16+

Рус кызлары татар теленнән БДИ бирә

Урта мәктәп балалары бердәм дәүләт имтиханы тапшыру өчен кайсы фәнне сайлый икән? Мине, билгеле, чыгарылыш сыйныф укучыларының туган телебезгә нинди мөгамәләдә булуы кызыксындырды.

Рус кызлары татар теленнән БДИ бирә

Урта мәктәп балалары бердәм дәүләт имтиханы тапшыру өчен кайсы фәнне сайлый икән? Мине, билгеле, чыгарылыш сыйныф укучыларының туган телебезгә нинди мөгамәләдә булуы кызыксындырды.

Яшел Үзән районы һәм шәһәре урта мәктәпләрендә быел татар теле һәм әдәбиятын дүрт бала сайлаган. Узган елларда икешәр укучы гына сынау бирүен искә алсак, туган тел һәм әдәбият фәнен яратучылар арта кебек. Әле менә шул дүрт укучының өчесе калада яшәүче рус кызлары бит! Яшермим, бу яңалык йөрәгемә сары май булып ятты. Әмма, сөенәсе бик килсә дә, сорау да тумый калмый шул. Кайда соң татар авыллары мәктәпләре укучылары? Дүртенчесе, милләтәшебез булса да, Казанга терәлеп торган Осиново бистәсеннән. Мин, мәсәлән, моңа бик гаҗәпләндем. Районда, әйтик, Иделнең уң ягында, чип-чиста татар авыллары байтак, нишләп анда туган тел буенча имтихан бирергә теләк белдерүче юк? Әлбәттә, моны төрле сәбәпләр белән аңлатырга мөмкиндер. Шулай да иң төп сәбәп мөгаллимгә бәйле дип уйлыйм.
Яшел Үзән шәһәрендәге 14 нче мәктәптә укыган Виктория Морозова - татар теле һәм әдәбияты буенча сынау бирүчеләрнең берсе. Шул баланы укыткан Роза Әбрар кызы Салахова: «Ул татар телен һәм бигрәк тә әдәбиятны яратып укыды. Муса Җәлил шигырьләрен ятлап, барысын уздыра иде», - дип сөйләде.
Җыеп кына әйткәндә, үз фәненә мәхәббәт уята алган мөгаллимнең хезмәт җимеше бу уңай күренеш. Мәгариф хезмәткәрләре дә килешер минем белән. Роза Әбрар кызы татар теле һәм әдәбияты фәнен әлеге мәктәптә 1995 елдан бирле укыта икән инде. Шәһәр балаларына ана теле белемен бирә башлаган беренче елларда бернинди әсбап-методика да булмаган. Тик үз эшенә бирелгән мөгаллимнәрне юклык каушата алмаган.
«Туган телебезгә укучылар игътибарын җәлеп итү өчен, төрле чаралар үткәрәбез. Хәзерге балалар тамашачы алдында чыгыш ясарга ярата. Шуңа күрә, күпләп шигырь ятлыйлар. Билгеле, җырга һәвәс бала җырын әзерли. Язучылар, шагыйрьләр, телевидениедә, газета-журналларда эшләүчеләр һәм җырчылар белән очрашулар оештырабыз. Мәктәпкә килгән автор балаларга үзенең әсәрен укый, укучы яттан шигырь сөйләп ялтырап ала. Менә шундый җанлы очрашулар зур мәгънәгә ия», - ди Роза ханым.
Әйе, әзергә-бәзерне көтмичә, эшеңне иҗади алып барсаң, һичшиксез, матур уңышларга ирешәсең. Роза Әбрар кызы әйтүенчә, шәһәрдәге 14 нче мәктәптә хәзер туган тел фәнен укытырга бар мөмкинлекләр дә булдырылган. Татар теле кабинеты Яшел Үзән мәктәпләре арасында уздырылган бәйгедә беренче урынны да алган әле. Башка мәктәп укытучыларына мастер-класс та уздыра алалар анда. 14 нче мәктәпкә сабакка рәхим итегез, мөгаллимнәр!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading