16+

«Игелек марафоны» авылларга килә

Татарстанның Халык фронты активистлары һәм стратегик ресурсларны саклауга ярдәм итү буенча илкүләм фонды авыл китапханәләре өчен «Игелек марафоны»н башлап җибәрде.

«Игелек марафоны» авылларга килә

Татарстанның Халык фронты активистлары һәм стратегик ресурсларны саклауга ярдәм итү буенча илкүләм фонды авыл китапханәләре өчен «Игелек марафоны»н башлап җибәрде.

Беренче маршрут Татарстан, Дагыстан, Иркутск, Ростов, Воронеж, Липецк, Ярославль өлкәләренә юл тоткан.

100дән артык төрдәге әдәбият – барлыгы 2,5 мең китап – республика китапханәләренә таратылачак. Бу әсәрләрнең барысы да мәктәп программасына кертелгән. Бигрәк тә Бөек Ватан сугышы чорында иҗат ителгән әсәрләр китап укучылар өчен кадерле булыр. Алар барысы да аерым 5 томлыкка кертелгән. Сугыш чоры шигърияте, хәрби публицистика – берәр том, ике томда проза әсәрләре тупланып бирелгән. Алар барысы да «Президентның тарихи китапханәсе» циклыннан. «Җиңү» сериясендәге бу китаплар В.Путин кулы куелган сүзләр белән ачыла. Ул анда әлеге басмаларның илебез тарихы белән горурланучы китап сөючеләргә бер бүләк булуын билгеләп үтә.

– Беренчедән, «Игелек марофоны» Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән бәйле. Икенчедән, күпчелек авыл китапханәләрендә бу китаплар күптән яңартылмаган, өченчедән, бу акциягә яшьләрне тарту мөһим иде. Алар бу эштә актив катнашып кына калмады, китапның басма вариантына кызыксынулары арта төште. Сайланган әсәрләр күптөрле: балалар әдәбияты, тарихи әсәрләр. Китаплар яңартылуы бөтен укучылар ихтыяҗлары өчен дә эшләнде. Татарстан өчен әлеге әдәбият күбрәк тә бүлеп бирелде. Ул республиканың һәрбер районына барып җитәчәк. Бу акциянең нәтиҗәсе булыр, моңа башка төр нәшриятлар да кушылыр дип уйлыйбыз, – дип сөйли Халык фронты төбәк штабы вәкиле, Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин.


Бөтенроссия акциясен Казан федераль университетының Лобачевский исемендәге китапханә кабул итте.
– Бу акциянең үзгә бер максаты бар. Ул авыл китапханәләренә ярдәм итү йөзеннән оештырыла. Авылны оныта башладык. Теләсә кайсы милләтнең тамырлары авыл җирләренә барып тоташа, шуны онытмаска кирәк. Икенчедән, бу китапханә шушы акцияне башлап җибәрү өчен кулай. Китап укыган кешенең генә фикерләве яхшы. Интернеттан уку – бөтенләй башка, – дип билгеләп үтте КФУның беренче проректоры Раяз Минзарипов.

Һәрбер нәшрият шушы акциягә кушылырга мөмкин. КФУның кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Эльмира Әмирханова исә безнең үзебезгә дә сугыш чорында язылган әсәрләрне туплап бер серия барлык­ка китерергә кирәклеген әйтеп үтте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading