16+

Балалар бакчасы тирәсендә исереккә дә урын бар, яки мендәрсез бакчага быел Кыш бабай килерме?

Совет районының 206 нчы балалар бакчасының ишегалдындагы мәйданчыкны (Кирпичников ур., 3а) бомжлар һәм исерекләр алган. 262 бала тәрбияләнүче әлеге бакча күбрәк төзелеш мәйданын хәтерләтә.

Балалар бакчасы тирәсендә исереккә дә урын бар, яки мендәрсез бакчага быел Кыш бабай килерме?

Совет районының 206 нчы балалар бакчасының ишегалдындагы мәйданчыкны (Кирпичников ур., 3а) бомжлар һәм исерекләр алган. 262 бала тәрбияләнүче әлеге бакча күбрәк төзелеш мәйданын хәтерләтә.

Аны уратып алырга тиешле агач рәшәткә инде күптәннән череп төшкән. Тимердән коелган ягы гына бирешми. Калган якларындагы койма вазифасын җимерек гаражлар һәм төзелеш объектлары үти. Менә шушы гаражлар йортсызларга, исерекләргә куну урыны булып тора да инде. 1964 елда төзелгән бина үзе дә куркыныч хәлдә, капиталь ремонт таләп итә.
Хәзер ата-аналар һәм бакча җитәкчесе арасында көрәш бара. Ләкин әлегә бәхәснең очы-кырые күренми.

- Баламны узган ел ноябрь аенда беренче тапкыр бакчага илттем. Ул вакытта урамда кар төшкән иде, бакча тирәсендәге пычракны күрмәдек. Яз көне кар эрегәч, бөтен чүп өскә калыкты. Март аеннан ук бакча җитәкчесе белән сөйләшеп йөрибез. Совет районы хакимиятенә дә, район башкарма комитетына, мэриягә, РОНОга да язып карадык, нәтиҗәсе булмады. Балалар бакчасындагы антисанитарияне берсе дә кире какмый, ләкин аны бетерү өчен бернинди чара да күрелми. Акча юк, диләр, - дип зарлана Екатерина Охотникова.


Ата-аналар район хакимиятенә җәй көне генә булса да планнан тыш, территорияне җыештыруларын сорап, мөрәҗәгать иткән. Ә өмә бары тик октябрь ахырында, инде җир туңып өлгергәч кенә ясалган. Бомжлардан котылуны ата-аналарга йөкләгәннәр.

- Без бит һәрберебез эштә, бакча тирәсенә бомж­лар киләме-юкмы икәнен сагалап тора алмыйбыз. Бакча җитәкчесенә, күрсәгез, шалтыратып, полиция чакырыгыз, дип әйткән идек, безнең үтенечне колагына да элмәде. Кичләрен ул исерек­ләр тагын шул балалар бакчасы төбендә җыела, - ди Екатерина.

Шуңа өстәп, бакчада ата-аналардан, балаларның кирәк-яракларына дип, акча да җыялар икән әле. Балаларын кечкенәләр төркеменә йөртүче ата-аналар уен мәйданчыгы ясарга дип өчәр мең сум җыйган, олы төркемгә йөрүче балаларның ата-аналары чокырлар, бойлер һәм башка вак-төяк өчен берәр мең сум түләгән.

- Соңыннан тәрбиячеләр, балаларның йокларга мендәрләре юк, Кыш бабайны чакыру өчен дип, тагын акча сорарга тотынды. Шуннан соң безнең арада ризасызлык башланды. Акча җыюдан баш тарттык. Җитәкче белән сөйләштек, ләкин ул безне кая телисез, шунда барып зарланыгыз дип, кире борып җибәрде. «Акча түләмәсәгез, үз хезмәт хакымнан түлим алайса!» - дип тә өстәде әле. Кыскасы, аның белән уртак тел табып булмады, - дип сөйләде сеңлесенең кызын әлеге балалар бакчасына йөртүче каләмдәшебез Гөлназ Бәдретдин.

Бакчада балалар мендәрсез йоклый.

Җитәкче исә, мартта гына эшкә тотыну сәбәп­ле, мендәрләр юклыгын моңарчы белмәдем, дип җавап кайтарган.
- Узган ел башка балалар бакчасына йөргән идек. Анда да акча җыйдылар. Ләкин Татарстан мәгариф һәм фән министрының ата-анадан акча җыймаска дигән карары чыккач, алган әйберләрне пакетларга салып, безгә кире кайтарган иделәр. Хәзер бу бакчада да шул ук хәл кабатлана, - дип белдерде Гөлназ.

Бу хакта балалар бакчасы җитәкчесе белән дә сөйләшеп, эшнең асылы нидә икәнен төшенергә булдык. Башта фамилиясен әйтергә теләмәгән ханым ата-аналар юкка зарлана дип белдерде.
- Дөрес, безнең койма юк, мин аны инкяр итмим. Киләсе елның март аенда бакчага капиталь ремонт ясаячаклар. Койма төзеләчәк, гаражлар сүтеләчәк. Хәзерге вакытта балалар тормышына бернинди куркыныч та янамый, чөнки алар бакчаның арткы ягында уйный, ә анда бернинди төзелеш материаллары да, исерек­ләр дә юк. Балалар уйный торган мәйданчык тимер койма белән уратып алынган, - дип җавап бирде бакча мөдире вазифаларын вакытлыча башкаручы Гөлнара Әүһәдиева.

Чүп-чарның ниндие генә юк.
Ата-аналар гына түгел, күрше-тирәдә яшәүчеләр дә зарлана җимерек гаражлардан. Кемнеңдер йорт тәрәзәләре нәкъ шунда карап тора, кемдер балаларын шул гаражлар тирәсендәге уен мәйданына алып бара.
- Бомжлар җәй буе шу­шы гаражларда куна. Хәзер салкын булганга гына каядыр күченделәр. Ә исерекләр әле дә шунда бөтерелә. Онык­ларым гел шушы юлдан йөри. Үзләрен генә беркай­чан да җибәргән юк, исерекләрдән куркабыз, -дип сөйли бу ишегалдында яшәүче Татьяна Николаева.

Яшь ана Гөлия Сафина да бу көзгә баласын шушы бакчага урнаштырмакчы булган, мондый хәлләрдән соң бераз уйга калган әле.
- Ирем шушында туып-үскән. Элек биредә моннан да начаррак булган, диләр. Хәзер әле бераз булса да җыештырып торалар. Исерекләр шүрләтә инде, урамда озак йөрмәскә тырышабыз, - ди Гөлия.

Балалар бакчасы каршына исерекләр җыелуның төп сәбәпчесе - тимер-томыр һәм пыяла җыю пункты. Аны шушы гараж хуҗаларының берсе ачкан. Махмырдан интегүчеләр баш төзәтергә бераз акча кермәсме дип, буш шешәләр тапшыра. Ата­аналар, бу «козгын оясын» ябыгыз дип, полиция хезмәткәрләренә дә мөрәҗәгать иткән. Эчке эшләр министрлыгы карарына караганда, ул гараж инде күптән ябылырга тиеш булган. Ләкин документларда «ябык» саналган бина әле дә, берни булмагандай, эшен дәвам итә. Мин килгәндә дә бер төркем сәрхуш, гараж хуҗасын көтеп, балалар бакчасы тирәсендә бөтерелә иде. Хуҗасыз этләр дә исерекләрдән нәрсә булса да артмасмы дип өмет итә иде булса кирәк.

...Җитәкчеләр үзара эшне бүлешкәнче, балалар белән бер-бер хәл булмасын дип телисе генә кала.

Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте:
- Балалар бакчасын рәшәткә белән уратып алу 2016 елның мартында булачак капиталь ремонт программасына кертелгән. Әлегә бинаның үзен ремонтлау каралмаган. Бу эш, акча бүленеп бирелгәч, гамәлгә кертеләчәк. Рәшәткәгә килгәндә, вакытлы чаралар күрербез. Балаларның куркынычсызлыгы өчен тәрбиячеләр һәм бакча җитәкчесе үзе җавап бирә. Бакча тирәсендә булган чүпне дә алар җыештырырга тиеш. Гаражларны җимерү мәсьәләсенә килгәндә, әлегә суд карарын көтәбез.

Гөлназ Бәдретдин фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X