16+

Яшел Үзән районы Норлат авылы мәктәбендә укытучылар династиясен зурладылар

Әлеге гаиләнең чишмә башы Акъегет авылы мәдрәсәсендә хәлфә булып эшләгән, халыкка дин сабагы белән бергә аң-белем биреп, укырга-язарга да өйрәткән Хәлиулла Борһановтан башлана.

Яшел Үзән районы Норлат авылы мәктәбендә укытучылар династиясен зурладылар

Әлеге гаиләнең чишмә башы Акъегет авылы мәдрәсәсендә хәлфә булып эшләгән, халыкка дин сабагы белән бергә аң-белем биреп, укырга-язарга да өйрәткән Хәлиулла Борһановтан башлана.

Укытучы! Барлык һөнәр ияләре арасында иң хөрмәтлесе, иң дәрәҗәлеседер ул! Бәйрәм уңаеннан Яшел Үзән районы Норлат авылы мәктәбендә узган укытучы Борһановлар династиясенә багышланган чара бик урынлы, эчтәлекле булды.

Әлеге гаиләнең чишмә башы Акъегет авылы мәдрәсәсендә хәлфә булып эшләгән, халыкка дин сабагы белән бергә аң-белем биреп, укырга-язарга да өйрәткән Хәлиулла Борһановтан башлана. Заманына күрә белемле, авыл халкының хөрмәтен казанган Хәлиулла балалары Юныс, Әкрам һәм кызы Кәримә дә, үсеп-буйга җиткәч, курсларда белем алып, әтиләре юлын сайлыйлар. Хәлиулланың өлкән улы Юныс, 1909 нчы елда Акъегет авылында туа, аның өчен әтисе һәрвакыт үрнәк була, мәктәптә укыган елларында ук математика фәнен ярата, укуын тәмамлагач, 1934 елда Казанда курсларда укып, Норлат мәктәбендә төгәл фәннәр укыта башлый. Әмма, 1936 елда, язмыш җилләре Юнысны ерак Архангельск каласына алып килә. Биредә дә яшь мөгаллим укытуын дәвам итә, урта мәктәптә директор да булып эшли.

Кем уйлаган, ерак рус каласында үзенә тиң чибәр, татар кызын очратасын Юнысның? Яшь гаиләне тулыландырып нәни кызчыклары Клара дөньяга килә. Тик күңелләре барыбер туган якларга, Татарстанга тарта аларны. Гүзәл табигатьле Кама Тамагының Олы Карамалы авылы мәктәбендә кабат математика укыта башлый Юныс, бәхетле гаилә ишәеп, 1939 елда көтеп алган уллары Илдуслары туа. Тыныч кына яшәп яткан көннәрне, сугыш, дигән афәт, бер мизгелдә, диярлек юкка чыгара.

Сугышның беренче көненнән үк үз иреге белән дошманга каршы көрәшкә киткән Юнысның, сөекле Бәнатенә килгән берничә хатында бары "Балаларны укытырга тырыш, ярат, кешечә тәрбияләргә тырыш", диеп язган сүзләре, әйтерсең лә васыть булып яңгырый. 1941 нең октябрь аенда ук, Бәнаткә кара пичәтле хат килә, Смоленск янында барган көчле сугышлар вакытында Юныс Борһанов батырларча һәлак була. Берсенә өч, икенче баласына әле ике яшь тә тулмаган килеш тол калган Бәнат, Акъегеткә кайтып урнаша. Авыр сугыш елларында ничек тә балаларын ач итмәскә тырыша, колхозда эшли, иренең васыятен дә онытмый, балаларына укуларын дәвам итәр өчен Норлатка килеп урнаша. Балалары да әниләрен борчымаска тырыша, яхшы укыйлар, бер-бер артлы мәктәп тәмамлап. эшли дә башлыйлар, читтән торып югары белем алып Клара да, Илдус та математика фәнен укыта. Клара Юныс кызы тормыш юлдашы итеп укытучы Илгиз Камалиевны сайлый, озак еллар алар икесе дә Норлат мәктәбендә белем биргән гаилә. Илдус Юныс улы исә Норлат мәктәбендә якты эз калдырган, күп санлы укучыларының хөрмәтенә лаек булган, чын остаз, егерме җиде ел физика-математика укытса, 13 елдан артык уку, укыту мөдире, белемле җитәкче булды. Аның ике кызы Илсөяр белән Римасы да, әтиләре юлыннан китеп укытучы булып эшлиләр. Борһановларның гомуми эш стажы 250 елдан артып китә!

Искә алу кичәсендә кызы Рима әтисе турында:" Лаеклы ялга чыккач та, гел мәктәп, диеп, ничек анда хәлләр, диеп яшәде. Аның бар тормышы мәктәп белән бәйле булгангадыр, инде,"дип сөйләде. Кызы Рима да үзенә яр итеп Гыйзәтуллин Айратны сайлады, ул да югары белемле укытучы иде, кызганыч, бик иртә аянычлы үлем алып китте аны. Айратның апалары Гөлгенә Сайранова рус теле һәм әдәбияты, Гүзәлия Шакирова татар теле һәи әдәбияты укытучылары булып лаеклы ялга чыктылар. Үзенең юбилеена, сиксән яшенә җитәргә бер ел кала китеп барган Илдус Юныс улына, аларның гаиләсенә багышланган кичәдә, аның коллегалары, укучылары зыялы, укытучы, дигән бөек исемне йөрткән мөгаллимне сагынып, яратып искә алып сөйләделәр! Хәлиулланың икенче улы Әкрәме дә хезмәт дәресе укытучысына укып Норлат мәктәбендә укучыларны кул эшләренә өйрәтә өйрәтә. Аны да язмыш күз күрмәгән Шнецберген утравына алып китеп, шахтер булып эшләргә дә өлгертә. Әмма мәктәп, укучыларны ярату аны кабат үз эшенә кайтара, ялга киткәнче сайлаган һөнәренә тугры кала. Кәримә Хәлиулла кызы туган авылы Акъегет мәктәбендә география, ә аның тормыш иптәше Хәйретдин Борһанов (фамилияләре дә туры килгән) тарих укыта. Аларның дүрт балалары туа, аларның эшен, оныклары Илдус Равил улы Борһанов дәвам итә.

Укытучы Борһановлар династиясен өйрәнеп, фото-документлар белән баетып, бик кирәкле кичә хәзерләгән укытучы, "Поиск" төркеме җитәкчесе Роза Илдус кызы Ягудинага, өлкән сыйныф укучыларына, чарада катнашкан һәркемгә зур рәхмәт, укытучыбыз турында никадәр мәгълүмат алдык бит!

Розалия Ибраһимова

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading