16+

«Өф итеп өрергә генә кирәк», яки татфакның 80 еллыгы ничек узачак?

30 ноябрьдә “УНИКС” концертлар залында Казан университетының данлыклы Татар бүлеге оешуга 80 ел тулуга багышланган тантаналы чара узачак.

«Өф итеп өрергә генә кирәк», яки татфакның 80 еллыгы ничек узачак?

30 ноябрьдә “УНИКС” концертлар залында Казан университетының данлыклы Татар бүлеге оешуга 80 ел тулуга багышланган тантаналы чара узачак.

Бу турыда чараны оештыруда башлап йөрүче танылган фольклорчы, әдәбият белгече, “Татар ядкарьләре” оешмасы җитәкчесе Фәнзилә Хәким кызы Җәүһәрова белән аралаштык.

- Фәнзилә апа, Татар бүлеге оешуга 80 ел тулуны билгеләп узу идеясе кайчан, ничек барлыкка килде?
- Данлыклы Казан университетының данлыклы татар бүлеге, татфакның 80 еллыгын билгеләп үтү идеясе миндә генә тумагандыр ул. Бүгенге КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтындагы татар теле һәм әдәбияты кафедраларында да ул хакта сөйләшүләр булган дип беләм. Үземә килгәндә, хәлләр болайрак булды. 2023 елның декабрендә “Пирамида” концертлар залында “Калеб” яшь иҗатчылар берләшмәсенең 10 яшьлек чарасын тамаша кылырга туры килде. Билгеле булганча, әлеге оешма ул чакта консерваториядә эшләгән Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова җитәкчелегендә оешкан иде. Һәм менә шул кичәдә мин “Калеб”нең дә нигезен татфак студентлары, талантлы, креатив шагыйрь һәм шагыйрәләре тәшкил итте бит дип уйлап куйдым да, татфакның юбилеен уздырырга кирәк дигән идея белән яна башладым. Татар дөньясында ниндидер татар сүзе бар икән, мәгънә һәм мән бар икән, асылында зур бер урынны татар бүлеге һәм аннан соң татфак ята.

Гыйнвар аеның коточкыч бураннары вакытында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров янына бардым. Данис Фәнисович та – безнең студентыбыз, безнең белән берлектә Төмән өлкәсенә экспедициягә барган иде, аннан Казанның 72нче мәктәбендә безнең җитәкчелектә практика узды. Шунда аңа “Данис, татфак сиңа ни бирде?” дигән сорауны юлладым. Шулай итеп, үзем җитәкләгән “Татар ядкарьләре” оешмасы әлеге сорау белән флешмоб та башлап җибәрде. Кыскасы, шул вакыттан, кайда мөмкин – шунда, 80 еллыкны уздырырга кирәк дип кычкырып, янып йөри башладым. Менә, ниһаять, юбилейны уздыру чараларына да килеп җиттек. Әлегә бу эшнең финалы диясе килми, чөнки алга таба да эшлисе эшләр ачыклана.

- Шушы вакыт эчендә нәрсәләр эшләнде? Һәм юбилей чаралары кайчан, ничек үтәчәк?
- Эшне, әлбәттә, татфакның дәвамы булган татар теле һәм әдәбияты кафедралары белән берлектә алып барырга тырышабыз. Тел кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Гөлшат Галиуллина да үз тәкъдимнәрен институт җитәкчелегенә тапшырганын белдем. Әле данлыклы “Әллүки” әдәби берләшмәсе бар бит, аның да 80 еллыгы, әлеге оешма да бүгенгәчә матур гына эшләп килә, яшь каләм ияләрен биреп тора. Фотолар, биографияләр барлый башладык, аларны “Татар ядкарьләренең” социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә һәм мессенджерларда бирү эшенә керештек. Шул вакыт эчендә бик күп биографик мәгълүмат җыелды. Юбилей чараларыннан соң, бәлки киләсе елга, шушы мәгълүматлар нигезендә (1944 елдан ук башлана ул белешмәләр) энциклопедик характердагы китап та эшләргә җыенабыз. Ул персоналийларга гына кагылмаячак, анда татфак рухын чагылдырган язмалар да булачак. Шул ук тулай тораклардагы тормыш, татфак Сабантуйлары, багышлау кичәләре, “Студентлар язы”, татарча КВН, спорт тормышы, “Керпе”, “Тәрәзә” газеталары – алар бик күп.

Шөкер, янымда татфакны яраткан, үз иткән элеккеге студентларыбыз бик күп. Илдар Әюпов, Гүзәл Усманова, Йолдыз Миңнуллина, Резедә Зәйниева, Алсу Галимова, Ренат Вәлиуллин, Илнар Хафизов, Данис Шакиров һәм башкалар белән һәрчак элемтәдә торабыз. 29 августта оештыру комитеты утырышы уздырдык. ТНВ каналында “Таяну ноктасы” һәм “Ком сәгате” тапшыруларында татфакка багышланган цикллар уза. “Татарстан” телерадиокомпаниясендә дә тапшырулар әзерләнә. Алсу Галимова белән берлектә махсус гугл-таблица булдырдык һәм анда инде 800дән артык кеше теркәлде, үзләре турында мәгълүмат калдырды. Бу мәгълүмат та югарыда әйтелгән энциклопедиягә керер дип хыялланабыз. Биниһая зур фотофонд булдырдык, юбилей көннәрендә махсус күргәзмә оештырачакбыз. Сценарий, режиссура буенча да төгәллекләр бар, әлегә бөтен серләрне ачып бетерергә кирәкмидер.
Юбилей чаралары аерым бер декада рәвешендә үтәчәк. ИФМК базасында 10 көн дәвамында төрле очрашулар узачак, шул исәптән “Әллүки”нең бәйрәме дә. Шулай ук Татар халык хорының махсус концертын да оештырырга омтылабыз, датасы әлегә төгәл ачыкланмаган. 

Төп чара исә 30 ноябрьдә “УНИКС” концертлар залында узачак. Көндезге сәгать 11дә башланачак ул. Махсус шулай эшләдек, чөнки чарага төркемләп-төркемләп килергә җыеналар, шимбә көн, тантаналы чарадан соң төркемнәргә очрашып алу мөмкинлеге дә калачак. Чараның логотибы да тәгаенләнде, аны үз компаниясендә Илдар Әюпов әзерләде.
Барлык мәгълүмат белән “Татар ядкарьләре”нең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә һәм телеграм-каналында танышып барырга мөмкин.

- Юбилей чараларын оештыруга керткән шәхесләрне дә атап китсәгез иде. Күбесе, әлбәттә, татфак, без белгән КДУ вәкилләредер?
- Андый шәхесләр, инде дусларыбыз дип әйтә алам, шактый тупланды. Чыннан да, кайда гына, нинди генә өлкәдә хезмәт куймый безнең татар бүлеге, татфак студентлары. Алар татфагыбызга, яшьлекләренә, милләтебезгә, телебезгә, тарихыбызга хәерхаклы шәхесләр. Бик күпләрне санап китәргә булыр иде. Иң югары даирәдәгеләрдән ТР вице-премьеры – Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин белән элемтәгә чыгуга ук, ул, юбилей чараларын уздыру буенча гына түгел, гомумән, бүгенге институтның эшләү мөмкинлекләре, киләчәккә эшләр, милләт, тел мәсьәләләре буенча үзенең төпле киңәшләрен җиткерә. Институт җитәкчесе Рәдиф Җамалетдинов аның белән һәрдаим элемтәдә тора. Финанс ярдәме күрсәтергә теләүчеләр дә шактый. Без, үзара шатланышып, “кара, бу безнекеләр бит, бу татфаклылар бит” дип серләшеп алабыз. Оештыруда катнашкан һәркемне без тантаналы чара вакытында атап китәчәкбез.

- Шактый уйландыра торган сорау: бу чара нәрсә өчен кирәк?
- Әйткәнемчә, элеккеге студентларны барлау максатыннан гугл-таблица булдырган идек. Көн саен шунда кереп карыйм да, шаккатам һәм сокланам: татар бүлеге, татар филологиясе факультеты бүгенге татар дөньясы өчен (республикада гына түгел, гомумән, ил күләмендә, дөнья күләмендә) шәхесләр тәрбияли торган искиткеч нәтиҗәле уку йорты булган икән. Шул факт белән чарада катнашучыларны, килә алучыларны да, килә алмаучыларны да горурландыру теләге зур. Икенчедән, бүген көндә Г.Тукай исемендәге  милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәптә укучыларда һәм укырга керергә теләүчеләрдә “менә кемнәр укыган икән безнең уку йортында!” дигән фикерне ассызыклыйсыбыз килә. Ахыр чиктә, гомумән, татфак яки татар бүлеге белән генә бәйләмичә, татар рухын күтәрәсебез килә. Күреп торабыз, Татарстан белән санлашалар, күп кенә фикерләребезне тыңларга мәҗбүрләр. Мөмкин булганча, татфак гөрләп яшәгән, эшләгән чордагы рухны кабызасыбыз килә. Рух бит ул шундый нәрсә (татарныкы бигрәк тә) – аңа өф итеп өрергә генә кирәк. Очкыннар кабынырга тиеш. Яхшы мәгънәдә...
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading