16+

Казан Плюшкины

Роза әби 15 ел буе өенә урамнан әйбер ташый Журналистлар урамы, 20 нче йорт тирәсеннән үткән саен күрәм мин аны. Кызыл кепкасын кыегайтып кия дә фатирына әйбер ташый ул. Кием-салыммы, тимер-томырмы, савыт-сабамы - күңеленә ошый икән, барысын да өенә алып кайта. Пенсия яшендәге бу әбигә моның кадәр чүп-чар нигә кирәк...

Казан Плюшкины

Роза әби 15 ел буе өенә урамнан әйбер ташый Журналистлар урамы, 20 нче йорт тирәсеннән үткән саен күрәм мин аны. Кызыл кепкасын кыегайтып кия дә фатирына әйбер ташый ул. Кием-салыммы, тимер-томырмы, савыт-сабамы - күңеленә ошый икән, барысын да өенә алып кайта. Пенсия яшендәге бу әбигә моның кадәр чүп-чар нигә кирәк...

Роза әби 15 ел буе өенә урамнан әйбер ташый

Журналистлар урамы, 20 нче йорт тирәсеннән үткән саен күрәм мин аны. Кызыл кепкасын кыегайтып кия дә фатирына әйбер ташый ул. Кием-салыммы, тимер-томырмы, савыт-сабамы - күңеленә ошый икән, барысын да өенә алып кайта. Пенсия яшендәге бу әбигә моның кадәр чүп-чар нигә кирәк икән дип, үзен күреп сөйләшергә булдым.Күршеләре алдан ук кисәтеп куйды, ул кеше белән сөйләшми, усалланырга, сугарга да мөмкин. Шулай да тәвәккәлләргә булдым. Чүп җыючы әби Роза исемле икән. Берничә ай сагалап йөргәннән соң, ниһаять, Роза әбине өендә «тоттым».

«Кеше әйбернең кадерен белми»

Ишекне ачып җибәрүгә, нидер барып төште. фатирда түшәмгә кадәр өелгән киемнәр, табуретка, такта кисәкләре, әрҗәләр, ипи сыныклары, тагын әллә нәрсәләрне күреп гаҗәп­ләнеп калдым. Гогольнең Плюшкины бер якта торсын. Чүплекләрдә генә була торган ис, өй тулы вак чебен.
- Хәзер үзем чыгам, урамда сөйләшәбез, минем фатирым җыелмаган әле, - диде хуҗа.

Роза Абдуллина үзе Бөгелмәдә туган икән. Югары белеме дә бар. Казан химия-технология институтын тәмамлаган. 23 ел буе шул уку йортында лабораториядә эшләгән.
- Мин бу фатирны уйламыйча сатып алдым. Баксаң, монда берьюлы ике кеше үлгән булган икән. Монда яшәргә ярамый сиңа, дип әйтүчеләр дә булды. Тик кая барыйм инде. Ирем белән аерылыштык. Начар кеше түгел иде үзе. Тик эчә башлады, миңа кул күтәрә иде. Улымны ялгызым үстердем, медицина өлкәсе буенча югары белем алды. Табибларның акчасы аз дип, бизнеска кереп китте. Хәзер үз гаиләсе бар, Төркиядә дә фатир алды хәтта, мин генә кирәкмим аңа. Үз янына чакырган иде дә, анда барасым, килен белән яшисем килми. Уйладым-уйладым да улымны алиментка бирергә булдым әле, ярдәм итсен миңа, - ди Роза әби.

Әбинең фатиры ике бүлмәле. Үзе әйтүенчә, газдан, судан файдаланганы юк, торбалардан су тама, газ плитәсе янмый. Аның каравы, утны беркайчан да сүндергәне юк.

- Барыбер утны исәпләү җайланмасы эшләми, норматив буенча түләттерәләр, рәхәтләнеп яндырам, - ди Роза әби. 8800 сум пенсиясенең яртысын коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә тота. - Яшәргә акча бөтенләй диярлек калмый, шуңа да чүплектән әйбер ташыйм, - дип аклана.
Чүп-чарны моннан 15 еллар элек өенә җыя башлаган Роза Абдуллина.

- Үтеп барганда чүп­лектәге матур нәрсәләрне күреп, кызганып куям. Менә өстемдәге күн куртканы да чүплектән алып кайттым. Өч ел киям инде, таушалмый да, кепкамны да матур диләр, ыштаным да нык. Алар бөтенесе чүп­лектән табылган бит. Кешеләр хәзер әйбернең кадерен белми, әти-әнисе үлсә дә, тизрәк фатирны бушату ягын карый. Өр-яңа әйберләрне чыгарып ата, - ди Роза әби.

Аның әйтүенчә, ул алып кайткан әйберләр Бөгелмәдән күченеп килергә тиешле сигез туганы өчен дә кирәк булачак. Балаларын Казандагы югары уку йортларына урнаштырырга теләгән туганнары ерактан кием-салым ташып йөрмәсләр бит, имеш.

Ул да түгел, Роза әбине күршеләре әйләндереп ала. «Кайчан туктыйсың чүп ташуыңнан, түзеп булмаслык ис килә бит, йортның бер кырыен тәмам череттең», - дип зарланалар. Роза әби, исе китми генә: «минем ­пенсия акчасына яшәсәгез, сез дә җыяр идегез әле», - ди. Үзе әйтүенчә, акча җитмәгән вакытларда, кайбер әйберләрне ул 20, 30 сумга Пио­нер базарына да алып чыгып сата. Акмаса да тама, ярап куя, ди. Аның шикелле чүп-чар җыючылар тагын бар икән. Әнә күрше йорттагы берәү суыткыч тимерләре җыя. Тимер тапшырып, акча эшли. Пластмасс сыра шешәләренең берсе 50 тиен тора.

«Бүләккә пәлтә бирәм, ал әле»

Өенә кеше кертми Роза әби, хәер, ишектән үтеп тә булмый. Ничек кирәк алай, тәрәз төбенә менеп, кухнясын күрә алдым. 79 яшендә булса да, тәрәзәгә агач баскычтан җәһәт кенә үрмә­ләде үзе. Чүплектән алып кайткан әйберләрен күрсәтә башлады. «Менә монысы рюкзак, аркалар авыртмасын өчен ортопедик сумка асып йөрергә кирәк, ике ватык сәгатьне төзәтеп җибәрсәң - менә дигән, ватык пыялалар тәрәзәне алыштырганда ярап куя, пәрәвезләнеп беткән ваза бүләккә әйбәт, корый башлаган кактуска су гына сибәсе бар, кечкенә буш әрҗәләр өйне җыештырганда кайбер чүп­ләрне салып куяр өчен кирәк!» Әби миңа кухнядагы газ плитәсен күрсәтергә теләгән иде дә, чүп-чар арасыннан аны табып кына булмады. Түшәмдәге лампочкага чак тимәгән, биек булып өелгән чүп арасында күмелеп калган ул. Кухняның ишегеннән башка бүлмәләргә чыгу юлы да капланган.

- Соң сез нәрсә ашап гомер итәсез? - дим.
- Социаль ашханәдә тукланам. Мунчага да бушлай талон биреп торалар. Әле менә бер баруымда ирләр көненә туры килдем. Килүем бушка булмасын дип, ирләр белән булса да юындым инде, ярый душларының ишекләре ябыла, ике сәгать су астында тордым, - ди Роза әби.

Йоклау урыны да шул чүп арасында. Хаҗәтен үтәргә, гадәттә, тышка чыга. Юыну бүлмәсе, бәдрәф кием-салым белән тулган.
Роза әби дөнья яңалыклары белән дә кызыксына үзе. Үз хокукларын белеп сөйли. «Фатирны да 250 меңгә иминиятләштердем, - ди, - караклар керә калса дип...» Казанның истәлекле урыннарында булырга ярата.

- Мин укыган елларда татарча сөйләшсәм, «не балакай» дип кенә җибәрәләр иде, ә хәзер урамнарда ана телебездә сөйләшкәннәренә горурланам. Татарстанны читтә дә беләләр, күпме турист бездә ял итә, нинди сөенеч, - ди.
- Чүп җыюдан туктарга уйламыйсызмы соң?

- Юк, әлбәттә, әйберләремне җыеп чыгып китсәләр дә туктамыйм, чүп­лектән тагын алып кайтам.
Елга вокзалы тирәсендәге элек заманда алып куйган гаражына да чүп җыя икән әле ул. Китәр алдыннан Роза әби: «Тукта әле, сиңа бүләк бирим», - дип, өеннән бер пәлтә алып чыкты. Размеры туры килми дип чак котылдым аннан. «Алай да чүплектән берәр матур нәрсә тапсам, сиңа бүләк итәм әле», - дип озатып калды ул мине.

Журналистлар урамы, 20 нче йорт караган «Сервис-Гарант» идарә итү компаниясендә дә Роза Абдуллина турында беләләр. Күршеләрдән шикаятьләр гел килеп тора икән. Бер тапкыр улы ярдәме белән Роза әбинең фатирыннан чүпне түккән булганнар. Былтыр исә идарә итү компаниясе, үз хисабына экскаваторлар белән төяп, өч трактор арбасы чүп чыгарткан.

- Санитар таләпләрне үтәү буенча подъездны тычканнардан, тараканнардан даими эшкәртеп торабыз. Әмма, Роза әбинең ишеге ачылган саен алар чыккач, ни мәгънә. Ә фатирга рөхсәтсез үтеп керү - законга каршы бару. Шуңа да үз ризалыгыннан башка, фатирны җыештыра алмыйбыз. Күршеләре судка биргән очракта гына бу мөмкин булачак, - дип аңлатты «Сервис-Гарант» идарә итү компаниясе юристлары.

Сүзен-сүзгә

Рамил Гарифуллин, психолог-психотерапевт:
- Әлеге күренешне психиатриядә деменция авыруы дип аңлаталар. Баш миенә зыян килүдән, гадәттә, олы яшьтәгеләр үзләренә карата игътибарсыз, чисталыкка битараф була башлый. Кешедә зоопсихологик кичерешләр чагыла, ягъни хайваннарча тормыш алып бару, яшәү өчен көрәш инстинкты барлыкка килә. Кешенең өенә урамнан теләсә нәрсә ташуын Плюшкин синдромы диючеләр дә бар, ләкин бу очракта психиатрлар дәваларга тиешле җитди авыру турында сүз бара.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading