16+

Сингапурча укыйбыз

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы нигезендә, Сингапурның «Educare» ширкәте белән Татарстан инде өч елга якын хезмәттәшлек итә. Бу Сингапурча белем, тәрбия бирүне өйрәнү, аны безнең мәгариф системасында куллануны күздә тота. Татарстанның, шул исәптән безнең районның бер төркем педагогы яңача укыту буенча өйрәнү курслары узды.

Сингапурча укыйбыз

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы нигезендә, Сингапурның «Educare» ширкәте белән Татарстан инде өч елга якын хезмәттәшлек итә. Бу Сингапурча белем, тәрбия бирүне өйрәнү, аны безнең мәгариф системасында куллануны күздә тота. Татарстанның, шул исәптән безнең районның бер төркем педагогы яңача укыту буенча өйрәнү курслары узды.

Сингапурча укыту безнең укытучыларны хәзерге белем бирү формасыннан читләштерүне күздә тотмый. Сүз программаларны яңа ысул белән укучыга кызыклы итеп җиткерү мөмкинлекләре турында бара. Төп максат - балада тәнкыйди караш формалаштыру. Бөтен нәрсәгә тәнкыйть күзлегеннән карарга кирәк, дип аңлый күрмәгез тагын. Проблеманы тирәнтен өйрәнеп хәл итү дигәнне аңлата бу. Төгәлрәге, нинди дә булса проблеманы алабыз да аны чишү юлларын бергәләп эзлибез. Ул уен формасында үткәрелә. Сингапурдагы укыту методикасы шуның белән аерыла да. Анда телне уен, хәрәкәт белән өйрәтәләр.
Сингапурча дәрес болайрак үтә: балаларны иң әүвәл дүртәр кеше итеп төркемнәргә бүлеп утырталар. Укытучы нинди тема үтәчәкләрен әйтә. Балалар шуңа әзерләнә. Бездә, гадәттә, төркемдә бер-ике лидер була, шулар бөтен сорауларга җавапны таба, башкалар алар янында сүлпән генә утырып тора. Кайберәүләр сорауга җавапны белергә дә мөмкин, тик ул, әгәр дөрес булмаса, дип шикләнә, ягъни үзенә ышанычы булмый һәм, кеше алдында оятка калмас өчен, дәшми калуны кулайрак күрә. Ә Сингапур методикасы буенча, баланың берсе дә уеннан читтә калырга тиеш түгел. Лидер, үз биремен әзерләп бетергәч, башкаларга да булыша, җавапларны бергәләп кабатлыйлар, ятлап бетерәләр. Барысы да әзер булгач кына, торып басып сөйлиләр. Ә аңламаганны укытучыдан сорыйлар. Әлбәттә, укытучының нык әзерлекле булуы сорала.
Бу методика үзенә күрә тәрбия чарасы да. Сингапурда, тегенди бул, мондый бул, дип, коры сүз сөйләмиләр, ә моңа укыту системасы аша ирешәләр. Баланың психикасы да, фикерләү сәләте дә исәпкә алына. «Икеле»гә, «өчле»гә укыган баланың фикерләре «бишле»гә укыганныкы кебек төгәл булмаска да мөмкин. Тик аның әйткәннәре дә хупланырга тиеш. Укучы шуннан соң гына, курыкмыйча, үз белгәннәрен сөйли ала.
Әхлак кануннарына, гуманизмга корылган Сингапурча укыту азмы-күпме безнең Совет чорындагы белем бирү системасын хәтерләтә. Ул чордагы: «Бер кеше - барысы өчен, барысы - бер кеше өчен!» - дигән өндәмәләр әле күпләрнең хәтереннән җуелмагандыр. Берең уңайсыз хәлдә калса, аңа коллектив белән булышырга кирәклеге дә канга сеңгән иде. Укытучылар командада бердәм хезмәттәшлек итәргә, сыйныфта позитив микроклимат тудырырга, дәресләр балаларның бер-берсе белән аралашу-фикерләшүенә нигезләнергә тиеш.
Мәктәпләрдә үткән тренинглар беренче карашка сәер тоелырга мөмкин. Әмма дәреснең беренче 15 минуты үтүгә, үзеннән-үзе шушы эш ысулына кушылып, кулларның күтәрелүен, төрле хәрәкәтләр аша аңлашуга күчкәнне сизми дә каласың. Сыйныф бүлмәсендә парталар да берсе артына икенчесе куелып, рәт-рәт тезелмәгән. Ә ике парта кара-каршы урнаштырылып, 4 укучының бер командада эшләвенә ирешү максаты куела. Әлеге дүрт кешелек команда вакыт-вакыт башка дүртлек белән дә фикер уртаклаша яки үзенә фикердәш команда белән аралаша.
Сингапурча белем бирү ысулы алдагы өч елда республика мәктәпләренә тулысынча кертеләчәк. Бу - замана укучысына заманча белем бирү алымы. Әмма ул үзебезнең белем бирү традициясен югалтабыз дигән сүз түгел, бу аңа бары яңача якын килүебезне генә аңлата. Икенче төрле әйткәндә, яңа алымны һәр укытучы үз эшчәнлегендә иҗади якын килеп куллана. Сингапур галимнәре кеше организмының физиологик үзенчәлекләрен, баш миенең төзелешен тирәнтен өйрәнү нәтиҗәсендә хәтерләү сәләтен үстерүгә басым ясый. Шул сәбәпле, дәрестә кулланыла торган биремнәр дә фәнни танып-белүгә нигезләнә. Аларның укыту методикасының асылы - балага яңа мәгълүматны үзе эзләп табарга юнәлеш бирү. Иң мөһиме - укытучы баланы белем алырга мәҗбүр итми, ә аңа бары тик ярдәм генә итә.
Ни генә булмасын, Сингапур методикасы бердәм хезмәттәшлек итәргә, сыйныфта уңай микроклимат тудырырга өйрәтә һәм алдагы эшчәнлеккә этәргеч бирә. Иң мөһиме - бу башлангыч нәтиҗәле булсын!
PS. Шунысын да әйтми булмас: бу алымны 3 ай куллану нәтиҗәсендә шундый нәтиҗәгә килдем: төгәл фәннәрдә (математика, рус теле, физика) Сингапурча укытуны һәр дәрестә куллану мөмкин түгел һәм моның белән мавыгырга да кирәкми; методика кабатлау дәресләре өчен бик уңайлы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading