16+

Җылы карашы белән җаннарга җылылык тараткан укытучы

Үзләренең бар көчен кызганмыйча яшь буынны тәрбияләүгә биргән укытучыларың белән ничек горурланмыйсың?!

Җылы карашы белән җаннарга җылылык тараткан укытучы

Үзләренең бар көчен кызганмыйча яшь буынны тәрбияләүгә биргән укытучыларың белән ничек горурланмыйсың?!

Тормыш юлында андыйлар һәрчак үрнәк була. Шау-шулы мәктәп еллары еракта калса да, дүрт ел буе үзебезнең (5─8сыйныфларда) сыйныф җитәкчесе булган Халидә Шәймөхәммәт кызы Сибгатуллинаның (Шәймәрдәнова) биргән белемнәре гомер буе истән чыкмый. Безне рус теле һәм әдәбиятыннан укытты ул. 

Халидә апа Актаныш районының Яңа Богады авылында туып-үскән. Аның әтисе Шәймөхәммәт абзый Бөек Ватан  сугышыннан инвалид булып кайта. Алган яралары төзәлмичә, 1950 елда гүр иясе була. Шәмсениса апа алты баласы белән тол кала. (Ул чакта Халидәсенә биш яшь кенә). Әниләре гарәпчә, латинча һәм кириллицада укый белгән гыйлемле кеше булуы белән авылда һәркемне сокландыра. Заманында фронттан ирләреннән, улларыннан  килгән гарәп язуындагы хатларны укып, авылдашларын сөендерә ул. Өлкән абыйсы Җәүдәт тә 7 ел фронт юлларын узган кеше. (Япон сугышы тәмамлангач кына әйләнеп кайта). 97 яшендә дөньядан китеп бара. Авылда гомер кичергән,зоотехник булып эшләгән Зөлфәт абыйсы 85 яшенә кадәр колхоз эшеннән  аерылмый. Бүгенге көндә аңа 90 яшь. 

Әнә шул абыйлары Халидәнең иң якын киңәшчеләре була. Актанышта урта мәктәпне тәмамлаган кыз, аларның хәер-фатихасы белән Алабуга педагогия институтына укырга китә. Югары уку йортыннан соң бары тик авыл җирендә эшләячәген алдан хәл итеп куя ул. Шуңа күрә институттан соң юлламаны да Балык Бистәсе районына ала. Район мәгариф бүлеге мөдире аны Тәберде Чаллысы авылы мәктәбенә җибәрә.  

─ Ул чактагы мәктәп директоры Мәхмүт Вәли улы да, коллектив та хөрмәтләп каршы алды үземне. Һәрвакыт директорның ярдәмен тоеп эшләдем. “Туган ягыңа кайтып, әниеңнең хәлен белеп кил” ─ дип берничә көнгә кайтарып җибәргән чаклары истән чыкмый,─ ди Халидә апа.

Чыннан да, җитәкче рухландырып торганда гына укытучы канатланып эшли. Укучылар белән дә бик тиз  уртак тел тапты укытучыбыз.Үзенең яраткан эшен намус белән җиренә җиткереп башкарды Халидә Шәймөхәммәт кызы. Дәрестән тыш төрле чаралар үткәреп, балаларда үз фәненә мәхәббәт тәрбияләде ул. Мәктәптә курчак театры түгәрәге оештырып җибәрде. Балаларны спектакльләр белән күрше  авылларга “гастрольләргә”  йөртергә дә иренмәде. Бер елдан соң, тарих укытучысы Ирек Сибгатуллин белән гаилә корып җибәрде алар.

Каенанасы Шәмсенур апа да, туганнары да яратып кабул итте киленне. Халидә апа белән Ирек абый дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Аларны (өчесен) тәрбияләүдә булышкан каенанасын бүген дә хөрмәт белән искә ала ул. Ни кызганыч, җор телле, хезмәт сөючән Ирек абый якты дөньядан иртәрәк китеп барды. 

32 ел гомерен балалар укытуга багышлаган Халидә Сөнгатуллина район мәгариф идарәсе, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамоталарына ия булды. 

55 яше тулуга ул пенсиягә китте. Укучылары Халидә апаны һәрвакыт ихтирам итеп, хәлен белешеп торалар. Үзенең ягымлы, җылы карашы белән җаннарга җылылык тараткан укытучы онытылмый шул.     

Люция Хәбибуллина.   

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading