16+

Сыйныф җитәкчеләренә өстәмә түләү өчен Татарстан 619 млн сумнан артык акча алачак

Быел Татарстан класс җитәкчеләренә өстәмә түләүгә 619 миллион сумнан артык акча алачак.

Сыйныф җитәкчеләренә өстәмә түләү өчен Татарстан 619 млн сумнан артык акча алачак

Быел Татарстан класс җитәкчеләренә өстәмә түләүгә 619 миллион сумнан артык акча алачак.

Ә 2021 һәм 2022 елларда бу максатларга федераль бюджеттан 1,9 миллиард сум акча бүлеп бирәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов сөйләде.


«Бюджетка кертелгән үзгәрешләр 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә ярдәм итүгә, сәнгать мәктәпләренә һәм музыка мәктәпләренә ярдәм итүгә өстәмә чыгымнарны, ә иң мөһиме - сыйныф җитәкчелеге алып бара торган укытучыларның хезмәт хакын күтәрүне күздә тота», - дип сөйләде журналистларга Айрат Фәррахов.


Исегезгә төшерәбез, Россиядә Владимир Путин йөкләмәсе буенча 2020 елның 1 сентябреннән сыйныф җитәкчелеге өчен федераль бюджет хисабына өстәмә түләячәкләр. Быелдан Татарстанда 22 меңнән артык сыйныф җитәкчесе өстәмә акча алачак.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading