Эшем буенча да, юлда йөргәндә дә райондашларым белән еш аралашырга туры килә миңа. «Ә, Айдардан Васыйлны беләм, беләм, син шуның кызымыни», - диләр, сөйләшеп киткәч.
Безнең районда әтине белмәгән кеше юк, ахрысы, дип уйлап куям мин, андый чакларда әтием белән чиксез горурланып. Әнә шулай күп еллар инде безнең гаиләнең, авылның, районыбызның горурлыгы булып йөри әтием. Кисәк кенә, үзеннән-үзе генә килмәгән бит бу ихтирам. Әбиемнең әти турында сөйләп калдырган хатирәләрдән, әнием истәлекләреннән, безнең янәшәдәге әтиебезнең яшәү дәртенә соклануларымнан мин бу ихтирамның кайчан, ничек яулана башлавын күргәндәй булам...
Әнә кара чутыр Васыйл (минем әтием шундый сөйкемле кара кеше) күрше малаеның алар капкасына терәп куйган матаен кабызган да авыл буйлап чаба. Аннары кыр юлларыннан җилдертә. Урлап алмаган бит, күрше абыйсы үзе алар капкасына сөяп куйган. Матай кабызганнарын карап торганы бар аның. Бер тәвәккәлләргә кирәктер бит инде. Шушы тәвәккәллеге, техникага хирыслыгы аны гомере буе ташламады. Авылның мәшәкатьле тормышын техникасын эшкә җигеп җиңеләйткән, әни һәм без кызларын авыр эштән саклап, шул ук вакытта абыйны шуңа өйрәтеп яшәгән икән безнең әти. Әтиебез гомер буе колхозда механизатор, шофер, инженер булып эшләде. Халык телендә әти кебекләргә «тимер җене кагылган», диләр. Безнең әтинең башына бер уй килсә, шуны тормышка ашырмыйча туктамый инде. 2011 елда үзе трактор ясап, хәзер булган буш вакытын шуның янында үткәрә. Инде ишегалдыбыз техника паркын хәтерләтә, шул трактор белән бергә бәрәңге утырткычын, эшкәрткечен, агу сиптерү җайланмасын, печән күтәрү-төшерү җайланмаларын һәм тагын шундый кирәк-яракларын әтиебез үз куллары белән булдырды. Аның оста куллары юк кына, аунап яткан әйбердән дә әллә нәрсәләр ясый, һәркайсына җан өрә.
Әбием хатирәләре аша минем хыялымда тагын чагылып китә әле ул тиктормас, «башлы малай». Дәрестә бер дә тыңлап утырмаган да кебек, кыбырсык бу малайны математика укытучысы тактага чыгара: «Яле, Вәгыйзов, исбатлап бир шушы теореманы». Исбатлый Васыйл, тик китаптагыча түгел.Үз башы белән уйлап, логик эзлеклелектә дәлилләп чыга. «Китаптагыча түгел, ләкин дөрес, болай да була икән», - ди укытучы һәм ничә буын укучыларына легенда сыман, «Ә менә Вәгыйзов болай исбатлаган иде», - дип, теореманың икенче исбатланышын сөйли. Тормышта да әзер, такыр юллар белән бармыйча, үзенчә, үз йөрәге кушканча яшәргә дип шул чакта фикер беркетте микән әллә әтием? Ул мәктәпне тәмамлаган елларда илкүләм төзелешләр гөрләгән вакытлар. Аннары «башлы егеткә» укытучылар да төрле уку йортларына барырга киңәш итәләр.Тик егетнең үз башы, үз уйлары. Беренче уе - солдат каешы бумаган егет егет буламыни, иң башта барып, ил алдындагы бурычны үтәп кайтырга кирәк. Икенчесе, бәлки үзенең уе гына да түгелдер - авылда төп нигездә калып яшәү нәкъ менә Васыйллары өлешенә төшүен әти-әни сайлый. Өченче уе да бар егетнең. Ул уй шундый татлы, аны гел уйлыйсы гына килеп тора. Бу уеның очы шушы Айдар авылы кызы әниебез Илһамиягә барып тоташа. Тугыз балалы гаиләдә тәрбияләнеп үскән әниебезгә, кияүгә чыкканда, нибары 19 яшь булган. 1982 елда әтиебез белән әниебез гаилә корып җибәрәләр.
Әтиебезнең, яратып-көлеп, әнигә: «Мин сине мәктәптән урлап алып кайттым бит», - дип әйтә торган сүзе дә бар әле. Әти-әни сүзеннән чыгуны башына да китереп карамаган әтиебез төп нигездә ата-ана хакы хаклап гомер итте һәм аларның риза-бәхиллеген алып калды. Балалар, болай булыгыз, тегеләй итегез дип, үгет-нәсыйхәт бирүче безнең әти түгел.
Гаилә, әхлак кыйммәтләрен ул үз яшәү рәвеше белән күңелгә сеңдереп барган икән. Үзе әти-әнисен хөрмәтләп, безне әби-бабайны яратырга өйрәткән. Әнине яратканы һәр гамәлендә саркылып торды, без дә гаилә мөнәсәбәтләренә алардан өйрәнгәнбездер. Кич җитсә, әти кайтмыйча, табын янына утырганыбыз булмады. Каенана-килен мөнәсәбәтләре дә әтинең бик оста дипломат булуы аркасында җайлы гына хәл ителүен дә менә хәзер үзем берьюлы килен, әни, ир хатыны булгач аңлый башладым.
Ихтирамның, дәрәҗәсенең югары булуының сәбәбе әле тагын әтиебезнең тирә-якта оста баянчы, тальянчы булуындадыр. Гармунчыларны бик ярата бит безнең халык. Гомумән, моң белән сугарылган күңел хуҗасы асыл зат инде ул! Хыялым белән әтиемнең алты-җиде яшьләр вакытында шул моң дөньясының ишеген ачкан чагын күзаллыйм...
Олы абыйсы Хариска (инде вафат) гармун алалар. Тик клубка чыкканда да шкафка бикләп китә шул абыйсы кадерле бүләкне. Ялына, ялвара, бабайдан сорап, тәки ачтыра бит кечкенә Васыйл шкафны, тик бабайның шарты: мунчада чыгып уйнасаң гына бирәм, ди. Караңгыдан курка, ялгызы шүрли, ә караңгы мунчада берүзе гармунда уйнарга курыкмый кечкенә Васыйл. Шулай итеп, кача-поса, үзлегеннән, мунчада гармунда уйнарга өйрәнә ул. Безнең өйдә бүген дә гармуннар коллекциясе бар. Әтиебез аларның һәрберсен үз баласыдай кадерләп саклап тота, кичләрен яратып уйный. Балачактан ук гармунчы булу хыялы белән яшәгән әтиебез сәхнәләрдә тальян, баяннарын кулыннан төшермәде. Без кечкенә вакытта гаиләбез белән төрле чараларда, фестиваль-конкурсларда гаилә ансамбле буларак еш катнаша идек. Әтиебез гармун-баянда уйнаса, әниебез белән без җырлый идек. Сәхнәгә, җыр-моңга, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләгән икән әтиебез мондый чаралар аша.
Сәхнә аның өчен ниндидер илаһи бер могҗиза һәм күңел түрендә йөрткән ымсындыргыч хыял да булып яшәде. Шул хыялын әти абыебыз мисалында тормышка ашырды. Бүгенге көндә улы - Марселе үз тамашачысы булган, үз башкару осталыгына ия җырчы икән, димәк, әтиебезнең хыялы да чынга ашты. Абыем яңа бер җырын башкарып күрсәткәндә, әтием тиз-тиз баянын алып ияреп уйнап киткәндә, мин алар арасында илаһи бер моң күпере сузыла башлагандай тоям. Әти дә, абый да бик бәхетле кебек тоела миңа шул вакытта. Әтинең абый иҗатына бик таләпчән булуы да, аны иҗат юлына кертеп җибәрүендә үзен җаваплы тоюындадыр, мөгаен. Әле бүген дә атлаган саен, «Карурман»ыңны җырла, ике тиенлек җырлаучы булып йөрмә», - дип, абыйга тәкрарлап торуын башкача ничек аңлатасың!
Әтиебез соңгы елларда фермадан Теләчегә сөт ташыды. Район үзәгенә көн саен барган кешегә авыл халкының йомышы беркайчан бетеп тормый. Шушы 20 ел эчендә әти күпме кешенең гозерен тыңлагандыр да, кемгә генә ярдәме тимәгәндер. Кайтып капка төбенә туктауга, бар әле, кызым, фәлән апаңа менә моны тапшыр, дип җибәргән әти әнә шулай безгә кешелеклелек дәресләре биргән икән. Хәзерге көндә үземнең дә берәр кешегә ярдәмем тисә, булыша алсам, мин чын күңелдән сөенәм, чөнки кечкенәдән, әти, синең беркемне дә кире бормыйча, үз эшеңнән бүленеп, булдыра алганча кешегә ярдәм итүеңне без күреп үстек. Кешеләрне яратырга, аларга игътибарлы булырга, гамьле булып үсәргә өйрәткәнсең безне.
Гаиләдә без - абыем, апам һәм мин - нинди генә хәлләр булса да, әнигә елышып үстек. Ә әниебез, бик хәйләкәр генә итеп, әтиебезгә юнәлтә иде, бармый чараң юк! Шулай итеп, ул безнең каршыбызда ата хакын күтәргән. Каядыр барасы булса, әтиегездән сорагыз, берәр кыек эшең беленсә, әтиеңә әйтәм, дип, гел безгә әтиебезне үрнәк итте. Баланың атага булган мәхәббәте дә ана йөрәге аша килә, ди бит. Мин моның серен үсә төшкәч аңлый башладым да кебек, иң элек әтиебезне олылаучы, аны зурлаучы әбиебез иде, чөнки татар гаиләсендә ир-ат элек-электән зур хөрмәткә лаек, шуның бәрабәренә гаиләләр дә нык булган, балалар да ятим калмаган.
Еллар үтә тора, менә инде без дә, һәркайсыбыз үз куышын - гаиләсен булдырды, түгәрәк тормышта яшибез. Болар барысы да - әти-әниебез тырышлыгы, чөнки алар нинди генә эшкә тотынсалар да, барысы да безнең өчен дип, безнең хакка дип эшләнә. Тормышта нәрсәгә дә булса ирешкәнбез икән, монда әтиебезнең өлеше бик зур. Ул - безнең зур таянычыбыз, ныклы терәгебез, ярдәмчебез. Әниебез дә - безнең кебек, әтиебезнең киң җилкәсе артында аңа зур ышаныч белән яши. Әти белән әнидә кояш җылылыгы да, йолдызлар нуры да бар. Ачулансалар да, шелтәләсәләр дә, без ул илаһи затларга ачу һәм үпкә сакларга тиеш түгел, чөнки аларның шелтәле сүзләре дә без әйбәт булсын өчен әйтелә. Күңелләребездән, күз алдыбыздан аларның нурлы йөз сурәтләре китмәсен, югалмасын иде. Гомеребез буе әнкәй, әткәйләрнең җылы карашлары безне озата барсын иде.
Тормышта төрле хәлләр була, безнең гаиләгә дә сынаулар аша узарга туры килде. Абынасыңны белсәң, юлыңа салам түшәп куяр идең, ди бит халык. 2015 елның гыйнвар аенда, аяк астыннан бәла чыгып, иртәнге хуҗалык эшләрен карап йөргәндә, әтиебез таеп егыла. Каты һәм җайсыз төшкәнлектән, тиз арада сул кулы йөрмәскә әйләнә. Табиблар, кичекмәстән, Казанга барырга кушалар. Яңа ел яллары үзенекен итә, тиешле урында тиешле белгечләр булмау сәбәпле, операция 6 сәгатьтән соң гына ясала. Табиблар әтиебезнең сул кулын кисү вариантын да искәрттеләр. Катлаулы операция, Аллага шөкер, уңышлы уза. Төп артерия өзелү сәбәпле, әтиебезнең гомере дә кыл өстендә булуын операция ясаган табиб безгә соңрак әйтте. Менә шулай, безнең бәхеткә исән калды әтиебез. Кулы да исән-сау, тальяннарын, гармун-баяннарын да уйный. Ә мин болай уйлыйм: гомере буе әти-әнисе хакын, туган җир, туган ил хакын, гаилә хакын хаклап яшәгән әтиебезне ата хакы исән-имин саклагандыр. Бик зур бит ул ата хакы. Аңарда әтинең үз изгелекләре дә, безнең аны яратуыбыз да, туганнарының хөрмәте дә, әнинең аны хаклавы да.
Комментарийлар