле хәлләр була, кемгәдер баласын бакчага иртәрәк бирергә туры килә. Ул вакытта дөрес итеп адаптация уздырырга кирәк. 

– Моның өчен ни эшләргә кирәк?
– Иң мөһиме – ике стресс бер вакытка туры килмәскә тиеш. Мәсәлән, бакчага бару вакыты белән имидән аеру, гаиләдә тагын бер бала барлыкка килүе, үзен генә йоклата башлау кебек бала өчен авыр булган үзгәрешләр бергә туры килмәү шарт. Балалар бакчасына сабыйны әкренләп ияләндерергә кирәк. Башта бер атна дәвамында берни дә әйтмичә бакча тирәсендә һава сулыйбыз. Аннан балалар бакчасы турында аз-азлап сөйли башлыйбыз. Бакчага барганчы бала төркемендәге тәрбиячесе белән алдан танышкан булса яхшы булыр иде. Тәрбияче белән алдан сөйләшеп, бәлки акча биреп, баланы таныштырырга, бергә вакыт үткәрергә, чәйгә чакырырга була. Бераздан ашыкмыйча гына балалар бакчасына кереп танышып чыгасыз. Бала шулай стресс кичермичә генә бакча тормышына кереп китә. Баланың көн тәртибе алдан ук бакчадагы режим кебек булса тагын да яхшы.

– Балалар бакчасына ияләшү озак вакытны аламы?
– Якынча өч айга сузылырга мөмкин. Нәкъ шушы вакыт аралыгында баланың психикасы тормышындагы яңалыкларга ияләшә. Күп кеше бала бакчага ияләшкәндә елавын нормага саный, ләкин бу хәл норма түгел. Бала елый икән, димәк, аңа авыр. Гадәттә, тәрбиячеләр, калдырыгыз, ул елый да туктый, ди. Нинди сәбәпләр аркасында елаудан туктый соң ул? Бәлки: “Мине барыбер килеп алмаячаклар, мин беркемгә дә кирәкмим, мине яратмыйлар!” – дип өзгәләнеп башка елауның мәгънәсен күрмәүдән туктыйдыр. Әлеге уйлар алдагы тормышына да бер установка (калыплашкан фикер) буларак барачак. Кеше аңсыз рәвештә алдагы тормышында да үзен кирәксез дип санарга, шуның аркасында депрессияләргә бирешүчән булырга, яки башка төрле психологик авыруларга юлыгырга мөмкин. 

– Балалар бакчасына йөри башлаган сабый еш авырый диләр, бу да дөрес булмаган адаптация билгесеме? 
– Моңа тышкы факторлар да тәэсир итә. Бакчада башка һава, башка флора, бактерияләр. Баланың иммунитеты аларга каршы торырга әле әзер түгел. Шуңа да авырый. Ләкин кызык бер күзәтүем бар. Балалар бакчасына теләп йөргән бала – сирәк, теләмичә йөргәне – ешрак авырый. Мин моны психосоматик авырулар белән бәйлим. Безнең психика белән тәнебез бик каты бәйләнгән. Үзегездә дә сизгән бардыр: бик каты арып, инде эшкә йөрисе килмәгән вакытларда чирләп китәсез. Гадәттә ул ОРВИ була. Бала белән дә шул ук хәл. Аларның психикасы белән тәннәре ныграк бәйләнгән дә әле.

– Кыйналган, кыерсытылган балага ничек ярдәм итеп була?
– Иң беренче эш итеп баланы агрессия булган җирдән вакытлыча аерып торырга кирәк. Күп кенә ата-ана баласын шунда ук башка төркемгә, бүтән бакчага күчерү ягын карый. Минемчә, бу бик үк дөрес адым түгел. Бала шул рәвешле килеп чыккан һәр проблемадан качарга өйрәнәчәк. Төркемне, балалар бакчасын алмаштыру – иң соңгы адым. Башта тәрбияче белән уртак тел табарга, конфликтны бергә хәл итәргә тырышырга кирәк. Безнең дә гаилә тәрбияче дорфалыгына тап булды. Улыбызда кисәк энурез башланды. Ни булганын тикшерә башлагач тәрбияче бик каты акырып баланы куркытканы ачыкланды. Стресс кичергән улыбызның бәвел капчыгы һәрвакыт киеренке халәткә – тонуска керә. Ул һәр биш минут саен кече йомышын йомышлый башлый. Без башта бер айга бакчадан киттек. Ләкин бу булышмады. Кабат тәрбиячесен күрүгә бала бар тәне белән калтырана башлады. Ләкин безнең очракта тәрбияче дә конфликтны чишәргә ашыкмады. “Үз балагызны үзегез карагыз!” – дип бала белән мөнәсәбәтләрне җайламады. Шуңа күрә безгә дә күченергә туры килде. Ләкин конфликтны чишеп карарга кирәк иде. Иң мөһиме – ата-ана үзен кулда тотарга, төшенкелеккә бирелмәскә тиеш. Баланың психикасы үзеннән-үзе әлеге ситуациядән чыгачак, оныттырачак. Уен вакытында бала ситуация белән үзе идарә итсен. Аны кыерсытуларына ничек тели шулай җавап бирсен. Бала йомшак уенчыкларын кыйнарга, ыргытырга, ватарга мөмкин. Шул рәвешле ул эчендә җыелган негатив энергияне чыгарачак.

–Берничек тә тыңлатып булмаган балага ничек итеп җай табарга?
– Сөйләшергә кирәк. Билгеле 6-7 яшькә хәтле бала белән сөйләшү зур нәтиҗәләр китермиячәк. Ләкин эзсез дә югалмас. Ата-ана баласының күзләренә карап: “Кызым (улым), аңлыйм синең бу эшне эшлисең килә, ләкин без моны эшләмибез!” – дип кат-кат әйтергә тиеш. Үз сүзегездә катгый тору һәм тыныч булу мөһим. Ата-ана үз сүзендә нык тора икән, бала елап кына аларны күндереп булмаячагын аңлаячак һәм көйсезләнүдән туктаячак. Шуны истә тотыгыз – олы кеше бала тарафына белдергән агрессия – сабыйда да агрессия уятачак. Ул да үз проблемаларын бары тик шул ысул белән хәл итү ягын караячак. Кыйналып, дорфа сүзләр ишеткән баланың эчендә ачу саклана. Ул кечкенә чакта күренмәскә мөмкин. Ә менә үсмер чорында барысы да чыгачак. Ата-анага карата миһербансызлык, дорфалык та шул сәбәпле булырга мөмкин. Шуңа күрә бернинди очракта да бала тарафына психологик көчләү булырга тиеш түгел. Олылар бала алдында үзләрен кулда тота алмый икән, димәк аларга үзләренә психологик ярдәм кирәк.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading