16+

Иң яхшы продюсерлар авылда яши

Якын күргән кадерле кешеләребезгә карата булган җылы сүзләр гел әйтелмичә кала, йә вакыты җитми, йә җае чыкмый дигәндәй. Мәдәният елы уңаеннан да авылларда эшләүче мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр турында бер язармын әле дип йөри торгач, бер ел үтеп тә китте. Бер уйласаң, авылларны "үтермичә" яшәтүчеләр, халыкның күңел сагында торучылар да -...

Иң яхшы продюсерлар авылда яши

Якын күргән кадерле кешеләребезгә карата булган җылы сүзләр гел әйтелмичә кала, йә вакыты җитми, йә җае чыкмый дигәндәй. Мәдәният елы уңаеннан да авылларда эшләүче мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр турында бер язармын әле дип йөри торгач, бер ел үтеп тә китте. Бер уйласаң, авылларны "үтермичә" яшәтүчеләр, халыкның күңел сагында торучылар да -...

Якын күргән кадерле кешеләребезгә карата булган җылы сүзләр гел әйтелмичә кала, йә вакыты җитми, йә җае чыкмый дигәндәй. Мәдәният елы уңаеннан да авылларда эшләүче мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр турында бер язармын әле дип йөри торгач, бер ел үтеп тә китте. Бер уйласаң, авылларны "үтермичә" яшәтүчеләр, халыкның күңел сагында торучылар да - шушы хезмәт ияләре. Казан сәхнәләрен яулаган егет-кызларыбызны гына алыйк, аларның да күбесен иң беренче тапкыр сәхнәгә алып менүчеләр дә авыл клубы мөдирләре.

Минемчә, алар иң яхшы продюсерлар. Алардагы оештыру сәләтенә, фантазияләренә сокланырга гына кала. Җиде яшьтәгесен дә, җитмештәгесен дә җырлаталар, биетәләр... Кичке сәгать җидедә фермадан кайткан сыер савучы апаны сигезгә мәдәният йортына репетициягә китерү өчен генә дә нинди көчле психолог, артист булу кирәк!

- Киленнәрнең әнекиләренә барып, "Синең кебек яхшы биана юк",- дип, бер көйлисең, аннан киленнең үзенә: "Бер һава сулап кайтырсың, көне буе сак астында ничек чыдамак кирәк", - дип ялынасың. Икенче бер авылдашка: "Фәлән дә катнаша, син генә каласыңмени", - дип, эченә корт саласың. Ире көнчерәк икән, хатыны белән бергә дәшәсең. Әнә шулай хәйләли торгач, коллектив җыйналгандай була, - дип сөйли озак еллар Балтач районы Арбор авылы мәдәният йортында директор булып эшләп лаеклы ялга чыккан Равилә Юсупова.

Авыл кешесенең берсе дә сәхнәгә акча өмет итеп түгел, җан азыгы эзләп менә. Менә шушы сыйфат эчендә эчкерсезлек ята да инде... Үткәрелгән чарадан соң үзешчәннәрнең үзгә бер рәхәтлек кичергәнен, рәхмәт әйтеп таралышкан авылдашларыңны күргәч, бөтен авырлыклар, ишек шакып һәркемгә ялынып йөргәннәр онытыла да китә...

Озак еллар Балтач районының мәдәният бүлеген Радик Михайлов җитәкләде. "Репетициягә Михайлов үзе килә икән", - дигән сүз оештырыла торган мәдәни чараның дәрәҗәсен билгели торган иң зур бәя була иде. Сәхнәдә илле кеше булса да, ул сүз алгач бер тавыш калмас, һәр әйткән киңәше урынлы гына булыр. Радик Михайлов үзе дә ул елларны сагынып искә ала.

- Авыллар ел саен йә концерт, йә спектакль куеп көч сынашалар. Бу авылның һәр кешесен селкетеп, уятып җибәрә торган чаралар. Нәтиҗә чыгарганда урындагы җитәкчеләрнең ничаклы мәдәни ярдәм күрсәтелгәне дә исәпкә алына. Чираттагы конкурсларның берсендә Арбор авылы үзешчәннәре Туфан Миңнуллинның "Гөргөри кияүләре" спектале белән беренчелекне яулады. Камал сәхнәсендә дә шул ук спектальнең куела башлаган вакыты. Без артистлар белән үзешчәннәрне очраштырырга уйладык. Үзешчәннәр Камал артистлары уйнавында спектакльне карамаганнар иде, һәркайсы образны үзенчә ачты. Дәрәҗәле артистлар спектакльне карагач, соклануларын яшермәделәр. Нәҗибә Ихсанова исә: "Керәшеннәр булгач, сезгә уйнавы җиңелрәк булгандыр, безгә сөйләмне өйрәнергә дә кирәк булды", - дип, иң югары бәяне бирде. Югыйсә, үзешчән артистларыбыз саф татар авылыннан. Без аңа бу турыда әйтеп тә тормадык.

Авылдагы клуб мөдирен яки китапханәчене халык үз итми икән, ул аның артыннан иярмәячәк, чараларында да катнашмаячак. Бу гел шулай. Олысын кечесен аңлап, аларның күңелләренә үтеп керә белгәннәр башкара бу хезмәтне. Берәр районга командировкага барырга туры килсә, иң элек бу җирлектәге китапхәнәчеләрне барлыйм.

Беләм алар бик җаваплы, һәрнәрсәдән хәбәрдар, эшкә алыналар икән, юлым уңды дип исәплә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading