16+

«Мин балаларны, алар мине өйрәтте»

Көзләр якынаюга күңелем уку-укыту мәсьәләләре белән беррәттән, ниндидер җаваплылык, кайгырту, борчылу хисләре кичерә.

«Мин балаларны, алар мине өйрәтте»

Көзләр якынаюга күңелем уку-укыту мәсьәләләре белән беррәттән, ниндидер җаваплылык, кайгырту, борчылу хисләре кичерә.

Ничә еллар үзенә бер дулкынлану белән көзне каршы алам. Чөнки мин – укытучы. Тумышым белән Чүпрәле районындагы Иске Кәкерле авылы кызы. Әти-әнием гади колхозчылар, ә мин ничек курыкмыйча укытучы һөнәрен сайладым икән?!. Бу сорау гел күңелем түрендә йөри.

Шөкер, быел да шаулап-гөрләп уку елы башланып китте. Таныш йөзләр, күңелгә якын укучыларым кочагында калдым. Үсеп, үзгәреп, җитдиләнеп, сагынып мәктәпкә килгәннәр. Мин аларны янә шатланып каршы алдым. Рәхмәт сиңа, язмыш! Миңа дөрес, кирәкле  һөнәр юлын сайлатканың өчен. Тәүге тапкыр мәктәп ишеген югары белемле укытучы булып ачып керүемә дә инде 28 ел вакыт үтеп киткән. Шушы еллар дәверендә ата-аналарның, балаларның  тормыштагы төрле хәләре белән очраштым, тәҗрибә тупладым. Укытучы буларак, үз вазифаларымны башкардым, кирәк булганда киңәшләремне бирдем, ярдәм кулымны суздым.

Кыскасы, мин аларны, алар мине өйрәтте. Балаларга белем бирү өлкәсендә яратып эшләвем аркасында күп кенә уңышларга ирештем. Шушы өлкәдә эшләү дәверендә балаларның сәләтләрен күреп, аны үстерү, камилләштерү максатында күпме талантлы балалар укыттым, тәрбияләдем. Бу минем иң зур бәхетем.

 Сез, балалар, минем чәчәкләрем!
 Сез, балалар, минем гөлләрем!
 Сез бит минем үткән көнем түгел.
 Сез бит минем алгы көннәрем!

 Аларның үземне хөрмәт итеп, миңа тартылулары, якынаюлары кайтаваз булып, яңа омтылышлар бирә, көч өсти, бәхетле мизгелләр бүләк итә. Ләкин, тәҗрибә туплаган саен, шушы самими балаларның язмышы, киләчәктә үз юлларын табып, бәхетле яшәүләре турында да уйланырга мәҗбүрмен. Һәр ата-ана үз баласына сөенеп, киләчәгенә зур өмет белән ышанып карый. Чөнки алар аны туган илебезнең киләчәген тәшкил итүче, тынычлыгын саклаучы ватанпәрвәр итеп үстерә. 

 Алтын көз безнең өчен бик күркәм бәйрәм – Укытучылар көне көзге айда билгеләп үтелә. Һәр кешенең беренче укытучысы була. Минем ул Сәкинә Мөхитова иде. Сәкинә апа кебек гыйлемле, сабыр, ачык йөзле булырга теләү, мөгаен дә, укытучы һөнәрен сайларга этәргеч биргәндер.

Лилия Камалтдинова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading