Шәһри Казан

Мәктәп юлы ураулы, кайтып җитеп буламы?

Киров районында Зур Крыловка урамын чыга торган җир асты юлында бер ир-ат 10 яшьлек кызны көчләгән. Мәктәпкә ашыккан баланы туктатып, ул сәгать сораган, кыз телефонын чыгарган арада аны эләктереп алган, мыскыл иткән. Ахырдан кызга 50 сум акча атып, булган хәл турында берәүгә дә сөйләмәскә кушып качкан. Хәзер хокук саклау органнары...

10 яшьлек бала мәктәпкә берүзе генә барган. Баланы ничә яшьтән өйдән ялгызын гына чыгарып җибәрергә ярый соң? Урамда шундый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, нишләргә? Бала нәрсәләр турында белеп торырга тиеш? Сабыйларны кемнәрдән сакларга кирәк?

Эт, исерек, машина...
Иң аянычлысы - бу беренче генә хәл түгел. Статистик мәгълүматлар буенча, Россиядә көн саен дүрт бала эзсез югала икән, педофиллар урлаган балаларны күп очракта полиция хезмәткәрләре дә таба алмый. Маньякларга карата кырыс җәза уйлап табарга кирәк дип сөйләнәләр, хокук саклау органнары да алар белән булдыра алганча көрәшә, шулай да балаларыбызны, беренче чиратта, үзебез якларга тиешбездер, мөгаен.
Бер танышым сөйләп утырды. Гимназиядә укучы 14 яшьлек күрше кызына, мәктәптән кайтып барганда, бер егет бәйләнгән, ул баланы йорт стенасына терәп буган, әле ярый вакытында кешеләр килеп чыгып баланы коткарып калганнар, баксаң, теге акылга сайрак кеше булган икән. Үзебезнең дә бер туганыбызның баласы белән шундыйрак хәл булган иде. 11 яшьлек Камиләбез көн уртасында мәктәптән кайтып барганда инде күптәннән эзләнелә торган маньякның корбаны була язган. Укучыны бары подъезддан чүп түгәргә чыккан апалар гына коткарып калганнар. Ә балада стресс, нарасый психикасын җәрәхәтләр өчен аз гына да җитә ләбаса! Башлангыч сыйныф укучысын ялгызын гына мәктәпкә җибәрүнең куркыныч яклары педофиллар гына да түгел, юл аша чыкканда югары тизлек белән чабучы машиналар, котырган этләр, исерекләр дә куркыныч тудыра. Баланы мәктәпкә көн дә илтәр, каршы алыр өчен, атаның йә ананың гел өйдә булуы кирәк. Баланы мәктәптән аласы бар, дип, гел эштән сорап китеп булмый бит инде. Мәктәптән соң калып шөгыльләнергә мөмкин булган «продленкалар» булса, бер хәл. Ә дәресләр сәгать 12дә тәмамланганда, әнисе килгәнне бала коридорда алтышар сәгать көтеп утырсынмы?!.

Реклама

«Песи баласы бүләк итимме?»
Баласының ничә яшьтән мәктәптән үзе генә кайта алуын һәр ата-ана үзе билгели. Бу һәр баланың холкына, мәктәпнең кайда урнашуына да бәйле.
Тиздән җәй, каникуллар, дәү әтисе, дәү әнисе авылда булганнар кунакка кайтып китсә, калада калганнарга йә лагерь, йә ишегалдында трай тибәргә кала. Кайда гына булсалар да, балаларга кайбер нәрсәләрне белеп тору комачау итми. 99 процент очракта, педофиллар баланы көчләп алып китми, алар хәйлә куллана. «Фәлән урам моннан еракмы, юлны гына күрсәт әле? Аннары мин сине кире илтеп куям. Миндә песи балалары бар, кирәк түгелме? Әйдә, бүләк итәм.Туңдырма алып биримме? Синең исемең ничек әле? Ә нәкъ сине эзлим бит инде мин, әти-әниең көтеп тора, мин - танышыгыз, әйдә алар янына барабыз» кебек сорау-тәкъдимнәр ярдәмендә беркатлы баланы ышандыра. Шуңа да бала белән ныклап сөйләшергә кирәк. Ул педофилларның кем икәннәрен аңлатудан файда булмаса да, балаларны урлый торган начар абыйлар барлыгын белеп торса яхшырак. Бала чит кешедән шүрләргә тиеш. Дөрес, кайбер педофилларның ысуллары үзгә. Әти-әниеңне, үзеңне үтерәм, дип куркытып-янап, баланы урлаучылары да бар. Бу вакытта исә баланы карышырга, бар көченә кычкырырга өйрәтергә кирәк. Гомумән, бигрәк тә шәһәр җирендә кечкенә баланы ялгызын гына урамга чыгармасаң яхшырак. Үз башыңа төшмәсә, белмисең, диләр. Мин дә баштарак бу хакта әллә ни борчылмый идем, янәсе, ишегалдында уйнап йөргән балага ни булсын, тәрәзәдән күзәтеп торасың, телефон тоттырып та чыгарып җибәрсәң... Бала белән гел урамда йөреп булмый бит инде, ашарга пешерәсе дә бар, өйдә дә эшләр җитәрлек. Тоткын кебек тәрәзәдән урамга карап торган бала да кызганыч... Берсендә шулай үзе генә уйнарга чыгып китте кызым, ун минут саен тәрәзәдән карап торсам да, кинәт югалттым бит мин моны. Урамга йөгереп чыктым, бала юк, ун йорт ишегалдын ике кат әйләндем, юк, күңелдә шом: машина таптамаганмы, урламаганнармы, берәрсенә ияреп китмәгәнме... Кан басымы күтәрелә, йөрәк урыннан кубардай булып тибә... Кешеләрдән сораша-сораша, көчкә таптым, урамда бер кыз белән дуслашып, кунакка кереп утырган... Шул көннән башлап, бала белән урамга чыгу кагыйдәләре турында сөйләшергә кирәклеге турында тәгаен аңладым, 6-11 яшьлек баланы беркайчан да үзен генә урамга чыгарырга ярамый дигән нәтиҗәгә килдем.

Каршы ала, озата бара...
Бала хокуклары турындагы 1989 елда кабул ителгән БМО Конвенциясе нигезендә, баланың куркынычсызлыгы, дөрес тәрбияләнүе, камилләшүе өчен җирлек тудыруны, дәүләт органнарыннан бигрәк, ата-аналар кайгыртырга тиеш. Күп кенә чит илләрдә баланы үзен генә ун гына минутка калдырган өчен дә административ, җинаять җаваплылыгына тартырга, хәтта ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкин булсалар, Россиядә бала урланган, зыян күргән очракта, якыннары җавап тотмый. Дөрес, бала урлаучыларны РФ Җинаять Кодексының 126 нчы маддәсе нигезендә иректән 12 елга кадәр мәхрүм итү каралган. Шул ук вакытта Җинаять Кодексындагы 156 нчы маддә буенча, балигъ булмаган баланы тәрбияләүдә ата-ана вазифасын тиешенчә үтәмәсә, аны хәтта 3 елга тимер рәшәткә артына ябарга мөмкиннәр.
Мәктәп укучыларына һөҗүм итү очраклары күбәйгәч, былтыр РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы укытучыларга, ата-аналар комитеты белән берлектә, баланы мәктәпкә илтү, каршы алу мәсьәләсендә ныклап уйларга кушкан иде. Шул рәвешле, мәктәпләрдә укучыларның куркынычсызлыгы турында сыйныф сәгатьләре үткәрелде, сөйләшүләр узды. Баланы мәктәпкә озату, алып кайту да ата-аналарга йөкләнде. Бары гариза язган очракта гына баланы мәктәптән ялгызын чыгарырга мөмкиннәр. Әмма кагыйдә бар, үтәүчеләре генә сирәк...

Чит илләрдә ничек?
Чит илләрдә баланың куркынычсызлыгын тәэмин итү белән шөгыльләнә торган махсус хезмәтләр бар. АКШта, мәсәлән, 12 яшькәчә баланы ялгызын гына калдырган өчен ата- ана хокукыннан мәхрүм итү җәзасы каралган. Законның үтәлешен гади кешеләр дә, социаль хезмәт күрсәтүчеләр дә күзәтеп тора.
Бөекбританиядә махсус агентлык бала ач-ялангач йөрмәсен дип контрольдә тота, урамда, гаиләдә җәбер-золым күрмәсеннәр дип кайгырта. 14 яшьтән кечерәк балалар ялгызлары гына калалар икән, моның өчен штраф каралган.
Италиядә, ата-ана баланы сәләте, мөмкинлекләреннән чыгып тәрбияләргә тиеш, дип куелган. 12 яшьтән кечерәкләрне ялгызларын гына калдырырга ярамый.
Баланы үзен генә калдырган өчен иң кырыс җәза - Канадада. Ун яшьтән кечерәк сабый караучысыз икән, иректән 5 елга мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр.

Ә сезнең балагызны мәктәптән кем ала?
Казан шәһәренең Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиясендә директорның башлангыч сыйныфлар буенча урынбасары Гөлфия Хисаметдинова:
- Без башлангыч сыйныф укучыларын гариза белән дә үзләрен генә җибәрмибез. Балаларның куркынычсызлыгы мәсьәләсе бездә бик катгый куелган. Бик сирәк, кичектергесез очракта гына бала өйгә үзе кайтып китәргә мөмкин. Андый очракта әти-әни гел мәктәп, укучы белән хәбәрләшеп тора. Балам 11 нче сыйныфта булса да, аның өчен борчылып торам. Куркыныч бит хәзер, кемнәр генә очрамый...
Айгөл Бариева, Татарстанның атказанган артисты:
- Иртән әтисе илтеп куя, кайтканда иптәш кызлары белән үзе кайта, мәктәп бездән бик ерак түгел, 14-15 яшьләр тирәсендә бала мөстәкыйль кайта ала дип саныйм инде. Кызыбызны әле бер ел тирәсе генә каршы алмый башладык.
Фәнис Җиһаншин, Г.Камал театры артисты:
- Балалар өебездән еракта укыйлар. Гимназиягә метро белән йөриләр. Берсенә - 15, икенчесенә 13 яшь. Аллага тапшырып, быелдан чыгарып җибәрдек инде, баланың мөстәкыйльлеге күп факторларга бәйле, һәр ата-ана моны үзе аңлый, билгели дип уйлыйм.
Вәсилә Сабирова, журналист:
- Казан җирендә балалары булган кешегә сигез сәгать эшләү, аларны төрле түгәрәкләргә, мәктәпкә илтү, барып алу мөмкин түгелдер дип саныйм. Балага игътибар бөтенләй калмый бит. Шуңа да дәүләт оешмаларында аз хезмәт хакына эшләп вакытымны сарыф иткәнче, үземне кызларыма багышлауны артыграк күрәм. Хәзер үземә эшлим. Төрле өлкәдә мөмкинлекләремне сынап карыйм. Вакытым да кала, акчасы да Аллага шөкер...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: