16+

«Шәһри Казан» «Әти хакы» бәйгесен башлап җибәрде (БӘЙГЕНЕҢ НИГЕЗЛӘМӘСЕ)

«Шәһри Казан» газетасы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховның «БлагоДарение» яшь буын һәм социаль инициативаларга теләктәшлек күрсәтү хәйрия фонды белән берлектә, «Әти хакы» дигән бәйге игълан итте.

«Шәһри Казан» «Әти хакы» бәйгесен башлап җибәрде (БӘЙГЕНЕҢ НИГЕЗЛӘМӘСЕ)

«Шәһри Казан» газетасы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховның «БлагоДарение» яшь буын һәм социаль инициативаларга теләктәшлек күрсәтү хәйрия фонды белән берлектә, «Әти хакы» дигән бәйге игълан итте.

Җәмгыятьтә Әти ролен күтәрүгә, үрнәк гаиләләрне барлауга юнәлтелгән бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен Әтиләрне данлаган язмаларны «Шәһри Казан» редакциясенә юлларга кирәк. Шигырьләр кабул ителми. Җиңүчеләрне фонд вәкилләре һәм газета хезмәткәрләре кергән жюри билгели. Конкурста 3 номинациядә 3 җиңүче бүләкләнә. Җиңүчеләр, әтиләре белән бергә, Казанга чакырыла. Бүләккә - өч велосипед!

"ӘТИ ХАКЫ" РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ ИҖАТ БӘЙГЕСЕ НИГЕЗЛӘМӘСЕ

1. Гомуми нигезләмә. Бәйгенең максатлары
1.1. "Әти хакы" республика бәйгесе җәмгыятьтә Әти ролен күтәрү, үрнәк гаиләләрне барлау, "Шәһри Казан" газетасы аудиториясен киңәйтү, талантлы яшьләрне һәм газета укучыларны барлау максатыннан оештырыла.
1.2. Бәйгенең оештыручысы - "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы - "Шәһри Казан" газетасы һәм "БлагоДарение" яшь буын һәм социаль инициативаларга теләктәшлек күрсәтү хәйрия фонды.
1.3. Бәйге 2016 елның 12 декабреннән 2017 елның 30 апреленә кадәр уздырыла. Оештыручылар карары белән уздыру вакыты озайтылырга мөмкин. Бу хакта оештыручылар "Шәһри Казан" газетасы аша өстәмә хәбәр итә.

2. Бәйгене оештыручыларның бурычлары
2.1. Оештыручылар бәйге турында мәгълүматны киң катлам халыкка җиткерә, бәйгегә материаллар кабул итә һәм кабул ителгән эшләр нигезендә җиңүчеләрне бигели.
2.2. Оештыручылар җиңүчеләрне әлеге нигезләмәнең 4.4 пункты нигезендә бүләкләр белән тәэмин итә.
2.3. Оештыручылар массакүләм мәгълүмат чараларында әлеге бәйгенең барышы һәм бүләкләү тантанасы турында мәгълүмат бирергә хокуклы.

3. Бәйгедә катнашучылар һәм уздыру этаплары
3.1. "Әти хакы" бәйгесендә 15 яшьтән өлкәнрәк, теләге булган һәркем катнаша ала. Бәйгедә катнашучылар төрле һөнәр ияләре (шул исәптән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре) булырга мөмкин.
3.2. Бәйге бер этапта уздырыла. Килгән язмалар "Шәһри Казан" газетасында басыла һәм жюри әгъзалары тарафыннан бәяләнеп, бәйге тәмамлангач бер ай дәвамында җиңүчеләр ачыкланып, аларны бүләкләү тантанасы уздырыла.

4. Бәйгене уздыру һәм бүләкләү шартлары
4.1. Бәйге өч номинациядә уздырыла:
"ҮРНӘК ӘТИ" - әтиләр турындагы иң яхшы язма;
"КИҢ ЙӨРӘКЛЕ ӘТИ" - тәрбиягә алынган балаларны тәрбияләүче гаиләдәге әтиләр турында иң яхшы язма;
"БАТЫР ӘТИ" - ялгыз гына бала үстерүче, үстергән әтиләр турында иң яхшы язма.
4.2. Бәйгедә катнашучылар 2016 елның 12 декабреннән 2017 елның 31 мартына кадәр "Шәһри Казан" редакциясенә үзләренең татарча язмаларын юллый. Эшләр "Әти хакы" бәйгесенә" дигән тамга белән 420066, Казан, Чистай урамы, 5 йорт, "Шәһри Казан" редакциясенә дип почта аша яки shahri-kazan@tatmedia.com электрон адресына кабул ителә. Хатта катнашучы турында мәгълүмат (ФИО, яше, адресы һәм телефон номеры) күрсәтелергә тиеш. Сайлап алынган язмалар, редакцияләнеп, "Шәһри Казан" газетасында һәм www.shahrikazan.com сайтында басыла.
4.3. Бәйгегә шигырьләр һәм хикәяләр кабул ителми, язма герое конкрет кеше булырга тиеш, мөмкинлек булганда фото җибәрү сорала. Материал күләме 3 басма биттән (14 кегль) артмаска тиеш.
4.4. Һәр номинациядә берәр җиңүче ачыклана һәм алар берәр велосипед белән бүләкләнә.
4.5. Бәйгене оештыручылар өстәмә кызыксындыру бүләкләре кертергә хаклы.
4.6. Бәйгене оештыручылар, язмалар бәйге таләпләренә туры килмәгән очракта, номинацияләрдә җиңүчене билгеләми калдырырга яки бер номинациядән бүләкне икенче номинациягә күчерергә хаклы.
4.7. Җиңүчеләр язма герое белән Казанга бүләкләү тантанасына чакырыла. Юл чыгымнары - җиңүче исәбеннән.

5. Бәйге комиссиясе
5.1. Бәйге комиссиясе "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Шәһри Казан" газетасы җитәкчесе приказы белән раслана.
5.2. Комиссия кабул ителгән эшләрне таләпләргә туры килү-килмәү, язу осталыгы һәм төгәллек ягыннан бәяли, җиңүчеләрне ачыклый.
5.3. Комиссия эше белән Комиссия рәисе идарә итә.

12+

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading