16+

Кама Тамагы районының Яңа Сала авылыннан Резедә Мөхәммәдуллина: “Кыш көне мине өйдән чыгарып, җәен урамнан кертеп булмый”

Кама Тамагы районының Яңа Сала авылында яшәүче Резедә Мөхәммәдуллинаны якыннан белгән кеше аның уңганлыгын мактап туялмый. Резедә турында, кулыннан килмәгән һөнәре юк, көлдән төймә генә төйми инде, диләр.

Кама Тамагы районының Яңа Сала авылыннан Резедә Мөхәммәдуллина: “Кыш көне мине өйдән чыгарып, җәен урамнан кертеп булмый”

Кама Тамагы районының Яңа Сала авылында яшәүче Резедә Мөхәммәдуллинаны якыннан белгән кеше аның уңганлыгын мактап туялмый. Резедә турында, кулыннан килмәгән һөнәре юк, көлдән төймә генә төйми инде, диләр.

Резедә - һөнәре буенча укытучы. Баштарак ул хезмәт дәресләрен алып барган, х әзер инглиз телен укыта. Бәйләүгә, чигүгә маһирлыгы - әнисеннән, тегүгә осталыгы - әтисеннән, бакчачылык белән кызыксынуы дәү әнисеннән килә икән.

- Әнием бик матур итеп рәсем ясый, бәйли, чигә. Җиденче сыйныфта укыганда ук мин шәлләр бәйли башладым. Телевизор караганда тик утыру юк бездә, берочтан эшең дә барсын дип, әни шунда ук кулыма җеп белән энә тоттыра иде. Хәзер дә күп әйберләрне заказга эшлим, бәйләү үрнәкләрен интернеттан алам. Икенче улым белән декрет ялында тугыз ай утырырга туры килде, шунда тугыз свитер бәйләдем. Соңгы вакытта бәйләнгән әйберләрне алмый башладылар, шуңа да ул эшне туктатып тордым. Гадәттә, бер яңа әйберне үзләштерәм дә, гел шуның белән генә шөгыльләнәм. Анысы туйдыргач, икенчесен өйрәнә башлыйм. Берара сырлы кәгазьдән кул эшләре эшләдем. Хәзер исә урын-җир кирәк-яракларын тегү белән мәшгульмен. Ул һөнәрем әтидән килә, ул әле дә тегә. Әти гомере буе электрчы булып эшләде, яшьтән үк кирәк-ярагын үзе тегеп кия иде. Бездә хатын-кыз белән ир-ат эше беркайчан да бүленеп каралмады. Кем нәрсәне булдыра, нәрсәгә көче җитә, шуның белән шөгыльләнә, тыючы юк, - ди үзе.

Сөйләшү барышында Резеданың тагын бер һөнәре барлыгы ачыкланды - ул берничә ел куяннар асраган. Илле баш куянга ояларын да үзе ясаган.

- Кечкенә вакытта ук безнең өйдә нинди декоратив хайван була, барысы да бар иде. Бу да әтиемнән килә. Мин үзем күңел өчен генә асрала - кулга алып иркәләп, яратып була торган кечкенә хайваннарны яратам. Куяннарның саны бик арткач, оя куярга урын да калмагач, аларны бетердек. Хәзер исә өйдә декоратив куян, ике мәче, эт, ташбака бар. Попугайлар да бар иде, яңарак кына үлделәр. Җәй көне күп итеп казлар үстерәбез. Быел, ирем рөхсәт итсә, кырык баш каз бибие алып үстерергә уйлыйм.
Беренче белгечлеге икмәк пешерүче булуын да истә тотсак, яңа танышым пешерергә дә оста икән. Ризык әзерләгәндә дә мин фантазиямне кушып эшләргә, аны матур итеп бизәкләп бирергә яратам, ди ул.

Иң яраткан шөгыле исә - бакчачылык. 15 марттан ук җиң сызганып бакча эшләренә тотына ул.

- Бакча эшен яратуым, әйткәнемчә, дәү әнидән килә. Кечкенә чагымда аның бакчасында нинди чәчәкләр булуын һәм аларның кайсы урында үскәннәрен әле дә хәтерлим. Авылга кайтып яши башлагач та, бакчага зур теплица куйдык. Анда без чәчәк һәм яшелчә рассадаларын үстереп сатабыз. Помидор, болгар борычы, кыяр, ташкабак, карбыз, кавын орлыкларын сатып алмыйбыз, аларын әни ясый. Кавын белән карбыз өчен аерым теплица тотабыз. Рассадаларны базарда саткан юк, ике машинага төйибез дә авыллар буйлап сатып кайтабыз. Соңгы вакытта авыл халкы чәчәкләргә бик зур игътибар бирә башлады. Безнең теплицада утызга якын чәчәк рассадасы үсә. Халык кашкарый, петуния, бархатцыны бик ярата. Дәлия белән лилия чәчәген дә күп үстерәбез. Розалар да үстерү хыялы бар, әлегә аңа кул җитми.

- Моның кадәр эшкә ничек өлгерәсез? - дип сорыйм гаҗәпләнеп.

- Болар барысы сезонлы эш бит, җәйге каникулда бөтен вакытым бакчада уза. Олы улым да, әни, сине кышын өйдән чыгарып, җәй көне урамнан кертеп булмый, дип көлә. Бакча эше ул минем өчен ябыгырга да бер стимул, гел хәрәкттә бит, - дип елмая Резеда. - Җәй көне минем өстә өч бакча: үзебезнеке, әниләрнеке һәм үзем укыткан Келәнче мәктәбе бакчасы. Узган елны иң яхшы мәктәп яны тәҗрибә участогы республика конкурсында урта мәктәпләр буенча икенче урынны алдык. Тормыш иптәшем Фидаилгә бик рәхмәтлемен, нәрсә эшләсәм дә, каршы килми, терлекләр, өй аның өстендә. Бакчада исә мин хуҗа. Киләчәктә теплицаны җылыта торган итеп ясап, анда бары тик чәчәкләр генә үстерү ниятем бар. Соңгы вакытта авылда балалар саны азайганнан-азая бара. Мәктәпләр ябыла, укытучыларга да эш калмый. Эшсез калырмын дип курыкмыйм, чөнки минем яраткан бакчам, кул эшләрем бар.

Алда санап киткән һөнәрләреннән тыш ул һәр елны урып-җыю вакытында үлчәүче дә булып эшли. Боларга өстәп, өйдә ремонт эшләрен башкарырга да ярата. Резеда турында, кар өстендә казан асып, кызыл прәннек пешерә, дисәләр дә шикләнмәячәкмен. Уңган кеше кулына туфрак учласа да алтын итә...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading