Йә ишегенә, йә тәрәзәсенә «хәләл» дигән язу ябыштырылган кафелар артканнан-арта бара. «Хәләл» дигән сүзе булгач, шулай икәненә ышанасы килә. Ә Татарстан Диния нәзарәте каршындагы «Хәләл» комитеты, Россия мөселман яшьләре белән бергә рейдка чыгып, ике атна эчендә 17 хәләл кафены тикшереп, хәрәмләшүчеләрне фаш иткәннәр.
«Хәләл» комитетында әйтүләренчә, алар беренче чиратта халык күпләп йөри торган туклану урыннарын тикшергән. 17 кафеның җидесендә генә сертификацияләү узарга теләк белдергәннәр. Әмма теләк белән генә эш бетми бит. «Хәләл» тамгасы белән эшләүчеләргә таләпләр бермә-бер кырыслана. Шунлыктан тикшерү узган калган туклану урыннары, яңа һәм замана шартларына тешләре үтмәслеген сизеп, сертификат алырга маташып та карамаган. Хәрәмләшүчеләр судан коры гына чыккан дип әйтеп булмый, рейд барышында аларга Административ хокук бозулар кодексының 14.7 маддәсе (Кулланучыларны алдау) барлыгын исләренә төшергәннәр. Шулчак хәрәмләшүче кафеларның барысы да «хәләл» язуларын салдырып атканнар.
Кафеларны хәләллеккә тикшергәндә ризыкларны лабораториягә тапшырмаганнар тапшыруын. «Хәләл» комитеты хезмәткәрләре кафеларның сертификатларын, таныклыкларын, менюдагы ризыкларны, персоналның килеш-килбәтен, «кулланучы почмагы»н тикшергән.
Бар иде лә ул кәгазь!
Бер кичне мин дә хәләл кафеларга сәфәр чыктым.
Тукай урамындагы «Сөембикә» кафесының ни тышында, ни эчендә хәләл дип язылмаса да, яулыклы хатыннар, сакаллы ирләр күп йөри.
- Кафедагы ризыклар хәләлме? - дип сорыйм.
- Хәләл, - дип җавап кайтарды кассадагы хатын.
«Хәләл» комитеты сертификаты бармы соң?» - дигәч, «бар» дип «кулланучы почмагы»на ымлады. Барып карасам, бернинди сертификат юк.
- Мин төгәл беләм, бар иде ул бездә. Бәлки, бухгалтердадыр? - дип икеләнеп калды кассир ханым.
Ул миңа кафе хуҗасының номерын бирде.
− «Хәләл» комитетында сертификацияләү үтәргә тәкъдим иттеләр, әмма без баш тарттык. Аның өчен гел акча түләп барырга кирәк бит. Без кафеның бер җирендә дә хәләл дип язмыйбыз, халык сораса гына «хәләл» дибез. Итне дә хәләл кибеттән алабыз, ризыкларны да шәригать таләпләренә туры китереп әзерлибез, - диде кафе хуҗасы Акмал әфәнде.
Тукай урамындагы «Бәхетле-Хәләл» супермаркетына да кердем. 15 гыйнварда ачылып, бишенче майда 100 меңенче сатып алучыны тәбрикләделәр анда. Кибет җитәкчесе Роза Газизовна әйтүенчә, аларда хәтта «Кока-кола» да хәләл икән, ягъни составында «Хәләл» комитеты тарафыннан тыелган матдәләр юк. Көн саен шул комитеттан кеше килеп, кибеткә китерелә торган итнең сыйфатын тикшерә. Биредә кибет хезмәткәрләре өчен намаз уку бүлмәсенә кадәр бар.
Маршрутымның өченче ноктасы - тимер юл вокзалы каршындагы тәүлек буе эшли торган «Али Баба» кафесы. Дөресен әйткәндә, эт оясы кадәр бер алачык инде ул. Сатучы, сумса, өчпочмак ише камыр ризыклары барысы да хәләл, диде. Хәтта сертификатыбыз бар дип, плитәгә ябыштырылган аклы-каралы кәгазь битенә төртеп күрсәтте. Баш түбәсендә «Хәләл» халыкара сертификацияләү үзәге» дип язылган, астында Россия мөфтиләр берлеге рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин имзасы куелган сертификат кафега түгел, ә Воронеж өлкәсендәге «ЛИСКо Бройлер» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә бирелгән. Имеш, «Али Баба»дагы ризыклар шул иттән әзерләнә.
Төзәт һәм өстә
Соңгы арада телефоннарга урнаштырыла торган «Хәләл-гид» кушымтасы турында күп сөйлиләр. Ул Россия буенча теге яки бу шәһәрдә мәчетләрнең, хәләл кафеларның кайда урнашканын күрсәтә. «Хәләл» комитеты сайтында күрсәтелгәнчә, Татарстанда сертификацияләүне алты туклану урыны гына узган. Ә «Хәләл-гид»та хәләл кафелар саны илледән артып китә.
− Әгәр хуҗалары үз кафеларын хәләл дип әйтә икән, без аларны «Хәләл-гид» исемлегенә кертәбез. Комитет фаш иткән туклану урыннарын, һичшиксез, төшереп калдырачакбыз. Хәзер без кушымта кулланучыларына яңа мөмкинлек булдырдык: алар андагы мәгълүматны үзләре өсти һәм төзәтә ала, - диде «Хәләл-гид» авторы Айрат Касыймов.
Алданмагыз
Мөселманнар арасында да хәләл кафеларга караш бер генә яклы түгел. Әйтик, беренче курс студенты Әдилә Галимова хәләл генә түгел, гомумән, туклану урыннарында тамак ялгамаска тырыша.
− «Кольцо» тукталышы яныннан үтеп барганда, «Burger King» кафесының реклама кәгазен тоттырдылар. Берничә көннән соң, дус кыз белән Колхоз базары янындагы «Burger King»ка кереп чыгарга булдык. Меню белән танышканда, күнелдә шик туды. Кассирга: «Ризыкларыгыз чыннан да хәләлме?» - дип мөрәҗәгать иттем. Ул бераз югалып калды да берникадәр тынлыктан соң, «юк, хәләл түгел», диде. Димәк, листовкадагы хәләл сүзе - ялган! - диде Әдилә.
Ә менә Әлмәттә яшәүче мөслимә Наилә Хәертдинова үзләрендәге хәләл кафеларда ышаныч белән ашый.
− Беренче чиратта, кафе хуҗасы мөселман булырга, намаз укырга тиеш. Мөселман булмаган кеше алдарга да мөмкин бит. Әлмәттәге хәләл кафеларның күбесендә диндәге үзбәкләр эшли. Ә итне мәчет карамагындагы кибетләрдән генә алам.
«Кол Шәриф» мәчете имам хатибы Илфар хәзрәт Хәсәнов әйтүенчә, әгәр мөселман кешесе хәләл кафеда тыелган ризыкны хәләл дип ышанып ашый икән, аңа гөнаһ булмаячак.
Әгәр күңелегездә: «Фәлән кафе, фәлән азык-төлек хәләлме, юкмы?» - дигән шик бөреләнә икән, ике дә уйламыйча «Хәләл» комитетына мөрәҗәгать итегез: телефон номеры - (843) 238-33-71, электрон почта - info@halalrt@com.
PS. «ШК» тикшеренүләрне дәвам итә. Алдагы саннарның берсендә «хәләл» тамгасы сугылган берничә казылыкка экспертиза нәтиҗәләре турында укырсыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар