16+

"Мин – сатлыкҗан, хыянәтче укытучы..."

1 сентябрь көнне бөтен кеше дә беренче тапкыр укырга барганын, укытучыларын, сыйныфташларын, туган мәктәбен искә аладыр... Минем дә андый хәтирәләрне яңарта торган гадәт бар, ләкин соңгы елларда мәктәптә укыган түгел, ә укыткан елларымны искә алам...

"Мин – сатлыкҗан, хыянәтче укытучы..."

1 сентябрь көнне бөтен кеше дә беренче тапкыр укырга барганын, укытучыларын, сыйныфташларын, туган мәктәбен искә аладыр... Минем дә андый хәтирәләрне яңарта торган гадәт бар, ләкин соңгы елларда мәктәптә укыган түгел, ә укыткан елларымны искә алам...

Курсташларым кебек 10 еллык педагогик тәҗрибәм бар, дип мактана алмасам да, бөтенләй юк та түгел. Балалар яратам. Мәктәп балаларын аеруча. Беренче сыйныфлар әле балалыктан чыгып бетмәгән, син нидер аңлаткан арада машина белән дә уйнап алырга мөмкин. Курчагына нидер әйтеп кую да – табигый хәл. Сыйныф буенча йөреп тә киләләр: бала бит. Кайвакыт үзең дә алар белән уйный башлыйсың, дәрес темаңны уенчыкларга аңлата башлыйсың. Иң мөһиме – предметка карата кызыксыну бетмәсен, татар теле һәм әдәбияты дәресенә керәбез, дип ашкынып торсыннар. Әй, әйтергә дә онытканмын, рус балаларына да, татарларга ана телебезне укыттым бит.

5нче сыйныфларга бөтенләй сүз «әйтеп булмый». Күр әле син аларны – «үсеп киткәннәр». Бераз алар дәрәҗәсенә «менеп» аралашырга да туры килә. Дус та, укытучы да, сердәш тә, киңәшче дә, укытучы да буласың. Әле дә исемдә: телефонга алар яратып тыңлый торган артистның җырын куярга туры килде. Бер заман дәрес вакытында телефон шалтырап җибәрмәсенме? Укучыларым басып кул чапты! Укытучы апалары алар белән бер дулкында икән! Вакытлы күренеш булды монсы да: аннары аларның телефоннары татарча җырлый башлады. Мәктәп директорына: «татар теле дәресләрен арттырыгыз», дип кергән рус балаларыннан торган сыйныфым ул минем.

11нче сыйныф укучылары – булачак студентлар! Алар белән эшләгәндә, үземнең дә университетны тәмамлаганга 1-2 генә ел иде. Кайвакыт сыйныф ишеген ачып: «Укытучыгыз кайда?» – дип сораучылар була иде. Әдәбият дәресләрендә хәтта әсәрләрне тиз генә сәхнәләштереп тә куя идек. «Динара Равилевна, без сезнең дәрескә ял итәргә керәбез. Бүген нинди тема була? Нәрсә укыйбыз? Ул БДИ белән башлар әйләнеп бетте. Ник аз соң ул татар теле дәресе?» – дип тәнәфестә дә чыкмый утыра иде укучыларым.

Ник мәктәптән киттең, дип сорыйлар еш кына... Алай рәхәт булгач, дип тә өстәргә мөмкиннәр әле... Сез дә шулай уйлап куйгансыздыр. Әйе, бу сорауны ишеткәч, үзәк өзгәләнә, йөрәк күкрәкне бәреп чыгардай булып тибә башлый. Чын дөресен әйтим, аңа ничек итеп җавап бирергә дә белмим. Әйе, эшләгән мәктәпләремне дә, гаҗәеп хезмәттәшләремне дә, укучыларымны да, дәрес укыткан вакытларны да, хәтта «Ел укытучысы» бәйгесендә катнашкан чакны да сагынам. Ләкин укытучы ул – иҗат кешесе. Мин – иҗади укытучы. Очы-кырые күренмәгән хисап тотуларны, бер кемгә дә кирәк булмаган документлар тутыруны, ниндидер кысаларга кертә торган программаларны эшләп, мәгариф системасына нәфрәтләнеп яшәргә теләмәдем.

Әйе, мин – сатлыкҗан! Өлешчә сайлаган һөнәремне дә саттым. Яраткан укучыларымны да ташлап киттем, ата-аналар алдында да кыен хәлдә калдым. Алар балаларының кем өчендер – туган телгә, икенчеләренең Татарстанда дәүләт булган татар теленә уянган мәхәббәтне күреп сөенде, рәхмәт укыды. Бәлки мин аларның бу хисләрен аяк астына салып таптаганмындыр. Ләкин татар теле укытучылары дигән бөек затларның шул дәрәҗәгә төшүе белән мин килешә алмадым. Без – география укытучысы да, рәсем, технология, куркынычсызлык нигезләре, тарих укытучысы да, психолог та, логопед та түгел. Без – ана теле укытучылары! Бәлки кайчандыр бу изге затларга мөнәсәбәт үзгәрер, дигән уйны башка кертеп карыйсы килә үзе, ләкин шундый матур бәйрәм – Белем көнендә дә андый уйлар урап уза шул.
Динара Әхмәт

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мең рәхмәт!

    Мөһим

    loading