Шәһри Казан

Итти, итти ит сата

«Кабырга турыларын 190нан гына бирделәр. Ашка бик тәмле инде ул кабыргалар. Әйбер алганда сатулаша торган гадәтем дә юк, кешене рәнҗетүдән куркам. Күпме сорыйлар - шуның кадәр бирәм. Ит сатучы егетләр көлгән дә булалар әле, әби, син ит тә ашыйсыңмыни әле, диләр...»

Реклама

Автобуста алгы рәттәге утыргычларның берсенә утырган 80 яшьләрдәге әбинең шулай тәмле итеп сөйләвен татарча аңлаган бөтен кеше тыңлап барды бугай бу көнне. Әбинең Агропромпарктан кайтып килеше икән. Анда итне килосы 230 сумнан гына саталар икән, дигәч, шунда барып, үзе әйтмешли, кү-ү-п итеп - бер айга җитәрлек ит алган. «Әйтәсе генәме, анда итләр чынлап та арзан икән», - дип, ит тутырган чүпрәк сумкаларын кытыршы кулы белән сыйпап-сыйпап куя әби. Мин дә бардым ул Агропромпаркка, тик ит алырга түгел, сатарга. Әйе, ярты көн ит сатучы булып эшләп карадым...
Сатып алучыларга катырак тор...
Иртәнге җидедә эш урынымда идем. Сатып алучылар йоклап ятмый, сәгать җидедә үк ит рәтләре тирәсендә күренә дә башладылар. Менә ике әби килеп басты. Берсе ипләп кенә итләрне тотып карый-карый сораштыра башлаган иде, икенчесе терсәге белән төртеп куйды. Башта базарны әйләнеп чыгарга кирәк, нинди ит саталар, ничә сумнан - карыйк, чагыштырыйк, ашыкмыйк әле, дип, култыклап алып та китте тегене. Мин дә үзем өчен тиз генә бер нәтиҗә ясап куйдым: өстәл каршына килеп басуга ук телеңне еландай чыгарып итеңне алырга кыстаудан мәгънә юк, бөтен өстәлләрне карап-урап үтмичә, барыбер алырга ашыкмыйлар...
Өстәл өстенә чиста ак тукыма җәеп, итләрне кабыргаларын бер җиргә, күкрәк җирләрен икенче урынга, иттән генә торган өлешләрен үзенә аерым бер җиргә һәрберсен матур итеп пөхтәләп тыгызлап тезеп куйдык. Янәшәдәге өстәлләрдә Кукмара һәм Арча районнарыннан, Чуашстаннан килгән фермерлар сата. Ит сатучыларның монда үзара дустанә мөнәсәбәттә булуына игътибар иттем. Һәрберсе, эш урынына килүгә үк, үзара хәл-әхвәлләрен сорашалар, бер-берсенә ярдәм итәргә һәрчак әзер торалар. Фермерлар монда гаиләләре - хатыннары, балалары белән сату итә. Кукмара фермеры Рәис абый, шулай кирәк тә, ялланган сатучының сатылмаган итләре күп кала, икенче көнгә калган итне сатуы бик авыр, үз товарыңны үзең сатсаң гына керемең була, күңелең дә тыныч тора, ди.
Мине «эшкә алучы» Резидә Дәүләтшина итнең кайсы турысын ничә сумнан сатарга кирәклеген өйрәтә. «Иттән генә торган йомшак өлеше дә 230 сум тора, әмма аңа кабырга һәм күкрәк турысын да өстәп сатабыз. Бөтенесенең дә итле җирен генә ашыйсы килә, алай гына сата башласаң, сөякле итләрен кая куясың. Сатып алучыларга катырак тор, итнең йомшагын үзен генә сатып җибәрә күрмә», - дип, кат-кат кисәтте мине Резидә. Чиста йомшак җиренә өстәп кабырга турысын аласың килмәсә, рәхим итеп 380 сумнан ал. Ләкин ул бәягә бер генә сатып алучы булды. Калганнары йомшак иттән генә торган өлешенә кабырга һәм күкрәк тирәсендәге итләрне дә кушып алды. Ит сатучыларның гадәтләрен беләләр: күбесе сатулашып, нишләп алай дип киреләнеп маташмый, өстәмә итеп тәкъдим ителгәнне дә алалар. Кабырганы йә күкрәк итен үзләрен генә сатып алсаң, килограммы 220 сумнан бирәләр. Аягы 80 сум, сатулаша торгач, 70кә, хәтта 60 сумга кадәр дә төшерәләр. Бавыры - 180, үпкәсе - 30, йөрәге - 150, койрыгы - 100, теле 400-450 сум. 30 сумга терлек майларын да алучылар бар, ләкин бик сирәк. Әйтүләренчә, аларын ит сатучылардан күбесенчә кафеларга камыр ризыклары пешерер өчен алалар икән. Гомумән, монда итнең бер генә җире дә сатылмый калмый. Итнең күренеп торган майлы өлешләрен, кечкенәрәк сөякләрен кисеп алып, «товарный вид» ясыйлар. Кисеп алынган өлешләрен аерым пакетка тутырып, теләүчеләр булса, килограммын 25-30 сумнан сатып та җибәрәләр. Аларны эткә ашатырга алалар икән. Ләкин аны да үзләренә ит алган кебек сайлыйлар. Бер ирле-хатынлы пар, иренмәде, пакет эченә тутырганны һәрберсен куллары белән тикшереп карап чыкты. Ахырда, юк, безнең этебез эрерәк сөякләр ярата, дип, алмаска булдылар. Икенчеләре, безнең эт менә трахеясын үлеп ярата, дип, аны аерым кистереп алып киттеләр. Этләренә бәйрәм ясадылар инде болай булгач.
Баштарак Резидә белән бергә сатсак, тора-бара ул, теге йә бу сәбәп белән, өстәл артыннан китеп тә торгалады. Кайчан килә инде, дип бер артыма борылып карыйм, бер өстәл алдындагы сатучыларны күзәтәм. Менә монысын үлчәп бирегез әле, дисәләр, бетте баш... Кая барасың, үлчәргә дә, сдачасын да санап бирергә туры килде. Беренче сынауны узгач, тынычландым тагын. Кыюланып та киттем. Иттән генә торган өлеше белән кызыксына башлауга ук, шалт тегеләрнең алдына кабыргасы белән муен тирәсен дә китереп салам. Икеләнүләргә урын калдырмыйм, сатсам, янәсе, шулай гына бирәм. Әнә, теге кызыл беретка кигән әбинең безнең өстәл тирәсенә өченче тапкыр килүе, болай булса, өмет бар, алмый калмас, иншалла. Озаклап сайланып торганнан соң, бер кечкенә генә кисәкне үлчәтеп алып китте. Гомумән, монда сатып алучыларны мин берничәгә бүлеп карар идем: базарга бергәләшеп килгән, үзләре белән кечкенә балаларын да иярткән яшь гаиләләр артык сайланып маташмый, 10-15 килолы зур-зур кисәкләрне алалар да китәләр. Әбиләр бик озак сайлана, әле берсенә, әле икенчесенә бәйләнә. Күрше өстәл каршына килеп баскан әбине таныдым - икенче тапкыр килүе. Сатучы да таныды моны, тагын бер кат итләрен күрсәтүне сорагач, сатучы ир, тагынмы, йә ярар, Аллага тапшырдык, әби, дип, бөтен булган ит кисәкләрен алдын-артын әйләндертеп күрсәтте. Болай булгач, алыр инде, дип торган идем, кая ул, матур чабылмаганнар, диде дә китеп барды. Хатын-кыз булса, түзмәс, артыннан мырылдап калыр иде, ир-ат булгач, дәшмәде. Бу төр сатып алучыларны мин үзләренә нәрсә кирәген белмәүчеләр дип атар идем. Кат-кат карыйлар, тикшерәләр, сорашалар да... бернәрсә булмаган кебек китеп баралар. Уртача яшьтәге апалар артык сайланмый, хуҗабикәләр ашка, пилмәнгә йә өчпочмакка кайсы өлешен алырга кирәген яхшы беләләр. Төгәл генә нәрсә кирәген әйтә дә үлчәтеп китеп тә бара.
Итнең бәясен күтәрми булмый...
Резидәнең монда абыйсы белән әтисе дә сата. Алар - Балтач районының Шода авылыннан. Үзләренең гаилә фермалары бар. Азат абый Дәүләтшин терлек үстереп сату белән 2010 елдан шөгыльләнә башлаган. Хәзерге көндә илле баш атлары, ике йөз баш сарыклары бар. Агропромпаркта, үзләре үстереп суйган ат белән сарык итеннән тыш, авылдашларыннан сатып алып килгән сыер итен дә саталар. Ат дигәннән, аның ите 250дән башлап 380 сумга кадәр тора. Аны бер авыз итеп караган кеше генә ала, күбесенчә, балаларга дип алалар икән. Ашап карамаган кешеләр өстәл яныннан битараф кына китеп бара. Сарыкныкын 300-350 сумнан җибәрәләр. Дәүләтшиннар Агропромпаркта май аеннан бирле сату итәләр. Азат абыйның әйтүе буенча, майдан көзгә кадәр минуска эшләгәннәр. «Гел болай бармас, дип түздек, акрынлап җайлаштык үзе. Хәзер үзебезнең сатып алучылар бар, итебез әйбәт сатыла», - ди фермер. Бер атнага биш үгез, бер тай китә, дүрт-биш баш сарык сатыла икән. Аренда бәяләренә килгәндә, аена бер өстәл өчен ун мең сум түлиләр, яшелчә һәм җиләк-җимеш сатучылардан азрак алалар икән. Суыткычтан файдаланган өчен - анысын ике кеше бергә бүлешә - өч мең түләргә кирәк. Үлчәү өчен аена 500 сум. Әле итне тураучыларны бәхилләтергә кирәк. Анысы килограммы 3 сум 50 тиен тора. Сатучы яллаган очракта, эшенә карап, 500-1000 мең сум түлиләр. Болары түзәрлек, фураж бәяләре бик кыйммәт. Ит бәясен 240 сумга күтәрмичә булмый. Бөтен нәрсәгә бәяләр артты, итнеке әле һаман саклана. Ашаган белми, тураган белә дигәндәй, халык кыйммәтсенә, әлбәттә, ләкин безгә дә исән калырга кирәк бит, ди ит сатучылар.
Бөтен нервыбызны ашыйлар
Резидә, халык сәгать уннан алып көндезге берләргә кадәр бик күп була, дигән иде. Чынлап та шулай булды. Халык исә итне бик сайлап ала. Һәрберсенең үз капризы. Бер бабай, пычак сорап алып, ит өстенә пычак очы белән баскалап чыкты, сөякле урыны күп түгелме, янәсе. Беренче тапкыр күргәндә, итне харап итә инде, дип борчылып торсам, аннары ияләшенде. Кайбер ит сатучыларның моның өчен хәтта аерым чәнечкеләре дә тора. Икенче бер бабай иткә бармагы белән баскалап карады. Бармак белән баскан урын кире үз хәленә кайтса, яшь ит була икән. Югыйсә, итнең яшьме-картмы икәнен маена карап кына да чамалап була. Тана йә үгез итенең мае ак төстә, берничә еллыкныкы - сары төстә. Бер сатып алучы исә, узган атнада гел сөяк кенә алганбыз булып чыкты, бу юлы алдатмаска булдык әле, дип, бер ит кисәген әллә ярты сәгать тикшерде инде шунда. Икенчесе иттән генә торган кисәген алырга булды. Кабыргасын да өстәп бирәбез, дигәч, сүземне ошатмады, алсам, шушы кисәген генә алам, бетте-китте вәссәлам, ди. Мин дә үз сүземнән чигенмим, кабырга өстәп бирәм, дим. Үзегез яшь кенә кызлар, инвалид кешегә ит жәллисез, дип, үпкәләп китеп барды. Икенче берәү дә үзенең пенсионер булуын әйтеп, ташлама ясавыбызны сорый. Юк, дигәч, сез күп, мин итсез кайтып китмәм, ә менә сез итегезне кочаклап басып торыгыз, дип, монысы да үпкәсен белдерде. Янәшәдәге безнең сөйләшүне тыңлап торган ит сатучы ир, менә шулай, ит сатканда бөтен нервыларыбызны ашыйлар инде, дип елмая. Шөкер, сатып алучыларсыз да тормадык. Рәхмәт әйтеп, елмаеп китеп баручылар да күп булды. Берсе пылау пешерергә җыенганын, икенчесе, өчпочмак пешереп, оныкларын сыйларга ниятләвен дә әйтергә онытмады. Күп кенә әби-бабайлар итне, иттарткыч аша чыгарып, фрикаделька белән аш пешерәләр икән. Бер әби исә сөякләр белән бөтен суыткычы тулганын, үзенең бер дә аш ашарга яратмавын әйтеп куйды. Сатып алучылар белән сөйләшә-сөйләшә, бәхәскә дә кереп китеп, вакытның ничек үткәне дә сизелмәде. Дүрт сәгать эчендә бер тана итен сатып та куйдык. Ул вакытка инде, аягөсте басып торып, аяклар да арыган, арка-билләр дә сызлый, тавыштан исә башлар әйләнә башлады. Базарның иң шау-шулы урыны кайда, дисәң, ит сатыла торган урынында икән. Монда һәрвакыт халык гөж килеп тора. Базар белән бергә баш та гүли. Өстәл алдыңда халык кайнашса, өстәл артындагы зур бүкәндә әле берсе, әле икенчесе килеп ит чаба. Шунысына да игътибар иттем: ит чабучылар итләрен чапканда карап тормаска куша. Мин моны үземчә, күз тидерүдән куркалар, дип кабул иттем.
Сатып алучыларга да, сатучыларга да Ходай сабырлык-түземлек бирсен икән. Сатучыга товарын сату куанычы, сатып алучыга алган әйбереннән канәгатьлек хисен алырга язсын. Һәрбер сатып алучы мин пенсионер, мин авыру-фәлән дип жәлләтергә тырыша, ташлама ясаганны көтә. Аларны да аңлыйм, әмма сатучы да рәхәттән генә ит сатарга чыкмаган бит. Аңа да хәләл көче белән үстергән, алтын бәясенә төшкән итен вакытында урнаштырырга, аны сатып, ничек тә керем алырга кирәк. Өйгә кайткач та бик озаклап уйланып йөрдем әле, итне үстерүме, әллә сатуы авырракмы? Икесе дә авыр! Хәер, үзләренә нәрсә кирәген дә белмәгән сатып алучыларның да хәле җиңелләрдән түгел кебек тоелды миңа...
PS. Ярты көн буе ит сатып уф дип диванга кайтып егылгач, бер авылда ишеткән такмак искә төште әле. Ит сатып йөрүче Итти кушаматлы берәүгә авылдашлары такмак чыгарганнар:
Итти, Итти ит сата,
Итен сатып бетергәч,
Ботын күтәреп ята...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: