16+

«Шәһри Казан» белән «Болгар» радиосы уздырган бәйгегә йомгак онлайн режимда ясалды

Чираттагы бәйгебезне тәмамлап, җиңүчеләребезне игълан итәр көн җитте. Нәкъ вәгъдә ителгәнчә, 22 декабрь көнне «Чәк-чәк шоу» тапшыруының турыдан-туры эфиры вакытында «Болгар» радиосы белән берлектә уздырылган бәйгегә йомгак ясалды.

«Шәһри Казан» белән «Болгар» радиосы уздырган бәйгегә йомгак онлайн режимда ясалды

Чираттагы бәйгебезне тәмамлап, җиңүчеләребезне игълан итәр көн җитте. Нәкъ вәгъдә ителгәнчә, 22 декабрь көнне «Чәк-чәк шоу» тапшыруының турыдан-туры эфиры вакытында «Болгар» радиосы белән берлектә уздырылган бәйгегә йомгак ясалды.

Конкурсның шартлары бик гади иде - «Шәһри Казан» газетасына ярты елга язылган квитанцияне редакция адресына юлларга. Хатлар, квитанция­ләр электрон һәм кәгазь вариантта кабул ителде. Барлыгы 43 хат алдык. Әйтеп үткәнебезчә, конкурска йомгак онлайн режимда ясалды. Шуңа күрә, бар да гадел булды, хәрәмләшмәдек, дип исбатлап торасы да юк. Күрмичә калганнар да bolgarradio.com һәм «Шәһри Казан» газетасы сайтына кереп видеоязманы карый алалар. Бүләкләр көтелгәннән дә күбрәк булды. «Болгар» радиосы котлау сертификатын бер урынына өчне тапшыра. «Шәһри Казан» газетасы да хатларны конвертка салып җибәргән катнашучылар арасында тагын бер махсус бүләк уйнатты. Элеккегечә почтадан конверт белән хат алу аеруча күңелле. Хатны җибәрү бераз мәшәкатьле, әлбәттә. Нәкъ менә шуны истә тотып, конвертлы хатларга тагын бер мөмкинлек бирдек.

Менә безнең җиңүчеләребез:

I урын - Казан шәһәренең Чистай урамында яшәүче Тимур Закиров.

II урын - Якын кешеләрен «Шәһри Казан» газетасына яздыру сертификатына ия булучылар: Минзәлә районының өлкәннәр йорты, шулай ук махсус бүләгебез дә Минзәлә районында яшәүче Ләнис Исламовка китә.

III урын - «Болгар радиосы»нда ярты ел дәвамында бер тапкыр бушлай котлау сертификатына ия булучылар: Яшел Үзән районыннан Норлат балалар йорты; Кайбыч районы Федоровка авылындагы өлкәннәр йорты; Балык Бистәсе районының Күки авылыннан Рифкат Мөхәммәтшин.

Җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм безнең белән элемтәгә чыгуларын көтеп калабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading