Син Алла да түгел, әти,
Фәрештә дә түгел, әти.
Син бары - әти, әти!
Җәннәт - әниләрнең аяк астында, диелә изге Коръәндә. Шәригать буенча, әниләрнең хокукы зуррак. Алар турында без күп язабыз. Ә менә безгә җан өрүче, гаилә намусын саклаучы, мал табучы, таянычлы терәкләребез булган әтиләребез ничектер читтәрәк кала кебек....
Син Алла да түгел, әти,
Фәрештә дә түгел, әти.
Син бары - әти, әти!
Җәннәт - әниләрнең аяк астында, диелә изге Коръәндә. Шәригать буенча, әниләрнең хокукы зуррак. Алар турында без күп язабыз. Ә менә безгә җан өрүче, гаилә намусын саклаучы, мал табучы, таянычлы терәкләребез булган әтиләребез ничектер читтәрәк кала кебек. Шулай да безнең халык гаиләдә ата кешенең урынын югары бәяли. Ата хезмәте җилкә, беләк көче күп сорый торган эш булганга, ул - гаиләдә дә иң гайрәтлесе, көч-куәткә ия кеше. Бер үк вакытта ата кеше салкын, аек акыл иясе дә. Ул булмаса, тормышның яме дә, рәте дә юк. Халык моны яхшы аңлаган һәм яшь буынга да атаның кадерен белергә кушкан. «Атасы барның-бәхете бар», «Ата - йортның матчасы», «Ата аркасы - кала аркасы» дигән әйтемнәр дә юкка гына халык теленә кермәгән.
Үземне белә башлаганнан бирле, мин гаиләбездә «әти кызы» булып үстем. Бик кечкенә чакларымда ук әтиемнән Тукай шигырьләрен кат-кат укытканым истә. Хәер, аның үзенең дә шигырьләр язылган зәңгәр тышлы ике блокноты бар иде. Кызганыч, без аларны сакламаганбыз. Әтием көндез терлекләр караса, кичен башка эшчеләр белән чиратлап каравыл торды. Миңа биш яшьләр чамасы чагында ук җәй айларында әтием Әгер басуына каравылга барганда «зур иптәш» итеп мине дә ияртә иде. Урманга баруга, пешкән камырлык җыеп килә иде. И-и аның тәмлелекләре! Таң беленә башлагач та, әтием иртә торып печән чаба, җиләк җыя. Ә инде сыер савучылар килгәч, әтием чапкан печәнен тарантасына сала да, мине җайлап утыртуга, кайтыр юлга чыгабыз.Үзе, сүзсез генә, моңлы көй сузар иде. Иде дим, чөнки бүген инде әтиемнең бу фани дөньядан китүенә дә 15 елга якын вакыт үткән. Ул әле булса туган йортыбызда ишек төбенә басып көтәдер сыман. Аның рухы бүген дә миңа яшәү көче бирә. Сабыр холыклы, аз сүзле, барлык кешегә дә шәфкатьле иде шул ул!
Әтием, Миннеяр Әхмәтшин, Үчәлле авылында Зәйдулла бабам белән Гатия әбиемнең җиде балалы гаиләсендә 1930 елны уртанчы бала булып дөньяга килгән. 12 яшеннән колхозда ат белән сука сукалаган, сабан сөргән, орлык ташыган, урман кисәргә йөргән. Ачлыктан интегеп ФЗӨдән кайткан өчен, аны бер елга Себергә җибәргәннәр. Анда шахтада эшләгән. Юллык акча эшләгәч кенә, туган якка кайту насыйп булган әтиемә. Дүрт елга якын армия сафларында хезмәт итеп кайткач, авылда төпләнеп, әнием Нәзифә белән гаилә коралар. Терлекчелектә 36 ел хезмәт куйган (гомуми эш стажы 42 ел!) әтиемнең рәсеме Почет тактасыннан төшмәде, «Хезмәт ветераны», «Алдынгы терлекче» булды.
Күңелем нечкәргән минутларда әтиемнең фоторәсемен кулга алам. аның белән «сөйләшәм». Күңелемнән васыятьләрен, әйткән сүзләрен искә төшерәм. Кече күңеллелек, миһербанлылык, ярдәмчеллек, кешегә авыр сүз әйтмәү, җитдилек, авырлыкка бирешмәү - болар барысы да бар иде әтиемдә. «Дөньяда урлашудан да хурлыклы нәрсә юк. Хәрам кешене харап итә. Кеше әйберен сорамыйча алмагыз. Һәрбер эштә тәртип кирәк», - дип искәртә иде. Балта остасы булмаса да, хуҗалык кирәк-яракларын, абзар-кураларны да үзе торгызды. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр хәрәкәттә булды, тик утырмады, эш ташламады, дан-шөһрәт дип тә йөрмәде, байлык-муллык артыннан да кумады. Булган тормышыннан канәгать булып, әниемне хөрмәт итеп, тыйнак, сабыр гына яшәде ул.
...Гомер ни арада узып киткән.
Тәкъсимә Гарипова, мәгариф ветераны. Азнакай шәһәре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар