16+

«Салават күпере» ел тәрбиячеләрен билгели

Балаларны кызыксындыру өчен тәрбиячеләр нинди генә методикалар уйлап тапмый, үз алымнарын булдыра, дәресләрне уен формасында уздыра, гади генә әйберләрне дә сабыйларга кызык­лы итеп аңлату өчен тырыша.

«Салават күпере» ел тәрбиячеләрен билгели

Балаларны кызыксындыру өчен тәрбиячеләр нинди генә методикалар уйлап тапмый, үз алымнарын булдыра, дәресләрне уен формасында уздыра, гади генә әйберләрне дә сабыйларга кызык­лы итеп аңлату өчен тырыша.

«Салават күпере» журналы былтыр ук методик эшләрнең үзенчәлеге буенча тәрбиячеләр арасында бәйге игълан иткән иде. Редакциягә 200дән артык эш тәкъдим ителгән. Тәрбиячеләр көне уңаеннан, журнал җиңүчеләрне билгеләде. Бүләкләү тантанасы Совет районының 50нче балалар бакчасында узды. Очраклы түгел, «Ел тәрбиячесе» бәйгесендә җиңү яулаган «Милли аспектлы иң яхшы дидактик уен» авторы, беренче категорияле тәрбияче Рәсимә Гайнетдинова нәкъ менә 50нче балалар бакчасыннан. Шунысы да үзенчәлекле, әлеге бәйгедә бу бакчадан 19 тәрбияче катнашкан булган (без бу бакча тәрбиячеләре турында 27 сентябрь саныбызда язган идек - ред.)
Финалга узган 42 катнашучы арасыннан җиңүчеләрне тавыш бирү нәтиҗәсендә сайлаганнар. Шулай итеп, Рәсимә Гайнетдиновадан тыш, «Иң яхшы автор сценарие» номинациясендә Балтач районы Кариле авылы балалар бакчасында рус теле укытучысы Зөһрә Рәхимҗанова, «Әти-әниләр белән уртак эшчәнлек» программасы номинациясендә Совет районының 211нче балалар бакчасында тәрбияче Айгөл Сабирова җиңүче дип танылды.

- Россиядә бәйрәмнәр шактый. Ләкин иң матуры, иң әйбәте, иң шәбе - тәрбиячеләр көне. Моннан да изгерәк, күңеллерәк бәйрәм юктыр. Тәрбиячеләр алар иң изге затлар. Алар күпбалалы әниләр сыман. Һәрберсенә Герой ана исеме бирер идем. Без тәрбиячеләрне бик яратабыз. Моның гади генә сере дә бар - алар үзләре безне яраталар. Үземнең исә иң яраткан эшем, нәкъ менә сабыйлар өчен журнал чыгару. Балалар безнең яшәү максаты, иң кадерле кешеләребез, - диде «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте филиалы директоры Зиннур Хөснияр.

Балалар исә матур чыгышлар әзерләгәннәр иде. Тәрбиячеләр үзенчәлекле алымнарын кулланып, ачык дәресләр дә күрсәттеләр. «Ел тәрбиячесе» бәйгесенең максаты - мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында эшләүчеләрнең педагогик тәҗрибәсен тәкъдим итү һәм популярлаштыру, педагогларны белем бирү процессында инновацион технологияләрне актив куллануга тарту, аларның һөнәри дәрәҗәсен күтәрү. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, дипломнар тапшырылды. 50 нче балалар бакчасы мөдире Валентина Попова да «Салават күпере» журналыннан махсус диплом белән бүләкләнде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading