16+

Әтиләр менә шундый була

Кайчак дусларым белән сөйләшкәндә «Мәктәпне тәмамлагач, кем булырга?» дигән сорауны кузгатабыз. Кемнеңдер - банкир, кемнеңдер - программист, ә өченче берәүнең артист буласы килә. Ә минем исә, нинди юлдан китсәм дә, иң беренче чиратта әтием кебек буласым килә.

Әтиләр менә шундый була

Кайчак дусларым белән сөйләшкәндә «Мәктәпне тәмамлагач, кем булырга?» дигән сорауны кузгатабыз. Кемнеңдер - банкир, кемнеңдер - программист, ә өченче берәүнең артист буласы килә. Ә минем исә, нинди юлдан китсәм дә, иң беренче чиратта әтием кебек буласым килә.

Әтием Булат Мөхәмәдиев Түбән Кама шәһәрендә «Татнефть-Нефтехим» идарәче компаниясенең җитештерүне автоматлаштыру бүлегендә әйдәп баручы белгеч булып эшли. Әтием белән әнием бирегә 1993 елда КФУны тәмамлаганнан соң килеп урнаша. Әтием үзенең хезмәт биографиясен данлыклы шиннар җитештерү заводында башлап җибәрә һәм бүгенге көнгә кадәр (заводның исеме берничә тапкыр үзгәртелсә дә) шунда эшләвен дәвам итә. Эшеннән аның кебек тәм табып эшләүчеләр сирәктер. Катлаулы отчетлар төзү, программалар язу, автоматлаштыру системаларының өзлексез эшен контрольдә тоту - аның төп бурычларының бер өлеше генә. Остаз буларак, һөнәр көллиятләрен тәмамлап килгән яшь белгечләргә үз эшенең серләрен төшендерергә дә булыша ул. Тик аны кайчак яшьләрнең үз эшләренә җавапсыз караулары борчый. Эшен яратып, җиренә җиткереп башкармаган кешегә һөнәрен алыштырырга кирәк дигән фикердә ул.
Өебездә дә әтиемнең эшсез торганы юк. Ялгыз күрше карчыгына ярдәм итәргә дә җитешә. Матур итеп рәсем дә ясый, аяк киемнәрен төзәтергә дә булдыра. Кичләрен исә, еш кына, кулына баянын алып, халкыбызның моңлы көйләрен суза. Безне дә җырлатып-бие­теп ала.
Әтием ничек укуым белән һәрчак кызыксынып тора, ата-аналар җыелышларына даими йөри. Хәтеремдә: әти мине балалар бакчасына йөргәндә үк шахмат уйнарга өйрәтте. Укырга кергәч, шәһәр күләмендәге шахмат ярыш­ларында катнашып, урыннар алганым булды. Җәйләрен без бергәләп ямьле Ык буенда балык тоту ярышлары үткәрәбез, кышын чаңгыда йөреп ләззәтләнәбез. Әтием һәр нәрсәдән хәбәрдар. Ул безне дә бер нәрсәгә дә битараф булмаска өнди. Бүгенге көндә абыем Илназ укуын кызыл дипломга тәмамлап, әйдәп баручы предприятиедә яхшы гына эшли икән - монда да, һичшиксез, әтиемнең дә өлеше бар.
«Кеше бәхетле булсын өчен өч нәрсә кирәк: берсе - сәламәтлек, икенчесе - гаиләдә тынычлык, өченчесе - яраткан эшең булу», - ди минем әти. Тик соңгы елларда сәламәтлегенә шактый зыян килде. Шуңа да карамастан, без аның һичкайчан күңел төшенкелегенә бирелгәнен, кәефсезләнгәнен, дорфаланганын, тәмсез телләнгәнен күргәнебез юк. Аны гаиләдә генә түгел, туганнарыбыз да, хезмәттәшләре дә хөрмәт итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading