16+

Минтимер Шәймиев: “Укырга беркайчан соң түгел”

Казанда башланган Халыкара мәгариф министрлары форумында Татарстан җитәкчелеге дә төбәктәге мәгариф системасындагы үзгәрешләрне, дөресрәге, алгарышларны сөйләп үттеләр. Халыкара форумда Татарстан дәүләт җитәкчеләре дә үз сүзләрен әйтеп калырга ашыктылар. 

Минтимер Шәймиев: “Укырга беркайчан соң түгел”

Казанда башланган Халыкара мәгариф министрлары форумында Татарстан җитәкчелеге дә төбәктәге мәгариф системасындагы үзгәрешләрне, дөресрәге, алгарышларны сөйләп үттеләр. Халыкара форумда Татарстан дәүләт җитәкчеләре дә үз сүзләрен әйтеп калырга ашыктылар. 

Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев шушы чарага килгән барлык делегатларга рәхмәтен белдереп, укытучының роле турында сүз алды. 
– Яхшы формат, яхшы башлангыч бу.  Мин монда үземне укучы кебек хис итәм. Чыннан да, бу очрашу ачык дәрес кебек. Бик мөһим очрашу бу. Бүген илдәге хәлләргә бәйле мәгарифне саклау һәм аның үсеше мөһим. Нинди генә еллар булса да, нәрсәләр генә кичерсәк тә, укытучының авторитеты, гомумән, мәгариф системасына мөнәсәбәт үзгәрмәде. Мин укучы буларак та әйтәм, укытучыга хөрмәт калды. Безнең тормышта укытучының роле шулкадәр мөһим. Алар безнең барлык теләкләребезне алар чынга ашыра. Мин үземнең беренче укытучымны соңгы көненә кадәр ярдәм күрсәтеп килдем. Ул без авыл балаларына  чыннан да менә дигән белем бирде. Бүгенге очрашу төрле яктан карасаң да, яхшы очрашу. Конструктив аралашу файдага булсын! Укырга, бу сүзләр минем тарафтан гына әйтелмәгән, беркайчан соң түгел. Һәм һәрвакыт кирәк, – диде ул төшкә кадәр алып барылган эшлекле сөйләшүләргә нәтиҗә ясап.

Көннең икенче яртысында илдәге мәгариф системасындагы үсеш үзенчәлекләре турында шактый анализланган фикерле чыгышлар тыңларга туры килде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикадагы уку-укытудагы алып барылган эш белән таныштырып үтте. “Татарстан – Россиянең эре фәнни-белем бирү үзәге, анда 127 фәнни комплекс оешмасы, 45 югары уку йорты бар, аларда 143 мең студент белем ала”, – диде ул. Татарстанда күпләп мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү, мәгариф оешмаларын ремонтлау, аларны җиһазландыру, тармак программаларын гамәлгә ашыру, әлбәттә, кадрлар әзерләү буенча төрле программмалар эшләнүенә дә басым ясады Татарстан Рәисе. 
Рөстәм Миңнехановның сәламләү чыгышын вице-премьер Ләйлә Фазлыева дәвам итте. Соңгы өч елда бездә 26 мәктәп һәм 48 балалар бакчасы төзелгән, 955 белем бирү оешмасы, 542 мәктәпкәчә һәм 363 азык-төлек блогы ремонтланган. Ләйлә Фазлыева сөйләвенчә, мәктәп балаларының туклануына кагылышлы безнең үзебезнең тәҗрибәбез бар. 
– Бу безгә республика оешмаларында белем алучы балигъ булмаганнарның ашказаны-эчәк тракты авыруларына йогынты ясарга һәм аларның санын киметергә мөмкинлек бирде. Форум кысаларында без тәҗрибә уртаклашырга әзер, – диде ул мәсьәләнең башка ягын да ачып.
Ләйлә Фазлыева шулай ук кадрлар белән эшләү мәсьәләләсен дә күтәрде. Бу уңайдан педагогик класслар турында сүз алды ул. Билгеле булганча, республикада шундый 180 педагогик клас үз эшчәнлеген башлап җибәрде инде.  Аларда уникаль тәҗрибәгә ия булган укытучылар үз тәҗрибәсен яңа буын укытучыларга җиткерәчәк. 
 – Казан һәм Татарстан һәм Россиянең педагогика мәктәпләре бөтен дөньяда билгеле дип әйтү артык булмас. Без үзебезнең алдагыларыбызның уникаль тәҗрибәгә ия булулары белән горурланабыз. Бу тәҗрибәне яңа буын укытучыларга саклык белән җиткерәбез, – диде Ләйлә Фазлыева.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading