16+

Студентлар матбугаты ни хәлдә?

IX студентлар Конгрессы кысаларында тугыз юнәлеш буенча эш оештырыла. Анда студентлар үзидарәсе, мәгариф һәм фән сыйфаты, спорт, иҗат, социаль мәсьәләләр, чит ил студентлары белән эшләү, студент медиа чаралары, эшкуарлык һәм эш белән тәэмин итү, тулай торак һәм торак мәсьәләләре кебек темалар күтәреләчәк.

Студентлар  матбугаты ни хәлдә?

IX студентлар Конгрессы кысаларында тугыз юнәлеш буенча эш оештырыла. Анда студентлар үзидарәсе, мәгариф һәм фән сыйфаты, спорт, иҗат, социаль мәсьәләләр, чит ил студентлары белән эшләү, студент медиа чаралары, эшкуарлык һәм эш белән тәэмин итү, тулай торак һәм торак мәсьәләләре кебек темалар күтәреләчәк.

Юнәлешләрнең саны һәм темалары студентларның үзләре тарафыннан билгеләнгән. Пленар утырышка кадәр төрле түгәрәк өстәлләр, дискуссияләр үткәрү планлаштырылган. Күптән түгел студентлар матбугатына багышланган очрашу узды.

Бу сөйләшү – уку йортларындагы медиа чараларны бергә туплау, булган проблемаларны уртага салып сөйләшү өчен дә кирәк иде.
– Безнең максат – аларны бергә туплау. Һәрбер уку йортының үзенең медиачарасы бар. Аларны бер мәйданчыкта берләштерергә кирәк. Югары уку йортларыннан тыш төрле һөнәр бирүче белем йортларында газета-журналлар чыга, басмаларның саны 53тән арта, – дип сөйли Татарстан Студентлар Лигасы Президенты Рәүфәт Кыямов.

Теге яки бу медиа чарада эшләү, фото-видео төшерү студентларның буш вакытларында башкарыла торган эше, мавыгулары кебек карала. Гадәттә аларда актив укучылар катнаша. Кайбер кафедралар, мәсәлән, студентларының бу шөгыльләрен хупламаска да мөмкин. Шуңа да иҗатта да актив катнашкан медиклар,биологлар үзләренең эшчәнлеген балл рейтингында чагылуын, һичъюгы тулай торакка урын бирелгәндә дә исәпкә алырга кирәклеген искә төшерделәр. Әлбәттә, проблема матди-техник якларга бәйле дә туарга мөмкин. Шул ук студент редакцияләре өчен аерым урын бирелсә, техник җайланмалар белән тәэмин ителсә дә, студентлар әзерли торган медиа чараларындагы кыенлыклар күпкә кимер иде.

Бүген студентлар матбугатын корпоратив медиа чаралары итеп кенә карап булмый. Алар мөстәкыйль булырга омтылалар. Бер үк вакытта зур чараларда катнашу теләкләре дә зур. Әмма студентлар матбугаты закон тарафыннан теркәлгән медиа чаралары булып саналмый. Шул ук вакытта алар кайбер матбугат чараларыннан да яхшырак контент әзерли алачакларын белдерәләр.

Конгрессның пленар утырышы 19 мартында “УНИКС” базасында узачак. Анда дүрт этапта барган  эш нәтиҗәләре яктыртылачак. Катнашучылар һәм кунаклар студентларның проектлары һәм студентлар яшьләре белән эшләүче оешмаларның нәтиҗәләре һәм үсеш планнары белән таныша алачак.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading