16+

4 нче подъезд, вакытың җиткәнне көт!

«Алты подъездлы йортыбызда ремонт ясадылар. Бары безнең подъезд гына төзекләндерелми калды. Кунакка килгән кешеләр алдында оят.

4 нче подъезд, вакытың җиткәнне көт!

«Алты подъездлы йортыбызда ремонт ясадылар. Бары безнең подъезд гына төзекләндерелми калды. Кунакка килгән кешеләр алдында оят.

Стеналардагы штукатур коела, буяу купкан. Югыйсә, подъездыбызда өч сугыш ветераны яши иде. Берсе ремонтны күрә алмады инде, арабыздан китеп барды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иттек. Анда да ремонт ясаучы булмады. Моның сәбәбе нидә икән? Югыйсә, калган подъездлар ялт итеп тора бит», - дип мөрәҗәгать иттеләр безгә Марсель Сәлимҗанов урамы, 12 нче йортта яшәүче Гафуровлар гаиләсе.

Вахитов районында урнашкан әлеге йорт 1979 елда ук салынган. Күпкатлы йортның беренче катын офис, кибетләр өчен сатып алып бетергәннәр. Аларның ишекләре аерым. Подъездларга халык йортның икенче ягыннан әйләнеп керә. Чынлап та, дүртенче подъездда ремонт күптән ясалмаганга охшаган. Чагыштыру өчен күрше подъездларга да сугылдым. Монда физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен пандус, тотыныр өчен махсус тотынгычлар да куелган, стенадагы буяулар яңартылган, чис­та, пөхтә.

- СССР заманында биш елдан биш елга төзекләндерү үткәрәләр иде. Ә безнең инде 1990 еллардан бирле ремонт күргәнебез юк. Югыйсә, ай саен капиталь ремонт өчен 314 сум тирәсе акча түләп барабыз, - ди Гафуровлар.

Әлеге йортка хезмәт күрсәтүче Вахитов районы идарә итү компаниясенең генераль директоры Шалва Тетруашвили «ШК»ның су буе сорауларына бик кыска гына җавап юллады. «Марсель Сәлимҗанов урамы 12 нче йортның дүртенче подъездына ремонт ясау мәсьәләсен 2016 елда хәл итәчәкбез». Идарә итү компаниясендәге белгечләр исә, бу подъезддан безгә мөрәҗәгать итүче булмады, кем ремонтка мохтаҗ, алар берничә кат килде, финанс мөмкинлекләреннән чыгып, акрынлап һәр үтенеч, гариза буенча төзекләндерү эшләре башкардык. Сораучы булмагач, дүртенче подъездны төзекләндерү эшләре гел кичектерелә килде, дип аңлаттылар. Теге әйтемдәгечә булды инде: еламаган балага имезлек каптырмыйлар!

Подъезддан берәү, идарә итү компаниясенә тапшырыр өчен, яшәүчеләрдән ремонт ясауны сорап, имзалар җыя башлаган икән инде. Әмма хәзер аның кирәге дә булмас, мөгаен. «ШК»ның мөрәҗәгатен дүртенче подъездда яшәүчеләрнең гаризасы итеп теркәделәр. Киләсе елда бу мәсьәләне һичшиксез хәл итәргә вәгъдә дә бирделәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading