Башы.
Бад-Хомбургтан машина белән тагын бер баш әйләндергеч гүзәл урын - Рюдесхайм-на-Рейне шәһәренә юл тоттык. Ара бик ерак түгел, 1 сәгать чамасы.
Рюдесхаймга якынайган саен, тын кысыла барды. Күз алдыгызга китерегез: бер якта Рейн елгасы, яр буенда замоклар, икенче якта - виноград плантацияләре. Без Германиягә барган көннәрдә яңгырлар күп булган иде, шуңа күрә Рейн елгасы ярларыннан чыккан, трассага аз гына калган, әмма моңа бик исләре китми, чөнки елга ничек ярларыннан чыкса, шулай кире дә кайта. Рейн, сүз уңаеннан, тынгысыз елга, анда су коенырга бик батырлар гына җөрьәт итә, чөнки агымы көчле.
Франкфурттан Рюдесхаймга шәһәр яны поезды белән дә барырга була, анда табигать күренешләре бөтенләй хуштан яздырырлык, кайчакларда бу картина түгелме икән дип тә уйлап куясың, диделәр. Ышанам: чөнки без елга буйлап бер замокка бардык, яр буендагы кечкенә калалар, табигать күренешләре чыннан да хуштан яздырырлык матур иде.
Рюдесхаймны халык телендә «прәннек-шәһәр» дип тә йөртәләр. Ул бу «тәмле» атаманы архитектурасы өчен алган. Төрле төстәге (нигездә, кызгылт көрән һәм аксыл көрән) фахверк йортлар дивар булып, бер-берсенә тоташып төзелгән. Урамнар тар, җәяүлеләр генә йөри торган. Туристлар искиткеч күп. Йортларның һәр почмагын, урамның һәр борылышын рәсемгә төшерәсе килә. Ә рәссамнар өчен тагын да гүзәлрәк күренеш шәһәр үзәгеннән читтәрәк урнашкан. Бу - «Германия - Ватан-ана» статуясы утырган мәйданнан канат юлы белән шәһәргә төшкәндә ачылган күренеш. Аста - рәт-рәт булып тезелгән виноград плантацияләре, каршыда «прәннек-шәһәр», аның артында Рейн елгасы, ә каршы ярда тагын бер кала... Сүз уңаеннан, Германия статуясы - илнең иң зур һәйкәле. Аның биеклеге ун метр, ул унике ел төзелеп, 1883 елда ачылган. Һәйкәлне немецларның 1870-1871 елларда Франция-Пруссия сугышында җиңү яулап, алман империясе төзелү хөрмәтенә салганнар.
Рейн елгасы буйлап замоклар урнашканы турында телгә алдым инде. Шуның берсен - Рейнштайн замогын без дә барып күрдек. Ул XIV гасыр урталарында сак корылмасы буларак төзелгән. Манара очында эленгән читлеккә тәртип бозган кешеләрне элеп куйганнар дигән сүзләр дә йөри. Замок 90 метр биеклектә текә кыяда утыра. Заманында караучысыз калган әлеге замокны опера җырчысы Герман Хехер сатып алган. Бүген биредә аның улы гаиләсе белән яши. Тарихи һәйкәл буларак, гаиләгә аны карап торырга да ярдәм итәләр. Биредә туйлар уздыралар, туристлар да еш була, берничә бүлмәсен арендага да биреп торалар.
Германиягә сәяхәтебез шуның белән тәмам. Әлбәттә, бөтен күргәннәрне язып-тасвирлап кына бетереп булмый. Германия тәртип, чисталык, тарихи биналар саклануы (яңартылуы), заманча тизлеге һәм шуның белән беррәттән күңелгә дәва биргән тынлыгы белән сокландырды. Кыскасы, ике-өч көндә дә шактый тәэсирләр алып кайтырга мөмкин. Сүз уңаеннан, Казаннан Франкфуртка очучы туры рейсларның вакыты да уңайлы: җомга көн иртән китәсең һәм дүшәмбе кич әйләнеп кайтасың. Матур сәяхәтләр сезгә!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар