16+

Без дә «ваһһабчы»лар эзләп йөрдек

Сезнең, мөгаен, «Печән өстендәге эт кебек» дигән рус әйтемен ишеткәнегез бардыр. Этнең печән ашамаганлыгын һәркем яхшы белә. Шул ук вакытта эт печән өстеннән торып китмичә, атның ашыйсы бик килсә дә, якын бара алмый. Балык Бистәсе районының Шумково авылында да хәлләр шуңа охшаганрак булып чыкты.

Без дә «ваһһабчы»лар эзләп йөрдек

Сезнең, мөгаен, «Печән өстендәге эт кебек» дигән рус әйтемен ишеткәнегез бардыр. Этнең печән ашамаганлыгын һәркем яхшы белә. Шул ук вакытта эт печән өстеннән торып китмичә, атның ашыйсы бик килсә дә, якын бара алмый. Балык Бистәсе районының Шумково авылында да хәлләр шуңа охшаганрак булып чыкты.

«Хезмәтебез - хәләл!»
Без бер төркем җәмәгать эшлеклеләрен һәм журналистларны бу авылдагы хәлләр белән якыннан танышып кайтырга бер газетада Рәис Сөләйманов атлы «белгеч» бастырып чыгарган «Ваххабизм в Шумково» исемле мәкалә этәрде. Хәер, бу «белгеч»нең моңа кадәр дә матбугатта «Татарстан урманнарында ваһһабчылар качып ята» ише язмалар бастырганы бар иде. Тере ваһһабчыларны моңарчы күреп белгән булмагач, танышып кайту нияте белән, без дә бу авылга юл тоттык. Мүкләнеп беткән черек шифер түбәле, караңгы соры йортлардан гыйбарәт булган урам эченә саз ера-ера кергәндә юлыбызга очраган бер хатынга делегациябезнең бер вәкиле: «Ваһһабчылар кайда яши монда?» - дип сүз катты. «Әнә теге башта. Мәчет салабыз, дип трактор белән чүп-чарны төрттерделәр дә өй төзеп яталар», - дип, урам эченә төртеп күрсәтте авыл апасы. «Аларның ваһһабчылар икәнен каян беләсез?» - дигән соравыбызга: «Халык шулай сөйли бит. Газетага да яздылар», - дип җавап бирде ул.
Эш кайнап торучы ишегалдында таҗиклар яши икән. Тәрәзәләре пластикка алыштырылган кечкенә агач нигез янәшәсенә җыйнак кына кирпеч өй күтәреп яталар. Безне йорт хуҗасы Исажен Одинаев сәламләде. «Авылда җәмгысы 7 гаилә яшибез. Күбебез Казанда төзелештә эшли, атнага бер-ике көнне генә гаилә янында үткәрәбез. Казанда сукырлар һәм телсезләр өчен мәктәп бар, бер өлешебез шуның ремонт эше белән шөгыльләнә. Безне анда җитәкчеләр дә, башка осталар да яхшы белә, хезмәтебез хәләл. Искәрмә буларак, бер таҗик кына авылда терлекчелек белән шөгыльләнә, сарык көтүе тота», - дип таныштырып китте ул милләттәшләренең эшчәнлеге белән. Ә Рәис Сөләйманов исә, наркотик сатып ятмыйлармы икән, дип, таҗикларның хәләл хезмәт белән шөгыльләнүен шик астына куеп, бу сорауны ачык калдырган иде. Сарык асраучы таҗикка авыл участковое тарафыннан берничә кат штраф сугылуы хакында да әйтеп узды Исажен. Баксаң, авылда көтүлек өчен җир бүленеп бирелмәгән, ә авылда, маллары аз булганлыктан, көтү көтелми икән. Рәис үз язмасында таҗикларны 1930 елдан бирле эшләмәүче чиркәү хәрабәләрен мәсхәр итеп, анда сарыклар көтүен йөртүдә дә гаепләгән иде. Ләкин безгә сарыкларның һәрвакыт көтүче белән генә урамга чыгарылуы, аларны чиркәү хәрабәсе тирәсенә якын җибәрмәүләре хакында сөйләде таҗиклар.
«Ә ике хатын белән торучы иптәшегез кайда яши?» - дигәч, Рәис язмасында фотога төшкән сакаллы Шәһретдин, каршы як йортларның берсенә төртеп күрсәтеп: «Аның исеме Бадъюзаман. Ул Коръән-хафиз. Хатыннары үзара бик тату торалар. Быел Корбан гаетен үз авылыбызда, аның өендә үткәргән идек. Шуннан бирле аны гел тынгысызлыйлар, менә бүген дә иртәнге 6да полиция килеп, каядыр алып китте үзен», - дип сөйләп бирде. Шәһретдин сүзләренчә, Сөләйманов алар белән авылны ничек үстерү, аңа яңа сулыш өрү турында сөйләшкән. Ә ахырдан аларның әйткән сүзләрен кирегә әйләндереп язган.
«Чөнки бу рус авылы!»
Таҗиклар соңгы бер ел дәвамында авылда мәчет салдыру нияте белән янып йөриләр икән. «Безгә бит зур мәчет кирәкми. Имам итеп татар кешесен куйсыннар, тик мәчет кенә булсын», - ди алар. Бәйрәм көннәрендә Шумково авылында яшәүчеләрнең ике километр ераклыкта урнашкан Укмас авылына яки район үзәгендәге мәчеткә барып йөрүләрен ачыкладык.
«Авыл җирлеге башлыгы булдыра алганча ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Райондагы имам мөхтәсиб тә, кулдан килгәнчә булышам, диде. Авылның иске почта бүлекчәсен бирергә дә ниятләгәннәр иде, тик нигәдер кире уйладылар. Җир бирелмәгәч, соңыннан үзебезнең сатып алган җирдә мәчет төзибез дип тотынган идек, безгә бу эшне дә туктатып торырга куштылар. Авыл халкы каршы диләр», - дип сөйләде Исажен.
Таҗикларның бирегә килеп урнашуының төп сәбәбе, беренчедән, риелторларның йортларны арзан бәядән тәкъдим итүе булса, икенчедән, Татарстан булгач, мөселманнар күп яшәгән җирдә уртак тел табуы җиңел булыр дип ышанганнар. Без Исаженнарның күршесендә яшәүче Клавдия Храмышева белән дә сөйләшеп алдык. Аның сүзләренчә, күршеләре бик ярдәмчел, тату яши икән. «Мин гыйбадәтләремне үз өемдә үтим, башкаларда бер эшем дә юк. Хәле булган кеше мәчет тә салсын, чиркәү дә төзесен, миңа барыбер», - диде ул. Безнең белән сөйләшкән башка кешеләрнең дә, нигездә, гыйбадәтханәләргә битараф каравы ачыкланды. Тик менә исемен атарга теләмәгән бер хатын мәчет төзелешенә катгый рәвештә каршы булуын белдерде. «Чөнки бу рус авылы! Шуңа күрә монда мәчет түгел, чиркәү торырга тиеш», - дип аңлатты ул үз позициясен. Соңрак аның исеме Татьяна булуын ачыкладык. 1930 елдан бирле чиркәүнең төзекләндерелмәвен аның өчен акча бирмиләр бит дип аңлата Татьяна. Аның уйлавынча, чиркәү торгызу ул халык инициативасы түгел икән. Чиркәве булмагач, мәчете дә булмаска тиеш дип санаучы Татьяна шулай да таҗикларның яхшы кешеләр булуын әйтте. «Ярдәм кирәк булса, русларга барганчы, аларга барып соравың хәерле. Һәрчак ярдәм итәргә әзер торалар», - диде ул алар хакында.
Авыл мәктәбен 5 таҗик баласы яшәтә
Авыл мәктәбенә баргач, безгә: «Биредә мәчет төзелешенә каршылар юк. Күпчелек халык таҗикларның ваһһабчылык таратуыннан курка», - дип аңлатма бирде мәктәп мөдире (заведующая) Роза Нуриәхмәтова. Күрәсең, кемнәрдер аларга таҗикларның ваһһабчы булуын яхшы аңлаткан. «Әнә бит алар икешәр хатын белән яши!» - дип сүзен куәтли Роза ханым.
Авылның бар булган инфраструктурасыннан бүген бер кибет һәм шушы мәктәп бинасы гына эшли икән. Авыл җирлеге бинасын да берәр атна элек мәктәп бинасындагы татар теле сыйныфына күчергәннәр.
Безнең «белгеч» Рәис Сөләйманов язмасыннан күренгәнчә, егерменче йөз башында Шумковода 700ләп йорт исәпләнгән. 1874-1880 елларда биредә Вознесение чиркәве салынган. Аның хәрабәләре бүген дә тау башында кукыраеп утыра. Ә авыл елъязмасы 1790 елдан башлана. «Биредәге буш җирләргә Екатерина II приказы белән руслар килеп төпләнгән», - дип яза Сөләйманов. Хәер, кешелек дөньясының барлыкка килүеннән бирле бер генә җирнең дә беркайчан да буш тормаганлыгын ул белми, күрәсең, ә бәлки белмәгәнгә сабыша гына торгандыр... Менә хәзер дә, асфальт юл кермәгән бу авылдан русы да, татары да шәһәргә качкан бер вакытта, бирегә 2000 елдан башлап таҗиклар гаиләләре килеп төпләнергә тотынган. Сөләйманов китергән мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә авылда 320 кеше яшәп ята, шуларның 100е - пропискага кергән таҗиклар икән. Хәер, авыл халкы белән сөйләшә торгач, таҗиклар гына түгел, руслар белән татарларның да күбесенең прописка буенча гына бу авыл кешесе булып саналуы ачыкланды.
«Белгеч» бу саннарны каян алып китергәндер, без, җирле үзидарә советының быел гыйнвар аенда ясаган исәпләве буенча, 292 кеше гомер итүче авылда 94 йорт исәпләнүен, шуларның 26сы буш торганын ачыкладык. Узган елда авылдан 7 кеше күчеп киткән, 4 кеше вафат булган һәм нибары 4 бала дөньяга килгән икән. Җитмәсә яңа туганнарның 4есе дә таҗик балалары. Бу документ нигезендә, авылда 18 яшькәчә 46 бала яшәвен күрәбез. Өч сыйныфка 6 укучысы булган Шумково авылы мәктәбенә йөрүчеләрнең 5есе таҗик баласы һәм сыңары гына татарныкы булып чыкты, рус авылы дип шапырынучыларның балалары биредә бөтенләй юк.
6 рус авылында мәчет эшли
Шумково авылындагы хәлләрне белешкәннән соң, без район үзәгенә дә барып кайтырга булдык. Районның имам мөхтәсибе Сәүдәхан хәзрәт авыл халкына әлегә сабыр булып, үз өйләрендә җыелышып намаз укырга киңәш итүе, авылда мәчет салдыру мәсьәләсендә үзе башлап йөрүчеләрнең берсе булуын әйтте. «Без мәчет төзетү өчен авыл халкыннан 64ләп имза да җыйган идек, әмма кайбер руслар: «Салсагыз, мәчеткә ут төртәбез!» - дип каршы төште. Ул авылдагы таҗиклар миңа даими килеп йөри, барысы да хәнәфи мәзһәбендә. Бергәләшеп намазлар укыйбыз», - дип сөйләде хәзрәт.
Район үзәгендә хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рашат Хәбибуллин исә районда 42 мәчет барлыгын, Масловка, Корноухово, Рус Әшнәге, Кульга, Урахча, Береговая кебек 6 рус авылында да мәчетләр төзелгән булуын әйтте. Шумковога да тиздән инвестор кертәчәкләрен, шуннан соң мәчет тә, чиркәү дә салдырачаклары хакында ышандырды. «Бүген үк төзер идек, тик авыл җыены вакытында хәтта татарлар да авылда мәчет төзүгә каршы чыкты. Дөресен генә әйткәндә, алар нәкъ менә таҗикларның ул авылга килеп урнашуына каршы. Без халык сүзенә каршы барып, мәчет төзүгә юл куя алмыйбыз», - диде ул.
Берочтан бу көнне иртән полиция алып киткән Бадъюзаманның язмышын ачыклар өчен Балык Бистәсе эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Наил Мостафинга да кердек. «Ул 12 ел буе Пакыстанда яшәгән дигән мәгълүмат бар. Шуңа күрә аны тикшерү өчен алып киттеләр. Ул безнең бүлекчәдә юк, бу эш белән Казан шөгыльләнә», - дип җиткерде ул безгә.
PS. Ә күптән түгел «чыбыксыз телефон» миңа Бадъюзаманның туган иленә депортацияләнгәнлеген хәбәр итте. Ул Казанның «Нурулла» мәчетенә еш килә торган булган. Бер танышым ул кешенең бик оста өшкерүче булуы хакында да әйтте. Ә «Алтын Урда» татар милли оешмасы җитәкчесе Данис Сәфәргалиев, Рәис Сөләймановның ксенофобик эшчәнлеген тикшерү таләбе белән, Татарстан Президентына, парламентына һәм прокуратурасына мөрәҗәгать иткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading