- Авылда егетләр барлык чишмәләрне дә яңарттылар, ә менә «Зариф бабай чишмәсе»нә ничектер кул җитмәде. Аның чишмәсе дә катлаулы иде, бер җирдән бәреп чыккан өч чишмәне тотып алуы кыен булды. Күңелемне һаман борчып торды ул. Шунда хатын белән киңәшләшеп, бер «шабашка» акчасын алдым да бу чишмәне үзем нигездән тазартырга булдым, - ди Фәнис абый.
Алар эшкә керешкәндә, чишмә инде кибә башлаган булган. Фәнис абый аны чистарткан, суын күтәргән. Кечкенә генә чишмәне торгызу өчен аңа 25 капчык цемент, бер «КамАЗ» чуерташ, бер машина эре таш сатып алырга туры килгән. Барысы бергә чыгым 40 мең сумга җитә.
Дөрес, авылдашлар, дуслары арасында ярдәм итәргә әзер булучылар да табылган. Күгәрчен авылыннан дусты Габделбәр кирпеч, такта биргән. Авыл килене Сания Галиева чишмәне тотып алу өчен койма-рәшәткәләр кайтарткан. Вазыйх Низамов, Фердинанд Миңнеханов, Рафис Мингарипов та изге эштә катнашкан. Фәнис абыйның тормыш иптәше Гөлфия апа да, ике уллары, олы кызлары да 12 көн дәвамында шушында кайнашкан. Ничек итсәләр иткәннәр - авылга кунаклар кайтканчы, Сабан туе бәйрәмнәренә кадәр әзерләгәннәр чишмәне.
Авыл халкы тау итәгеннән бәреп чыккан бу чишмәнең изге булуына ышана. Риваять буенча, XVIII гасыр башы-XIX гасыр ахырында Түбән Тегермәнлек белән Югары Тегермәнлек авыллары арасындагы бер мижада кеше мәетен табалар. Авыл халкы бу кешенең исемен дә, динен дә, милләтен дә белмәгән. Шуңа да бабайлар аны авыл зиратына түгел, ә мәетен тапкан урыннан бераз гына өстәрәк күмгәннәр. Җеназа мөселман гореф-гадәтләре буенча үтәлгән, шунда аңа Зариф исеме кушканнар. Җеназадан соң берничә көн узгач, бу кешене тапкан урында чишмә бәреп чыккан. Авыл халкы шул көннән башлап чишмәне изге «Зариф бабай чишмәсе» дип йөртә башлаган. Элек-электән авылдан читтәрәк урнашкан чишмә кадер-хөрмәттә тора. Юлда үлеп калган дәрвишнең кабере дә бүгенге көнгә кадәр сакланган, авыл халкы чишмә белән бергә аны да карап тора. Ә авыл аксакаллары чишмәнең сихәте турында әллә нинди кызык хәлләр сөйли, янәсе, ул - мең төрле авырулардан дәва.
Фәнис абый үзе дә чишмәнең изге икәненә ышана, аның сихәтен күрә.
- Без чишмә ясый башлаган көнне шулкадәр эссе көн иде. Бер-ике сәгать эшләдекме, белмим, яңгыр сибәләп китте. Һава бөркүләнде, суларга да ничектер җиңел булды. Бу чишмәне ясарга миңа Ходай үзе ярдәм иткәндер, - ди ул.
25 ел тракторда механизатор булып эшләгән Фәнис абыйның кулыннан килмәгән эше юк. Авылда да алар шәһәрчә яши, йорт-каралтылары күз явын алырлык. Абзар тутырып мал асрарга да вакыт таба гаилә. Бу көннәрдә алтынчы сыерларын сатып алмакчылар.
Чишмә тирәсендә әле эш күп, ди Фәнис абый. Хыялы - биредә ял итү урыны ясау.
- Матур итеп ылыслы агачлар утыртасым, чишмә тирәсен плитә белән ябыштырып чыгасым бар әле. Ел саен, чәчүләр тәмамлангач, бу аланда Изгеләр ашы үтә безнең. Менә шуңа өстәлләр, эскәмияләр өлгертәсем бар. Авыл картларына чирәмдә утыру җайсыз бит, - ди ул.
Быел Югары Тегермәнлек авылы халкы Изгеләр ашын яңартылган чишмә буенда зурлап үткәрергә уйлый.
PS. Тегермәнлек авылларыннан башка язмалар «Шәһри Казан» сайтында алдагы көннәрдә дөнья күрәчәк.
Комментарийлар