Шәһри Казан

«Мин төшемдә Нөркәне күрәм»

Машинаны юл кырыенда калдырып, авыл эченә керәм. Кышның калын карлы юлына яз җиле тирән кәлияләр уйган да кешене табигатькә якынайтып куйган: гел машинада гына йөрмәгез, янәсе. Тәпи-тәпи атлап, бераз тирә-юнегезгә дә күз салырга онытмагыз. Ә тирә-юньдәге мохиткә кинәнеп туеп булмый. Шәһәрнең шау-шуыннан, машина гүләвеннән соң тансыкланган тынычлык, язгы җилле һаваның...

Илфак абый Ибраһимов - шагыйрь Мөхәммәт МИРЗА янына Биектау районы Инеш авылына күптән килергә ниятләп йөргән идем. Алар әлеге авылга узган елның көз айларында гына күченеп яши башлады. Тимер капка, кызыл кирпечтән салынган йорт ихатасында киртләчләп көрәлгән кар, өйдән чак кына арырак - мунча. Өйнең эченә узуга ук борынга агач исе килеп бәрелә.

Ике аяксыз да - дүрт өй
Илфак абый белән кунак бүлмәсендә гәп корабыз. Сүз башы иң элек Актаныштан башлана. Унбер ел элек Казанга күченеп килгән Илфак абыйның Агыйдел, Нөркә дигән сүзләрдән бөтенләй башка кешегә әверелгәнен, күзләрендә очкын кабынуын киртләп куям.
- Минем күңелдә гомер буе әнкәйнең сүзләре булды: әткәегез ике аяксыз да дүрт өй салды, дигән иде ул. Сугыштан ике аягын да өздереп кайткан әткәй белән алар иң беренче итеп усактан өй салалар. Ул өйнең гомере озын булмый. Мин белгәндә генә дә алар ике-өч өй салдылар. Ундүрт кеше алтыга алты бурадан салынган өйдә яшәгәнебез дә хәтердә. Аннан, сыеп бетеп булмагач, тагын яңа йортка тотындык. Гаиләле булып, Актанышта яши башлагач, миңа да өй салу мөмкинлеге чыкты. 1989 елда сала башлаган йортымны 1992 елда салып кердем. Өй салуның ние бар - чутлыйсы да сиплисе, дисәләр дә, үзе йорт күтәргән кеше аның ни икәнен белә. Миңа ул чакта туганнарым бик ярдәм итте. Нөркә урманы эчендәге ул өемдә мин иң яхшы шигырьләремне яздым. Имән урманы искиткеч бит ул, табигатьнең төрле фасылына карап, төрле исләргә күмелә. Кышын бер төрле, көзләрен - ястык-ястык яфрак мендәре. Аның өстеннән кыштыр-кыштыр атлыйсың... Эштән кайтышлый (ә мин ул чакта милициядә эшлим, нәрсә белән генә очрашмыйсың!) иң беренче эш итеп имәнлеккә кереп китәм. Ул сине юындырып, госелләп чыгарган кебек була. Кем уйлаган ул нигезне ташлап китәрмен дип.
- Олыгайгач, шунда кайтып төпләнермен, дип уйламадыгыз?
- Барыбыз да Казанга күченеп килгәч, Актаныштагы өйне сатарга туры килде. Ул инде болай да 6 ел хуҗасыз торды, нигез таркала башлаган иде. Шуңа аны сатып, монда - Биектау районында җир алып, өй салырга керештем. Улым Гадел башлап йөрде. Монда бөтенләй икенче аура, кайтып керүгә, үзеңне табигать баласы итеп хис итәсең.
- Йорт салып, шәһәрдән ерагаерга теләүдә шагыйрьлек гаеплеме?
- Сигез кеше бер фатирда яшәп булмый иде. Хикмәт шагыйрьлектә түгел - кешене нужа йөртә. Шәһәр читендә генә салган булыр идем, анда җир кыйбат.
- Әмма барыбер туган җиргә җитмидер инде?
- Актаныштагы Нөркә мине һаман сагындыра. Агыйдел янына бер төшеп менүләре ни тора бит. Мин монда йоклаганда да Нөркәне төштә күрәм. Әмма яши-яши Татарстанның үзен туган җир дип карарга өйрәндем бугай. Биектаумы, Актанышмы, Казанмы - олы бер йортыбызның урамнары кебек кенә. Әмма аларның берсе дә Актанышны алыштырмый.
- Шагыйрь кешенең өйдәге вазифаларына ни керә. Ишегалдындагы карны кем көри?
- Вакытында кайтып, әбиегез (хатыны Рушания апаны, оныклары тугач, яратып, шулай дип атый башлады Илфак абый. - Г.Җ.) пешергән ризыкларны ашап-эчеп, китап уку, иҗат итү. Кызык өчен генә ун тавык алып куйдык. Кар көрәүдә улым Гадел, зур оныгым Динар булыша. Үзем дә кайтышлый көрәштерәм инде. Ник, син килешкә дә кар көрәлгән бит! (Көлешәбез.)

Ул табигать сыман
Плитә өстендә ат итеннән пешүче ашта Рушания апа токмач сикертеп ала. Итне дә, яшелчә, җиләк-җимешне дә әлегә кадәр Актаныштан китерткән алар. Балның да иң тәмлесе туган якта гына була ала...
- Ир кеше белән яшәү өчен бер зирәклек кирәк булса, шагыйрь белән яшәү өчен ике зирәклек кирәктер...
- Гади кеше белән ничек яшисең - иҗат кешесе белән дә яшәү шул ук, - ди Рушания апа. - Мин аның иҗатын да эш итеп кабул итәм.
- Нинди ул шагыйрь Мөхәммәт Мирза?
- Ул табигать сыман - бер караганда шаяра, нәрсәдер сөйләп көлдерә. Табигатьтәге болытлы көннәр дә була - эндәшми йөргән чаклары да юк түгел. Көндәлектә - кайгыртучан әти. Балалар дип яши. Иң төп сыйфаты - күп уйлый. Без - гади кешеләргә гадәти тоелган күп нәрсә аның өчен бер яссылыкта гына булмый. Кара, мин дә шунда идем бит, дип уйлыйсың - ә ул кешеләр арасындагы ниндидер карашны, фикерне тотып ала, кечтеки детальләр дә аның хәтеренә теркәлеп кала.
- Сез бер полюс кешеләреме?
- Без капма-каршы кеше. Стихиябез буенча ул - ут, мин - су. Әлеге капма-каршылыкның рәхәт чагы була, авырлыгы. Менә була бит көндәлек, була глобаль тормыш. Без Илфак белән глобаль мәсьәләләрдә туры киләбез. Көндәлектә исә ул эштә вакытта рәхәтрәк. (Көлешәбез.) Без кыз белән егет чакта бер-береңне сынап карау, йолдызлык дигән нәрсәләр юк иде. Яратаммы яратам - шул гына. Тегеңә мондый караш, ул ничек кабул итә, зәвык дигән төшенчәләр турында уйлану булмады. Аның урынына сәнгатькә карата без бертөсле карашта.
- Ничек таныштыгыз?
- Миңа - 21, аңа 25 яшь иде. Мин Тәтеш районында туган кеше, Казахстанда үстем. Беренче курска мәдәният институтына укырга керергә килдем, Илфак дүртенчедә укый иде. Шулай таныштык. Ул дүртенчене тәмамлады да китте, аннан абыйсы Фаил (Фаил Ибраһимов - режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. - Г.Җ.) спектакле белән Казанга килделәр. Танышуыбызга 4 ел булганда, өйләнештек.
- Гаиләдә кем күбрәк яратырга тиеш тә кем күбрәк юл куя дип саныйсыз, Рушания апа?
- Миңа калса, ир кеше күбрәк яратырга тиеш. Юлны кем куя - табигатьтән килгән холык хәл итәдер. Бездә төп сүзне абзый (Илфак абый. - Г.Җ.) әйтә. Аның сүзеннән чыгу юк. Мин бит хатын-кыз! Турыдан әйтә торган гадәтем бар. Бу кеше кирәк булырга мөмкин бит әле дип, ялагайланып фикер йөртә белмим. Мәхәббәт исә Ходайдан бирелгән хис. Гаилә булган, балаларыбыз туган икән, мәхәббәт бар инде ул.
- Илфак абый өчен өйдә нәрсә булырга тиеш?
- Ашарга булырга, тынычлык хөкем итәргә тиеш. Бәйләнмәсеннәр, артык сорау бирмәсеннәр. Үзенең сөйлисе килсә, сөйли. Мин каныкмыйм. Ул бит үзенең эше белән кайта. Кайтып керүгә, чамалыйм бит инде - ничек ишектән килеп керә, ничек сумкасын куя... Без сүзсез аңлашабыз.
- Карны көрим, диде Илфак абый...
- Балалар яшь чакта - балаларның тук һәм сәламәт, тәүфыйклы булуы иң мөһим фактор иде. Глобаль нәрсәләр турында уйлау бик булмады да кебек. Минимализм белән яшәдек, яшибез. Кеше алдында - бер, өйдә икенче төрле булганы юк. Эшли алганын эшләдек, эшләмәгәне көтеп торды. Физик эшләрдә исә хәзер балалар булыша. Гадел улыбыз килә, кызларыбыз - Гөлназ белән Айсылу да гел янда. Иҗат белән генә яшәсә дә, Илфакның миңа авыр физик эш эшләткәне булмады. Актанышта чакта китапханәдә эшләдем. Гадел белән Гөлназ бер ел аерма белән туды - хезмәттәш хатыннар, менә бәхетле хатын син, ипиеңә хәтле Илфак алып кайтып бирә, ди торганнар иде. Минем кайдан ит алыйм, ничек ашарга табыйм, дигән проблемам булмады - абзый аларын үзе хәл итә.
- Шагыйрь кеше буларак, Илфак абый тормышта да романтиктыр инде ул?
- Тормышта романтик түгел. Яшь чакта сирәк-мирәк булгандыр инде. Актанышта чәчәк алып кайта иде. Ул заманда чәчәк бик дефицит булды. Мин үзем андый церемониаль әйберләргә мөкиббән китмим. Шәм кабызып, чыш-пыш утырулар минеке түгел.
- Илфак абыйның «аны менә шул сыйфаты өчен генә дә яратырга мөмкин» дигән сыйфаты нидән гыйбарәт?
- Илфакта туганлык хисе бик көчле. Ясалмалыкны хөрмәт итми. Беркем дә идеаль түгелдер - әмма Илфак табигатьтән бирелгән сәләтен югалтмыйча алып бара алды. Иҗатына хыянәт итмәде. Бармы шарт, юкмы - тормышның авыр чакларында да ул үз-үзен үстерә белде.
- Сез аның беренче тәнкыйтьчесеме?
- Мин аның иҗатының ихлас һәм игътибарга лаек икәнен таныйм. Әмма тәнкыйтьчесе дә, фанаты да түгел.
- Сез хәзер икегез дә әби белән бабай миссиясенә керештегез. Тормышның бу пункты яшәүнең иң зур мәгънәседер?
- 13 яшьлек Динар исемле оныгыбыз, Алинә белән Динә исемле кечкенә кызларыбыз бар. Оныкларга Илфак күбрәк йомшаграк. Өч балабыз да үзләрен үзләре кайгырта башлагач, миссиямне төгәлләдем кебек. Хәзер чирләп алырга да, иркәләнергә дә үземә мөмкинлек бирә алам. Элек чирләргә дә мөмкинлек юк иде... Авырлык белән рәхәтлек тормышта һәрвакыт җитәкләшеп барды.
- Бүген исә сез театр училищесында студентларны сәхнәгә әзерлисез.
- Минем өчен көнне-төнне белми эшләү булмады. Беренче урында һәрвакыт өй иде. Казанга килеп төпләнүгә исә үз белемем буенча театр осталыгына укыта башладым. Яратып эшлим. Күпмедер өлешеңне балаларга бирәсең - бүген үк күзгә күренмәсә дә, 3-5 елдан ул үз җимешләрен бирә башлар дип уйлыйм.

Канатлар үсмәдеме?
Көндезге аш вакыты җитүгә, хуҗа кеше аш бүлмәсенә килеп тә керә. Рушания апа шаяртып алырга да онытмый: «И мактадым сине, и мактадым, артыңда канатларың үсмәгәндер бит?» Аннан иренең нинди ризыкларга өстенлек бирүен сөйләп китә:
- Ул туралган ризыкның чималында ни икәне билгеле булса гына ашый. Салатны без балалар белән турап ашыйбыз, ул шул тере килеш кенә ярата. Камыр ашларын көтеп ала.
Аш өстәле артында Ибраһимовлар яшь чакларын искә төшереп көлешеп тә алды. «Мин шәхси тормыш турында, хатыным белән тегеләй-болай таныштым, дип сөйләргә яратмыйм», - дип кырт кискән Илфак абыйдан ничек кирәк алай тартып алдым анысы - ул Рушания апаны озын кара чәчләре өчен һәм әнисенә бер күрүдә ошаганы өчен яраткан икән.
Кайтыр юлга Илфак абый белән бергә кузгалдык. Шигърият, аның бүгенге үсеше һәм югалтулар турында сөйләшеп барып, теге ярты чакрым ара тагын сизелми үтелгән икән. Апрель кояшының инде чын хуҗаларча табигатьтә үз законнарын урнаштырып, куенга кереп җылынырга талпынган салкынча җиле, җылы кояшына кинәнеп, юлга кузгалдык. «Ул табигать кебек...» - диде шагыйрь турында хатыны. Илфак абыйның күгендә дә бүген апрель кояшы иде булса кирәк - машина тәрәзәсеннән зәңгәр күкне күзәткән шагыйрь уй кочагында иде...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: