16+

Рус теленнән 100 балл алган Алинә Фатыйхова: «Ике көн буе ышанмыйча йөрдем»

Алинә Фатыйхова гап-гади авыл кызы, Мамадыш районының Тәкәнеш авылыннан. Ул республикада рус теленнән 100 балл алучыларның берсе, ә мондыйлар быел күп түгел. Алинәдән әлеге уңышка ирешүнең серләрен сорадык.

Рус теленнән 100 балл алган Алинә Фатыйхова: «Ике көн буе ышанмыйча йөрдем»

Алинә Фатыйхова гап-гади авыл кызы, Мамадыш районының Тәкәнеш авылыннан. Ул республикада рус теленнән 100 балл алучыларның берсе, ә мондыйлар быел күп түгел. Алинәдән әлеге уңышка ирешүнең серләрен сорадык.

- Бернинди сере дә юк инде аның, - диде Алинә, елмаеп. - Укырга, әзерләнергә һәм тырышырга кирәк. 9 нчы сыйныфтагы имтиханнарны биргәч тә, БДИга кереп киткән идек инде, ике ел буе әзерләндек тә әзерләндек.
- 100 балл алу өчен әле ай-һай тырышырга, өстәмә рәвештә шөгыльләнергә туры килгәндер?
- Юк, алай ук дип әйтмәс идем. Мин үзем өстәмә шөгыльләнү белән артык мавыкмадым, репетиторларга да йөрмәдем. Укытучыларыбыз биргән белем җитте. Алар безне әзерләгәндә күп көч куйды. Иң мөһиме - түбән сыйныфлардан ук предметны аңлап, тырышып укып бару. БДИны яхшы итеп тапшыру өчен шул җитә дип уйлыйм. Әлбәттә, бу өйдә әзерләнеп тормасаң да ярый дигән сүз түгел. Синең үзеңнән дә күп нәрсә тора. Мин өйдә һәр фәнгә, ял ит-итә, ике-өч сәгать багышлый идем. Мәктәптә тырышып укып бардым, рус телен ярата, белә идем. Аллага шөкер, безне укыткан укытучылар барысы да бик яхшы булды, әйбәт әзерләделәр.
- Нинди дәреслекләр, китаплар буенча әзерләндең?
- Анысы бүгенге көндә проблема түгел. БДИ өчен махсус китаплар, белешмәлекләр күп. Интернетта да мәгълүмат җитәрлек. БДИ буенча төрле тестлар, күнекмәләр үттем.
- Быел имтиханнарга бик каты тикшереп керттеләр бит? Бу куркытмадымы? Гомумән, имтиханны бирү авыр булдымы?
- Юк, бик авыр булды дип әйтә алмыйм, әзерләндек бит инде. Алдан, әлбәттә, бераз курку, борчылу була анысы. Ә камералар күчерергә җыенмаган кеше өчен бар ни, юк ни алар.
- Рус теленнән имтихан биреп чыккан көнгә әйләнеп кайтсак...
- Мин бик тә сөенеп кайттым ул көнне. Беренче имтихан иде ул, аннан өйрәнүем, түккән көчләрем бушка китмәгән икән дигән хис белән чыктым. Бөтен сорауларга да дөрес итеп җавап бирдем кебек тоелды, рәхәт иде. Әмма 100 баллга бәяләрләр дип уйламаган идем. 100 балл алу хыял гына бит инде ул!
- Ә хыял чынга ашкан көнне искә төшерсәк?
- Ууу, ул көнне онытып буламы соң?! Соңгы имтихан көне, мин җәмгыять белемен биреп чыктым. «Сөендерикме сине?» - диләр. Рус теленнән 100 балл алганны әйттеләр. Мин шунда шок хәлендә бастым да калдым. Миңа? 100 балл?! Шулай ышанмыйча бер-ике көн йөрдем әле, мин түгелдер ул, ялгыш кына әйткәннәрдер дип шикләнеп.
- Алинә, укуны кайда дәвам итәргә уйлыйсың?
- Казан федераль университетында укыйсым килә, документларымны шунда тапшырдым, бу минем чираттагы хыялым, максатым.

БДИ бирүчеләргә Алинә Фатыйховадан киңәшләр:
- 11 нче сыйныфта гына түгел, ә башлангыч сыйныфлардан ук тырышып укырга,
- яхшылап әзерләнергә, үз өстеңдә эшләргә, әмма шул ук вакытта ялга да вакыт таба белергә,
- ялкауланмаска,
- бирә алмыйм, миннән булмый дип үзеңне куркытмаска, киресенчә, үз-үзеңә ышанырга,
- артыгын борчылмаска, тыныч булырга, чөнки БДИны һәр кеше бирә ала.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading