16+

Рөстәм Миңнеханов: "Ата-аналар үз баласы өчен җаваплы булырга тиеш"

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышын уздырды. Быел бу чара Актанышта узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт (Рособрнадзор) җитәкчесе Анзор Музаев катнашты.

Рөстәм Миңнеханов: "Ата-аналар үз баласы өчен җаваплы булырга тиеш"

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышын уздырды. Быел бу чара Актанышта узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт (Рособрнадзор) җитәкчесе Анзор Музаев катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада 5 елга фәнни-мәгариф комплексын үстерү буенча комплекслы программа эшләнә. Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, күпмилләтле халыкның бердәмлеген ныгыту максатыннан бу ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Патриотизм, туган якка, телгә мәхәббәт формалаштыруда мәгариф системасына мөһим роль бирелә.

Бүгенге көндә иң мөһим бурычларның берсе – мохтаҗ балаларны балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итү, дип ассызыклады ТР Президенты. Күп кенә гаиләләр өчен мондый мөмкинлек бирү икенче һәм аннан соңгы бала туу турында карар кабул итү өчен мөһим фактор булып тора. Бу юнәлештә эш бара. Узган ел 28 яңа балалар бакчасы төзелде, алар өстәмә рәвештә 5 меңнән артык баланы, шул исәптән 3 яшькә кадәрге 2,5 меңнән артык баланы урын белән тәэмин иттеләр. Быел тагын 3200 урынга 17 балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Шуларның 1,5 меңе - ясле төркемнәрдә урыннар.

ТР Президенты мәктәп белеменең югары сыйфатын тәэмин итүгә аерым игътибар бирде. Моның өчен күп көч куела. Әмма белем бирү сыйфаты буенча ил субъектлары рейтингы нәтиҗәләре буенча республика әлегә 22 урында. "Безне мондый позицияләргә юнәлтүче проблемаларның берсе – укытучының һөнәри осталыгына турыдан-туры бәйле бәя бирүнең объективлыгы. Кайбер районнарда медаль алуга дәгъва итүчеләр үз нәтиҗәләрен расламадылар. Мәгариф һәм фән министрлыгына районнар белән берлектә бу мәсьәләләрне хәл итәргә һәм тиешле чаралар күрергә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Татарстан Мәскәү һәм Петербургтан кала бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча 3 нче урында тора. Татарстан Республикасы быел 211 диплом яулады, ул 2019 ел күрсәткеченнән 1,5 тапкыр артып китте. "Әмма белем бирү сыйфаты мәсьәләсендә безгә бу чорны җыеп алырга кирәк. Сыйфат өстендә эшләргә кирәк - бу безнең өчен өстенлекле. Балалар - безнең киләчәгебез», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Президент билгеләп үткәнчә, Татарстан тарихи яктан күп милләтле төбәк һәм шулай булып кала да. Бу республиканың барлык районнарына да кагыла. «Татарстан милли сәясәтенең мөһим өлеше - халыкларның милли тәңгәллеген саклап калу. Моңа республикада милләтара һәм конфессияара тынычлык бәйле. Без татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссия төзедек, аның инициативасы буенча күп кенә проектлар тормышка ашырыла. Без балалар бакчаларының һәм мәктәпләрнең методик базасын ныгыту буенча барлык инициативаларны хуплыйбыз", - дип белдерде ТР Президенты.

Район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» гы закон нигезендә дәүләт телләрен паритетлы куллануны тәэмин итәргә, шулай ук мәктәпкәчә белем бирүгә аерым игътибар биреп, туган телләрдә белем һәм тәрбия бирүне оештыру мәсьәләсен шәхси контрольдә тотарга өндәде. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына, Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, норматив мәсьәләләрне хәл итү буенча федераль үзәк белән конструктив эшне дәвам итәргә, туган телләр буенча яңа дәреслекләр эшләү һәм гамәлгә кертү эшен көчәйтергә, күчмә дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү буенча грамоталы эш оештырырга кирәк.

Аннары Рөстәм Миңнеханов заманча стандартлар һәм алдынгы технологияләр нигезендә квалификацияле белгечләр һәм эшче кадрлар әзерләү темасын кузгатты. Татарстанда бу системаны үстерү өчен күп эш башкарыла. 43 ресурс үзәге эшли.

Президент һөнәри белем бирү системасының һәм кадрларга заказ бирүчеләрнең тагын да тыгызрак хезмәттәшлеге кирәклеген билгеләп үтте. Мондый хезмәттәшлекне Чаллыда КАМАЗ, Әлмәттә, Лениногорскида, Алабугада «Алабуга» МИЗ мисалында күрергә мөмкин. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, якорьле предприятие булу, шулай ук «WorldSkills» стандартлары буенча демонстрацион имтихан үткәрү тәҗрибәсен киңәйтү зур әһәмияткә ия. Казанда «WorldSkills» технологияләр үзәген булдыру турында карар бар.

Урта һөнәри белем бирү системасы өчен дисциплина мәсьәләсе мөһим булып кала, дип ассызыклады ТР Президенты. Профессиональ оешмалар эшчәнлегенә үткәрелгән мониторинг кысаларында укучыларның дәресләргә йөрмәү яки аларны системалы рәвештә үткәрмәү очраклары ачыкланды. "7 оешма җитәкчеләре тиешле контроль чараларын күрмәгән өчен дисциплинар җаваплылыкка тартылды, 3 җитәкче - Апас, Чирмешән һәм Чүпрәле районнары. Алга таба да җитди җәза бирәчәкбез", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

2030 елга кадәр Россия үсешенең милли максатларының берсе - икътисадның барлык тармакларын цифрлы трансформацияләү. Татарстан Президенты ассызыклаганча, бу процесс мәгарифнең барлык дәрәҗәләренә кагылышлы глобаль бурычлар куя. «Бу безнең яшәү рәвешен үзгәртә. Бездә мәгариф оешмаларының инфраструктурасының заманча дәрәҗәсе булырга тиеш. Без югары квалификацияле кадрлар әзерләргә тиеш. Республикада мәктәпләрне югары тизлекле Интернет белән тәэмин итү буенча зур эш алып барыла», - диде Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук республикада искергән яки сафтан чыккан укытучылар ноутбукларын этаплап алыштыру турында Карар кабул ителде. Якындагы ярты елда 12 мең җайланма сатып алыначак.

Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов Казанның 175-нче номерлы гимназиясендә булган фаҗига турында белдерде. «Бу безнең ил өчен куркыныч хәсрәт. Бик авыр тема. Мәгариф оешмаларында куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләсе – өстенлекле мәсьәлә. Балалар укуда чакта ата-аналар тыныч булырга тиеш. Без мона тулысынча җаваплы. Без беренче һәм икенче категорияле белем бирү оешмаларын физик саклауга финанслау бүлеп бирү турында карар кабул иттек. 457 млн. сум бүлеп бирү планлаштырыла. Соңрак өченче категория дә каралачак. Бу максатларга җирле бюджетларның өстәмә керемнәрен җәлеп итәргә кирәк", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Президент ата-аналар җәмгыяте белән хезмәттәшлекнең мөһимлеген билгеләп үтте. Бу мәсьәләдә ул ата-аналар җыелышлары белән генә чикләнмәскә чакырды. «Ата-аналар үз баласы өчен җаваплы булырга тиеш. Казанда булган фаҗига - ата-аналар бернинди сигнал да бирмәде, гәрчә кисәтә алсалар да, ул чакта медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булыр иде. Шуңа күрә ата-аналар үз балалары өчен шундый ук җаваплылык тоталар дип саныйм», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, цифрлы белем бирү кысаларында мәгълүмат куркынычсызлыгын тәэмин итү зур әһәмияткә ия.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов илдә гамәлгә ашырыла торган программаларны билгеләде, шул исәптән «Пушкин картасы» һәм балалы гаиләләргә 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү рәвешендә ярдәм итү. Республикада әлеге төр түләү 539 мең бала алган инде.

Утырыш ахырында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading