Казан шәһәренең 114нче «Алтын ачкыч» балалар бакчасындагы очрашуда тамашачылар арасында бер абзыйны күргәч тә, башымнан: «Берәр баланың бабасыдыр инде», - дигән уй үтте. Соңрак аның әлеге бакчаның мөдире икәнен белеп бик гаҗәпләндем һәм, билгеле инде, Илгизәр Әхмәтшин белән якыннан аралашасым килде.
Скопировать ссылку
Казан шәһәренең 114нче «Алтын ачкыч» балалар бакчасындагы очрашуда тамашачылар арасында бер абзыйны күргәч тә, башымнан: «Берәр баланың бабасыдыр инде», - дигән уй үтте. Соңрак аның әлеге бакчаның мөдире икәнен белеп бик гаҗәпләндем һәм, билгеле инде, Илгизәр Әхмәтшин белән якыннан аралашасым килде.
34 ел буе мәктәп директоры дилбегәсен тарткан стажлы педагог булып чыкты ул. Балык Бистәсе районында да, Казанда да, хәтта өч ел Германиядәге совет мәктәбендә дә биология-химия укытучысы гына түгел, директор булып та эшләргә туры килгән аңа. Биектау районының Кече Клыки авылында элек башлангыч мәктәп кенә булган. Директор аны башта сигезьеллык, аннары урта мәктәп итү өчен бик тырышкан. Ул вакытта Биектау районын җитәкләгән хәзерге Президент Рөстәм Миңнехановның да ярдәме өчен бик рәхмәтле ул.
- Балалар бик күп иде, өч смена укыттык, - дип, ул чакларны искә ала директор. - Аннары ул 118нче мәктәпне Казанның Совет районына бирделәр. Соңрак бинасының иске, шартларының начар, балалар саны аз булуны сәбәп итеп, бөтенләй ябып куйдылар...
Илгизәр әфәнде ир-ат буларак, хисләрен тышка чыгармаса да, күрәм: аңа бу хакта сөйләве авыр. Гомереңне багышлаган мәктәбеңне сүтсеннәр әле! Урынына яңа балалар бакчасы саласыларын белгәч кенә бераз тынычлана ул. Нигезенә беренче ташны да үзе салыша. Ә 2014 елда менә шул яңа ачылган бакчага мөдир урынын тәкъдим иткәч, икеләнеп кала. Шулай да тәвәккәлләргә була. Бүген оныгы Нурвахит белән бергә йөриләр алар бакчага. Баштарак, оныкка кушылып, башка балалар да аңа: «Бабай», - дигәннәр... Ә хәзер аның директор икәнен белеп, тырыша-тырыша, Илгизәр Вахитович, диләр.
Чынлап та, сабыйлар янына килгәч, каушап кала алыптай гәүдәле директор. Баштарак ничектер уңайсызланыбрак та йөри үз эшеннән. Аннары хезмәтенең асылы барыбер шул киләчәк буынны тәрбияләү һәм бу алдагы эшенә караганда күпкә җаваплырак икәнен дә белеп алгач, бакчасы бер яктан да башкалардан артта калмасын, әти-әниләр дә, сабыйлар да яратсын өчен, алны-ялны белми эшли башлый.
Комментарийлар