16+

Әниләргә бәйрәм ясадык

Әниләр көнен һәр белем бирү йорты үзенчә билгеләп үтә. Мәсәлән, безнең 110 нчы лицейда башлангыч сыйныф укучылары катнашында күңелле бәйрәм узды.

Әниләр көнен һәр белем бирү йорты үзенчә билгеләп үтә. Мәсәлән, безнең 110 нчы лицейда башлангыч сыйныф укучылары катнашында күңелле бәйрәм узды.

Лицеебызның иң нәни сүз осталары әниләрен котлап чыгыш ясады. 1Б (сыйныф җитәкчесе - Лариса Анашкина) укучылары шигырь һәм җыр әзерләгән иде. 2Б сыйныфы (җитәкчесе - Эльмира Шакирҗанова) мода күрсәтте. 2А сыйныфы (җитәкчесе Фәния Фокеева) укучылары сөйләгән «Кулына бала тоткан хатын» шигыре музыкаль бизәлеш һәм компьютер презентациясе белән үрелеп барды. Өченче сыйныфларны әзерләгән укытучылар Надежда Зубкова, Наталья Горелошева һәм китапханәче Альбина Гыйматдиновага, татар теле мөгаллимәләре Резедә Фәйзрахманова белән Венера Токаевага һәм, гомумән, бу чараны оештыруга өлеше кергән һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез.
Бу көнне Актлар залына җыелган һәркемнең күңелендә яз кояшы иде. Әниләр дә үзләре хөрмәтенә оештырылган бәйрәмне бик ошатты. Балаларының ихлас сүзләре, матур чыгышлары алар өчен иң зур бүләк бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading