16+

Әни, өй эше бармы бүген?

Уку энә белән кое казу, дип белми генә әйтмәгәннәрдер. Элек тә рәхәт түгел иде, хәзер бигрәк тә җаваплы. Балаларның үзләреннән бигрәк әти-әниләр үтә дә җаваплы карый хәзер дәрескә.

Әни, өй эше бармы бүген?

Уку энә белән кое казу, дип белми генә әйтмәгәннәрдер. Элек тә рәхәт түгел иде, хәзер бигрәк тә җаваплы. Балаларның үзләреннән бигрәк әти-әниләр үтә дә җаваплы карый хәзер дәрескә.

Мәктәптә исә нәрсә генә өйрәтмиләр, нинди генә фәннәр керми. Иң кызыгы да шунда: һәрбер фәннән берничә китап-дәфтәр. Аерым фән китабы кадәр авырлыкта эш дәфтәрләре дигәне күп кенә мәктәпләрдә гамәлгә кереп бара.

Гадәттә, дүрт-биш сәгатьлек программа буенча укыган баланың  дәресләрен  кич буе хәзерләп тә өлгереп булмый. Онлайн укыган вакытта моның нәрсә икәнен яхшы күрдек. Дәрес хәзерлибез, аннан аны кабат укытучыга җибәрәбез. Башка төрле программалар аша да өстәмә эшләр эшлибез. Мондый дәресләрдән соң, хәзер өй эше бер караганда җиңел тоелырга тиеш иде кебек. Юк икән!

Балаларның үзләреннән бигрәк әти-әниләр үтә дә җаваплы карый хәзер дәрескә. Бала үзе түгел, ә әти-әни дәрестә нәрсә кирәклеген, нинди өй эше бирелгәнлеген белеп тора. Бигрәк тә моңа әти-әниләрнең ватсап төркемнәре булыша. Кич җитүгә тормыш кайный башлый. Кемнеңдер китабы юк, кемнеңдер дәфтәре  сыйныфта ук калган. Өй эше көндәлеккә язылмаган.

Бездә генә түгел икән! Туганыбыз Гөлүсә әйткәнчә, мондый аралашу аларда да кичке 9га кадәр дәвам итә. “Дәрес күп тә түгел кебек. Әмма ул барыбер кичке 9 киткәнчегә кадәр сузыла. Кичке 8дә баланың проект эшлисе барлыгы йә технология дәресенә яфрак җыеп киләсе  кирәк булганы искә төшә. Сыйныфта балалар да күп түгел. Әмма таркаулык дәвам итә әле. Аның өчен генә баланы ачуланмыйсың инде. Яңа уку елын башында була торган хәл, дип уйлыйм. Тик быел бу озаккарак сузылды кебек”, – ди кызы өченче сыйныфта укучы Гөлүсә Сираҗиева.

Белгечләр уку елы башында мондый хәлләр еш күзәтелүен белдерә. Психолог Тәнзилә Сәлимҗанова әйтүенчә, балаларга ялдан соң мәктәпкә кабат ияләшергә дә вакыт кирәк була. Кайчак бу эшне мәктәп психологлары Яңа елга кадәр дә алып бара. Балаларга уку чорында авырлык арта гына. Букчалар авырая, өй эшләре күбәя. Проблемаларны ачыклана. Укытучылар, әти-әниләр белән әңгәмәләр уздыралар. Һәрбер балага аерым якын килү, сөйләшү-аңлашу һәм ярдәм итү эшләре алып барыла.
 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading