16+

Хәләлгә төрелгән хәрам

«ШК» экспертизага тапшырган өч казылыкның берсендә дуңгыз ДНКсы табылды

Хәләлгә төрелгән хәрам

«ШК» экспертизага тапшырган өч казылыкның берсендә дуңгыз ДНКсы табылды

Телисеңме, теләмисеңме, әмма товар этикеткасындагы язуга ышанмый хәлең юк. Әйтик, «хәләл» дип язылган икән, син аны шулай дип уйлап ашыйсың да. Әмма, ни кызганыч, «хәләл» ризыкларның да хәләл булып бетмәгән очраклары турында ишетергә туры килә.

Кетерди торган казылык
«Беренче канал»дагы «Среда обитания» тапшыруы «Царицыно» ит комбинатында ясалган «Мөселман» казылыгын ике төрле экспертизага тапшырып, аңарда дуңгыз ДНКсы булуы ачыкланган. Әмма казылыкны чыгарган комбинатта тапшыру корреспондентына комментарий бирмәгәннәр. Тапшыру эфирга чыкканнан соң, коты алынган мөселманнарны тынычландыру өчен, Россия мөфтиләр шурасы да «Царицыно»ның шул хәләл казылыгын экспертизага юллаган. Нәтиҗәдә, лаборатория хезмәткәрләре аңарда дуңгызның «д» хәрефен дә тапмаган. Мөфтиләр шурасы, журналистларны җыеп, сөенечләрен җиткерергә ашыкты. Ник сөенделәр һәм башкаларны да сөендерделәр дигәндә, федераль каналда яманаты чыккан казылыкка шураның «Хәләл» тамгасы сугылган иде.

«Шәһри Казан» аш-су өлкәсендә махсуслашмаса да, без дә эксперимент үткәрергә булдык. Моның өчен өч төрле кибеттә өч төрле казылык сатып алып, аларны Татар төбәкара ветеринария лабораториясенә тапшырдык. Беренче казылык, төгәлрәге, сосиска «Петушок» дип атала, «Чаллы-Бройлер»да чыгарылган, тышында Татарстанның «Хәләл» комитеты тамгасы бар. Икенчесе - «Рамазан Халяль», Ижауда ясалган, тышында - Россия мөфтиләр шурасы мөһере. Монысының составында нитрит натрия кебек кушылма булса да, өченчесендә - «Баранья Халал» дигәнендә «химия»нең эзе дә юк, экологик яктан чип-чиста. Менә ниләр генә бар анда: сарык ите, сыер ите, курдюк мае, тоз һәм тәмләткечләр. Бернинди «хәләл» тамгасы булмаса да, «Халал» дип язып куйганнар. «Туган урыны» - Ленинград өлкәсе, Всеволожск районы, Старая авылы. Мин аны «Белорусские колбасы» кибетеннән алдым. Килеп керүгә үк «батькаларның батькасы», ягъни Белоруссия Президенты Александр Лукашенко сурәте каршы ала. Монда сало белән дуңгыз итле ризыклар гына сатыладыр дип уйласам да, сатучыдан хәләл турында юри сорадым, кыек атып туры тидермәмме икән?! Ит кисәге күшәп торган сатучы: «Нишләп булмасын?! Бар», - дип шул экологик чиста казылыкка ымлады. Өйгә алып кайткач, өч казылыктан да үзем авыз иттем. «Баранья Халал» дигәнендә сәер кушылма-кисәкләр бар, чәйнәгәндә вакыт-вакыт кетердәгән аваз да ишетелде.

Дулап кына алып булмый...
Татар төбәкара ветеринария лабораториясе директоры урынбасары Айдар Садриев әйтүенчә, алар бер ел элек халыкара стандартлар нигезендә теләсә нинди ризыкны дуңгыз ДНКсына тикшерергә рөхсәт алган. Лабораториянең мал табибы Айнура Миңнебаева сүзләренә караганда, үз товарын «хәләл» тамгасы белән чыгарырга теләгән җитештерүчеләрнең продукциясен Татарстанның «Хәләл» комитеты шушы лабораториягә җибәрә. Баксаң, шәригать таләпләренә туры килеп бетмәгән ризыклар да очрый икән. «Хәләл» тамгасыннан коры калган кайбер җитештерүчеләр лабораториягә килеп дулап та китә ди. Әйтик, «без казылыкны авылда үстерелгән мал итеннән генә ясадык бит, ничек дуңгыз таба алдыгыз сез анда», дип, дәлилләр дә китерәләр. Әмма, халык әйтмешли, чебен дулап тәрәзә вата алмый. Лаборатория белән комитетта «билләһи», «валлаһи» дип антлар эчкән кеше сүзенә түгел, ә «акыллы җиһазлар»ның күрсәткечләренә ышаналар. Әгәр сез дә, теге яки бу хәләл ризыкның чисталыгыннан шикләнсәгез, Татар төбәкара ветеринария лабораториясенә сукмак сала аласыз.



«Ничек телисең, шулай атыйсың инде»
Берничә көннән соң экспертиза нәтиҗәләре билгеле булды. Ленинград өлкәсендәге «Совад» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять чыгарган казылыкта дуңгыз табылды! Редакциядә, моны ишетеп, берничә кешенең ушы да китте.

Экспертиза нәтиҗәләре билгеле булган көнне үк казылык этикеткасында күрсәтелгән телефон номеры буенча Ленинград өлкәсендәге Старая авылына шалтыраттым. Әллә авыл исемен җисеменә туры китереп, иске номерны язганнар идеме икән - көне буена трубкада кеше авазы ишетелмәде. Шуннан соң «Совад»ның сайтына кердем. Баксаң, әлеге комбинат 1995 елдан бирле ит ризыклары чыгарып ята икән. Продукция исемлегендә шул бер генә хәләл казылык бар. Сайтта күрсәтелгән номер буенча шалтыраттым. Трубканы алган хатынның, «сезнең казылыкта дуңгыз ДНКсы табылды», дигән хәбәргә бер җире дә селкенмәде, ахрысы.

- Сезнең комбинат чыгара торган «Баранья Халал»да «Халал» сүзе казылык атамасы гынамы, әллә казылыкның хәләл таләпләренә туры китереп ясалганы турында сөйлиме? - дип бер генә түгел, өч тапкыр сорадым, әмма әңгәмәдәшем: «Сезгә миннән ни кирәк?» - дип, әллә юри, әллә, чыннан да, башын юләргә салды.

- Безнең илдә бер-берсенә каршы килә торган әйберләр күп инде ул: тышында бер төрле язылып, эчендә икенче төрле нәрсә булырга мөмкин. Ризыкны ничек телисең, шулай атыйсың. Бу мәсьәләдә сезгә директор белән сөйләшергә кирәктер. Әмма сез аны тота алмассыз, дип уйлыйм. Ә технологның эш телефоны юк. Кесә телефон номерын бирә алмыйм бит инде, - диде. Бу ит комбинатында технологның дәрәҗәсе саклану министрыныкы белән бер, күрәмсең.

- Бездә, Татарстанда, ул яктан җиңелрәк. Җаваплы кешеләрнең телефон номерларын бирүдән тартынмыйлар, - дигәч, бер җире дә селкенмәгән әңгәмәдәшемнең җавабы бөтен җиремне җилкенеп куярга мәҗбүр итте. «Без бит бүтән илдә яшибез», - диде.

Күрәсең, аның өчен хәләлдә дуңгыз әсәре әллә бар, әллә юк сыман, Татарстанның да Россия составында булу-булмавы мөһим түгел. Иң мөһиме - үз эшен - хәләл дип, хәрам казылык сатып ятуын белә.

PS. Татарстанның «Хәләл» комитетында хәбәр итүләренчә, сертификат алырга аена унлап җитештерүче гариза бирә, әмма шуларның җидесе генә сынауларны уңышлы үтә. Шуны да искәртү мөһим: сертификат бер елга гына бирелә. Бер елдан соң хәләл эшчәнлекне дәвам иттерергә теләгән җитештерүче кабат комитетка мөрәҗәгать итә.

Редакциядән. Кабат искәртәбез, «Баранья Халал» казылыгында Татарстанның «Хәләл» комитетыныкы да, Россия мөфтиләр шурасы тамгасы да юк. Шушы мәсьәлә уңаеннан «Хәләл» комитетыннан комментарий алырга дип шалтыраткан идек, әмма алар бездән дуңгыз ДНКсы табылган казылыкның протоколын сорады. Шулай итеп, комитет вәкилләрен шушы көннәрдә лаборатория чыгарган нәтиҗә белән таныштырып, без бу темага алдагы саннарның берсендә әйләнеп кайтырбыз әле.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading