16+

«Шатлык – борчуларны иң беренче бүлешүчеләр дә алар булды»

Гомере буе бер урында эшләп, лаеклы ялга китүчеләр шактый арабызда.

«Шатлык – борчуларны иң беренче бүлешүчеләр дә алар булды»

Гомере буе бер урында эшләп, лаеклы ялга китүчеләр шактый арабызда.

Тик, бөтен барлыгын яраткан эшенә багышлаган, җаны-тәне белән үз һөнәренә бирелгән, аңа гашыйк кешеләр әллә ни күп түгел. Хезмәт хакының нинди булуы да борчымый аларны, җитәкче кәнәфиенең җылылыгы да ымсындырмый, халык арасындагы абруй, дәрәҗә дә кызыксындырмый. 

Алар бары тик эшли, үз эшен җиренә җиткереп һәм намус белән башкара. Корноухово “Теремкәй” балалар бакчасы мөдире Любовь Максимова да әнә шундый үз эшенә чын-чынлап бирелгәннәр рәтеннән. 17 яшеннән үзенең педагогик эшчәнлеген башлап җибәргән, кырык биш ел гомерен мәктәпкәчә яшьтәге балаларга багышлаган язмам героеннан сорыйсы иттем. “Нигә Сез нәкъ менә тәрбияче һөнәрен сайладыгыз? Чит – ят балалар белән эшләүнең нинди кызыгы бар инде? Үзләре берсеннән – берсе кечкенә, берни белмиләр, берни аңламыйлар...” – минәйтәм. Баксаң, аның сере бик гади икән. Әлеге һөнәргә мәхәббәт аңарда үзе балалар бакчасына йөргән чакта ук барлыкка килгән. 5 яшьлек Любаны тәрбиячесе Татьяна Перелётованың яшь һәм чибәрлеге өстенә, яхшы күңеллелеге әсир итә. Ул бар яктан да аңа охшарга тырыша: үзенә тәрбиячесенеке кебек үк прическалар ясый, аның һәр адымын кабатларга тырыша, курчак һәм аюларга сәгатьләр буе әкиятләр сөйли, матур сүзләр әйтеп йокларга яткыра, хәтта бер мәлдә остазы кебек үк күзлек тә киеп йөри башлый. 

Балалар бакчасыннан аерылгач та, тәрбияче булу хыялы сүрелми аның, киресенчә, еллар узып, акыл керә барган саен, көчәя генә. 4 нче сыйныфта укыган чакта аны үзеннән кечерәк сыйныфларга өлкән вожатый итеп куялар. Ул елларны әле хәзер дә сагынып, елмаеп искә ала Любовь. Иҗади һәм оештыру сәләте көчле булган кызчык, балалар белән бергә төрле концерт программалары, берсеннән – берсе матур чыгышлар әзерли, гомумән, балаларда көченнән килгәнчә иҗатка, сәнгатькә мәхәббәт уята.

Балачак хыялына тугры калып, мәктәпне тәмамлаган 17 яшьлек кызчык документларын Украинаның Славянск педагогия институтына тапшыра. Әлеге шәһәрдә яшәүче апасы янына китеп, югары белем алып, тәрбияче булырга хыяллана ул. Тик, әтисенең кинәт кенә авырып китүе, әни кешенең кызын үзеннән еракка җибәрергә теләмәве сәбәпле, кечкенәдән омтылган хыялы чынга ашмый кала. Көзен аны Шумково сигезъеллык мәктәбенә тарих, музыка, рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп эшкә чакыралар.

– 17 яшьлек, әле үзе дә балалыктан чыгып бетмәгән кызга ышанып ничек итеп шуның кадәр дәрес бүлеп биргәннәрдер, шаккатам. Шул бер ел эчендә мин берникадәр чыныгу да алдым, укучыларым белән дә дуслашырга өлгердем. Әле хәзер дә алар мине танып исәнләшәләр, - дип сөенеп, шул елларны хәтерендә яңартып алды Любовь. Тәүге отпускага авылына кайткач, ул документларын педагогия институтына тапшыра, ә сентябрьдә инде яңа 18 яшен тутырган Любаны балалар бакчасына тәрбиясе итеп эшкә чакыралар. Үзе тәрбияләнеп чыккан бакчаның ишекләрен янә ачып керү Любаның хәтерендә иң шатлыклы мизгелләрнең берсе булып саклана. Беренче эш көненең нинди булачагын уйлап, төнне керфек какмый үткәрә ул. Балалар, әти – әниләр аны ничек кабул итәр, балалар күңеленә тәрбия орлыклары сала алырмы? Әлеге сораулар аның төн йокысын ала. Тик һәрбер баланы үзенекедәй якын күреп ярата белгән Любага тәрбияче һөнәре бик җиңел бирелә. Бар йөрәк җылысын сабыйларга тигез итеп бүлә белә. Балаларны укырга, язарга, санарга, биергә һәм җырларга өйрәтә, туган як, әти – әнигә карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияли.

Ул еллардан соң инде кырык биш ел гомер сизелмичә дә узып киткән. Егерме ел гомерен тәрбияче, егерме биш елын балалар бакчасы мөдире булып эшләүгә багышлаган Любага замананың һәм эшнең катлаулана баруы да, балаларның хәзер бөтенләй башкача булуы да үз һөнәренә булган мәхәббәтен сүндерә алмаган. Ул әле бүген дә үз эшенә үлеп гашыйк 18 яшьлек кызлар кебек. Чибәр, мөлаем, тырыш һәм өмет – хыяллар белән янып яши. Инде 3 бала үсеп җиткән. Олы улы Максим Казан шәһәрендә гомер кичерә, икенче улы Артем армия хезмәтеннән соң Мәскәүдә төпләнеп кала, ә төпчекләре Дарья Казан инновацион университетының икенче курсын тәмамлаган. Балалар, инде менә иңне – иңгә куеп куеп кыырк ел утны – суны кичергән тормыш иптәше Сергей турында һәрчак горурланып һәм мактап сөйли ул. Йөзенә шат елмаю элеп, эшенә чыгып киткән ханым өйгә кайткач та сабыйларның уңышлары белән нәкъ тә менә хәләле Сергей белән уртаклаша. Нурзадә бүген тагын яңа җыр өйрәнеп килгән, Алинә каләмне дөрес тота башлаган, Глеб, табиб булып, иптәшләрен “дәвалаган”...

– Һәрбер бала минем күңелемә бик якын. Бөтен гомерем шулар арасында үтте. Шатлык – борчуларны иң беренче бүлешүчеләр дә алар булды, - дип, горурлык катыш хисләр белән сөйли Люба.

Кайчандыр үзләре дә әлеге балалар бакчасында тәрбияләнеп чыккан егет – кызларның сабыйларына да тәүге тәрбия орлыклары салырга насыйп була аңа. “Менә монысы  Дамирымның кызы Алинә, монысы Виталийның улы  Глеб”, - дип сабыйларны, аналарча бер җылылык җылылык белән, кочагына ала.

Чыннан да, тәрбияче һөнәре – бик җаваплы һөнәрләрнең берсе. Чын күңелдән балаларны яратмасаң, алар телендә сөйләшә белмәсәң, эшеңне җиренә җиткереп эшләп тә, зур нәтиҗәләргә ирешеп булмый торгандыр инде ул.

Әле бүген дә үз һөнәренә тугыр калып, һәрбер баланың уңышына сөенеп, “минем балаларым”, - дип горурланып, тормыштан ямь табып, матур өмет – хыяллар белән яши Любовь Максимова. Ә мин аның барлык өмет – хыялларының чынга ашуын, бәхеткә – шатлыкка төренеп, бүгенгедәй һәркемгә ихлас елмаю өләшеп, озын – озак яшәвен теләп калам.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading